Логотип Идель
Бу – тема!

«ӘНИ, МИН ПИНГВИННАР КҮТӘРҮЧЕ БУЛАМ!»

Күп кенә үсмерләр үзенә ошаган һөнәрне сайлый алмый интегә. Шуңа күрә алар йә икътисадчы, йә юристка укырга керә дә, гомере буе эшеннән зарланып яши. Ә бит һәркемнең яраткан эшендә эшлисе, шуның өчен яхшы итеп акча аласы килә. Ул эш сиңа бераз гына соры массадан аерылырга да булышса - бу инде бөтенләй бәхет. Дустым, бар ул андый эшләр! Дөрес, аларның күбесе безнең илдә әлегә юк. Әмма бу җөмләдә төп сүз “әлегә”. Бәлки нәкъ менә син теге яки бу гадәти булмаган һөнәрнең беренче эшчесе булырсың?

Хыяллар сатучы

Кемдер бер көнгә булса да бөек актер булырга хыяллана. Бер бизнесмен 100ләгән фирма белән берьюлы идарә итәргә тели. Психиатр 20 авыруны бер көндә дәвалау турында уйлый. Бу дөньяда һәркенең үз хыяллары, шулай бит? Әмма аларны чыннан да тормышка ашыру һәм бу эшләрне тиз генә башкару еш кына мөмкин түгел.

АКШның Чикаго шәһәрендә исә моның киресен исбатларга әзерләр. Бер компания үз клиентларының теләсә нинди хыял-фантазияләрен чынга ашыру белән шөгыльләнә. Сезгә бары тик офиска килергә, хыялыгызны әйтергә һәм компания әйткән сумманы түләргә генә кирәк. Тик барысы да алай җиңел генә түгел шул. Башлангыч сумма – 1 500 000 доллар. Шулай булгач, үз хыял-фантазияләреңне үзең чынга ашырсаң яхшырактыр ул...

 

Күз яшьләре сатучы      

Күп кенә Азия илләрендә үз эмоцияләреңне тыю гадәткә кергән. Шуңа күрә моңсу чараларда биредә махсус “елаучы”лар эшли. Гади елау беренче төр, үксеп елау икенче, җиргә ятып, чәчләрне өзеп, үксеп елау өченче төр булып санала. Һәм һәр төр аерым үз бәясе белән бәяләнә. “Эш” алдыннан “елаучы”лар йолаларны белү, елау һәм тиз тынычлану буенча кечкенә имтихан да биреп карыйлар икән. Мондый эштә, минемчә, берәүнең дә эшләсе килмәс иде. Күз яшьләре чын күңелдән булса, ә тагын да яхшысы алар бөтенләй булмаса әйбәт бит!

 

Лайф коуч

Әлеге һөнәр соңгы арада бик зур популярлык җыя башлаган икән. Һәм безнең илдә шулай ук! Лайф коуч - сиңа максатларыңа ирешүдә ярдәм итүче укытучы ул. Лайф коучинг клиент үзе барлыгын да белмәгән ресурслар белән үзеңне табарга һәм максатыңа ирешергә булыша.

Хәзер күпләр бу өлкәгә игътибар бирә. Аеруча, үз эшен башлап җибәрергә җыенучылар. Бизнеста кагыйдәләр – катгый. Остаз киңәшләре, аның “этеп” җибәрүе – кирәк нәрсә. Бер дәреснең бәясе, ким дигәндә, 1600 сум. Тормышта төрле хәлләр була бит. Бәлки, үзен таба алмаган яки югалткан кешеләргә бу һөнәрнең файдасы тиеп тә куядыр.

 

Караватта сикерүче

Балачакта кайсыбыз гына бу шөгыльне яратмаган икән? Әниләр орышмаса, көннәр буе караватта сикерергә әзер бит балалар. Ә менә АКШның Сан-Франциско шәһәрендә яшәүче Рубен Рейносо исемле кеше бу шөгыльне һөнәр иткән. Ул кешеләргә сатылачак матрасларны сыйфатка, чыдамлыкка тикшерә.

Күп еллык эш стажы Рубенга матрасларны тикшерү буенча үз сикерүләр системасын уйлап табарга да ярдәм иткән. Башта “сикерүче” матрас уртасына баса, аннан алга - биш, артка биш тапкыр сикерә. Рубен фикеренчә, бу сикерүләр ярдәмендә матрасның яхшымы, юкмы икәнен шунда ук белеп була. Тик менә әниләрнең генә бу һөнәрне сайлауга карашын әйтү авыррак...

 

Пингвиннар күтәрүче

Әлеге гадәти булмаган һөнәр гадәти булмаган җирдә урнашкан – Антарктидада. Эш шунда ки, пингвин артка аугач, үзе күтәрелә алмый. Ә нигә артка ава соң ул, диярсез сез. Антарктидада бик еш самолетлар яки вертолетлар оча. Пингвиннар, шуларның тавышын ишетеп, өскә карыйлар һәм артка егылып китәләр. Нәкъ менә шуннан соң “пингвиннарны күтәрүче”ләр кирәк була да инде.

Самолет яки вертолет очып киткән саен “пингвиннарны күтәрүче”ләр әлеге җан ияләре яшәгән территорияне карап чыгалар. Бу һөнәр, әлбәттә, бик сирәк. Әмма, килешәсездер, ул шундый игелекле һәм кызыклы! Хәтта әниләр дә бу һөнәрне сайлауга каршы булмастыр ул!

 

Печенье һәм конфет тышлыкларына теләкләр язучы

Бөтен дөнья буйлап популяр булган, тышлыкларына төрле теләкләр яшерелгән печенье һәм конфетлар өчен һәрдаим шул төрле теләкләр кирәк. Аларны язучылар да аерым һөнәр ияләре булып саналалар икән. Теләкләр язучының яхшы фантазиягә ия булуы кирәк. Чөнки теләкләр төгәл, кызыклы һәм төрле булырга тиеш. Ә җитештерүчеләр исә, бер теләкне бары тик өч печенье һәм конфетта гына кулланабыз, диләр.

 

Сулы тауларны сынаучы

Бу һөнәрдә төп корал – су керү киеме. Һәм алар берничә булса яхшырак, чөнки бик тиз искерәләр. “Сулы тауларны сынаучы” аквапарклардагы таулардан шуып карый һәм махсус формулярга үз хис-кичерешләрен яза. Бу тауның җитешсезлекләрен бетерү өчен эшләнелә. Менә бу һөнәр, ичмасам! Үзе рәхәт, үзе күңелле!

 

Карандашлар буяучы һәм глобуслар лаклаучы

Исемнәреннән үк кызыклы һөнәрләр икәне күренеп тора. Буйый торган карандашларның үзләрен буяучылар, глобусларны лаклаучылар Россиядә дә бар икән. Рәсми булмаган мәгълүматка ышансаң, бу һөнәр ияләре 12 генә кеше икән. Әмма аларның кем һәм кайда яшәүләре билгесез.

P.S. Әлеге һөнәрләрнең берсенә дә әлегә махсус укытмыйлар. Ләкин “Булмас димә” дигән гыйбарәгә ышансак, киләчәктә профессиональ пингвин күтәрүчеләр, матраста сикерүчеләр, сулы тауларны сынаучылар да барлыкка килер. Барысын да шумахер-вакыт үзе күрсәтәчәк! Ә син күңелеңә ошаган һөнәрдә үзеңне сыный башла инде, дустым! 

Илгиз Шәкүров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев