Логотип Идель
Бу – тема!

Ни өчен җәй көне колаклар авырта?

Самолётта очу, сулыкларда коену кебек сезонлы сәбәпләр аркасында колаклар белән бәйле проблемалар да килеп чыгарга мөмкин... “Җәйге айларда үз-үзеңне ничек сакларга?”, дип баш ватасың икән, әлеге язма синең өчен, дустым.

Табиблар әйтүенчә, елның эссе вакытында колаклар берничә сәбәп аркасында ялкынсыналар икән:

  1. Туңу. Гадәттә, барыбыз да эссе вакытта тизрәк кондиционеры булган бина эченә ашыгабыз, салкын душ керәбез һәм, әлбәттә, бозлы эчемлекләр эчәбез... Тик бу гамәлләрнең инфекция тарату өчен уңай шартлар тудырганын уйлап та караганыбыз юк.

  2. Су коену. Күпчелек кеше җәй көне диңгез яки елга буена ашкына. Әйе, челлә вакытында су керергә бик яратабыз шул. Әмма нәкъ менә су коенганда колак эчендә гөмбәчекләр барлыкка килү ихтималы да бар икән. Бу, гадәттә, чиста булмаган сулыкларда коенганда килеп чыга, чөнки бактерияләр анда бик күп була. Өстәвенә, эссе вакытта колакта дымлы мохит барлыкка килү дә авыру китереп чыгара торган организмнар үрчү өчен уңайлы шартлар тудыра.

  3. Самолётта очулар. Урта колак һәм әйләнә-тирә мохит арасында басым бозылганлыктан, колакта сызлау барлыкка килә. Авырту балаларда һәм шул ук вакытта олыларда да күзәтелергә мөмкин.

  4. Механик травмалар. Колак таякчыкларын, шулай ук шырпы һәм башка әйбәрләрне саксыз куллану колакны җәрәхәтләргә мөмкин. Барлыкка килгән ярага инфекция керү куркынычы да бар.


Дуслар, колаклар ялкынсынмасын өчен, бары тик берничә гади кагыйдәне генә үтәргә кирәк. Аларны сезгә дә тәкъдим итәбез:

Беренчедән, кондиционер астында, салкын һава агымында утырырга киңәш ителми. Бина һәм урамдагы һава торышы арасында аерма ни бары җиде градус кына булырга тиеш.

Икенчедән, колакка су кергән очракта, мамыктан кечкенә түгәрәк ясарга һәм сак кына колакка куярга кирәк. Коры мамык исә барлык суны да үзенә сеңдерәчәк.

Өченчедән, самолётта очкан вакытта колаклар томаланганда авызны ачып төкерек йотарга кирәк. Шулай ук эчемлекләр яки жвачка да бу очракта ярдәмгә килә.




Сүземне йомгаклап, иң мөһим киңәшне бирәсем килә: әгәр югарыда әйтелгәннәр сезгә ярдәм итмәсә, табибка күренегез! Белгечләр һәр проблемадан да чыгу юлын табарлар, ышаныгыз.

Илүзә Касыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев