Логотип Идель
Бу – тема!

НИ "ЧӘЧСӘҢ", ШУНЫ "УРЫРСЫҢ"...

Студентларның хәзер “урак өсте”- сессия тапшыралар. Әлеге чорны җиңел узар өчен без бүген сезгә үз киңәшләребезне бирәбез. Алар ярдәмендә нерв күзәнәкләрен саклап калырга да, яхшы итеп укырга да мөмкин! Ышанмасагыз, үзегез сынап карагыз ;-)

Дәресләргә йөр!


Бер серне ачыйк әле: дәресләргә материалны үзләшетерер өчен генә йөрмиләр. Аның әле тагын бер сәбәбе бар. Ул да булса -  укытучы белән танышу һәм әлеге фәннән имтиханның ничегрәк узачагы турында мәгълүмат алу. Шуңа күрә:

  • Шушы фәннән башка еллардагы имтихан сорауларын, аларга җавапларны табыгыз. Болай эшләгәндә быелгы сорауларның якынча нинди булачагын һәм ничегрәк төзеләчәген аңлап булачак. Бу мәгълүматларны университет сайтыннан да табарга мөмкин.

  • Укытучылар белән яхшы мөнәсәбәт урнаштырыгыз. Шуны истә тоту мөһим: укытучылар беркайчан да сезнең имтиханны начар тапшыруыгызны теләми. Шуңа күрә алардан имтихан-зачетның ничек узачагын сорауның бернинди дә зыяны булмас. Һәрхәлдә үзеңне кызыксындырган сорауларның кайбреләренә булса да җавап ишетми калмассың.

  • Төркемдәшләрең белән шулай ук яхшы мөнәсәбәтләр кор. Бу белгән әйберләрне уртаклашу һәм белмәгәннәрен белешү өчен кирәк.

  • Өй эшләрен вакытында үтәп бар, алар өчен билге куелмаса да эшлисе ;-) Чөнки синең укытучылар арасында яхшы репутация булдырасың бар. Укыганнан канәгатьлек алучылар рәтендә бул.


Уку процессын үзеңә җайлыштыр!


Конспектны кулдан яз. Экзаменда кирәк була торган мөһим урыннарны аерым маркерлар белән билгелә. Өйрәнгәндә шулай ук мөһим моментларны язгалап бар. Язган әйбер истә кала – монысы факт!

Әзерлән!


Булдыра алганча иртәрәк әзерләнә башла, әмма ял турында да онытма. Соңгы секундта барысын да өйрәнергә тотынып сәламәтлегеңә зыян гына салырсың. Мәгълүматны әкренләп, туктап-туктап үзләштерү файдалы.

Йокла!


Йоклап алу – ул укыганнарны истә калдыру. Имтихан алдыннан йокламыйча укып утыруның бер тиен дә файдасы юк. Өйрәнгән хәтлесен истә калдыру, “киштәләргә урнаштыру” өчен йоклап алу бик мөһим.

Уку планы төзе!


Кайсы гына фәнне алсаң да, тотып эшли башлаганчы алар бик катлаулы кебек тоелачак. Уку планын болайрак итеп төзибез:

  • ничә фәннән имтихан тапшырачагыбызны ачыклыйбыз;

  • экзаменга кадәр ничә көн калганын билгелибез;

  • һәр фәнгә күпме көн кирәк булуыннан чыгып, ул көннәрне бүләбез;

  • кайда һәм кайчан әзерләнәчәгебезне ачыклыйбыз;

  • әзерлек эшен сузмый, тартмый башлап җибәрәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев