Логотип Идель
Бу – тема!

НЕКО- КАВАИ: ҮЗЕБЕЗНЕ МӘЧЕ СЫМАН ТОТАРГА ӨЙРӘНӘБЕЗ

Нәрсә соң ул «НЕКО-КАВАИ»?

Неко-каваи – аниме мәдәнияте җанатарлары арасында популяр юнәлеш. Гомумән алганда, бу «иркә мәче» дигәнне аңлата.

«Неко» сүзе кыз-мәче дигәнне аңлатса, «Каваи» йомшак яки сөйкемле дигәнне аңлата торган сүз.

«Мәче кызлары» ничек барлыкка килгән?

Япон фольклорында «бакәнәко» исемле җан иясе булган. Ул арткы аякларында йөри белгән һәм кеше кыяфәтенә керә алган. Шулай ук, ул кеше телендә аралаша белгән. Японияда бакәнәко хәтта үтерелгән кызлар рәвешенә дә керә ала дигән миф чыгарылган. Ул узен рәнҗетүчеләрдән үч алырга тырышкан.

БАКӘНӘКО турында мифлар

Бакәнәконы явыз персонаж итеп күрсәтә торган миф

Көннәрдән бер көнне бер кешенең мәчесе юкка чыга. Берникадәр вакыттан соң, ул кеше үз әнисендә сәерлекләр сизә башлый: ул бүлмәсендә ябыла, кеше күзенә күренмәскә тырыша. Улы борчыла башлый. Әнисе бүлмәсенә кергәч, ул бик куркыныч вакыйганы курә. Аның әнисе рәвешендәге зур мәче, хайван мәетләрен ашап торган. Улы, уйлап та тормыйча, бу җан иясен утерергә мәҗбур була. Бакәнәко үлеменнән соң, аның әнисе сөйкемле мәчегә әйләнә.

Бакәнәконың игелекле асылын чагылдырган миф

Ялгыз ир, үзенә хатын таба алмый. Бакәнәко бу хәлне куреп ул ирне кызгана, һәм бер бәләкәй мәче буләк итә. Өч көн уткәч, аның күз алдында шул мәче матур кызга әйләнә. Бу вакыйгадан соң алар бергә матур тормыш кора башлыйлар.

Мифлар нәтиҗәсе:

Әйе, кешеләр Бакәнәко образын төрле мифларда төрлегә үзгәртеп бетерәләр. Бүгенге көнгә  «Неко» термины японнар арасында гына түгел, башка милләт кешеләре арасында да бик популяр.

Ничек тиз арада Неко-каваига әйләнеп була?

Неко-каваига әйләнер өчен берничә адым эшләргә кирәк:

1) Неко-каваи белән бәйләнешле терминнарны өйрәнегез

2) Кирәкле аксессуарларны алыгыз: койрык, колаклар. Әгәр сез кыз икәнсез, киемнәр бераз сөйкемле булырга тиеш.

3) Бу образга «тырнаклы» перчаткалары да тәкъдим ителә.

4) Малайларга озын чәчләр киңәш ителә. (Төрле төстәге париклар).

5) Кулыгызның бармакларын бераз кысыгыз. Ул мәченен аякларына охшап китәчәк.

6) Мәче кебек «Мур, мяу» дигән сүзләр куллангыз.

7) Сөт яки балык ашап ләззәтләнегез.

8) Мәчеләрнең холкына хас үзлекләрне алыгыз: мәсәлән, көнгә берничә тапкыр йоклап алу һәм пөхтәлек.

9) Кешеләргә узегезнең мәхәббәтегезне күрсәтегез.

10) Песиләр кебек сыгылмалы булыр өчен физик күнегүләр эшләгез.

Бу пунктларны эшләсәгез, сездән менә дигән Неко-каваи килеп чыгачак!

Кызыклы факт:

Ел саен Япониядә 22 февральдә мәчеләр көне билгеләп үтелә, бу вакытта хуҗалар үзләренең мәчеләренә максималь игътибар бирәләр. Ни өчен бу дата? Японнар мәче тавышын «ня» дип атаганнар. Ике саны япон телендә «ни» дип әйтелә, яки тагын да күбрәк уйнап әйткәндә – «ня», шуңа 22.2 датасы мәчеләр көне итеп сайланган.

Сөмбел ЙОСЫПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев