Логотип Идель
Бу – тема!

НЕФТЬ ЮК, ӘММА ШӘХЕСЛӘРЕБЕЗ МЕҢ ТАПКЫР КЫЙММӘТ!

Бөек Тукай ягыннан булуым белән мактанып әйтүем түгел, әмма Арча ягы, дөрестән дә, данлыклы, талантлы ул-кызларга бай. Нинди генә өлкәне алма, бар җирдә дә арчалылар! “Нефть чыгаручы районнар үзләренең файдалы казылмалары белән мактансалар, без үзебезнең шәхесләребез, талантлы балаларыбыз белән горурланабыз, чөнки без интеллектуаль район!” – ди югарыда әйтелгәннәрне раслый Арча төбәгеннән чыккан Казан федераль университетының журналистика бүлеге доценты Илһам Фаил улы Фәттахов.

Әлеге сүзләр шушы көннәрдә матбугат әһелләренең Арча районына сәфәре вакытында яңгырады. Татарстан журналистлар берлегенең Казан бүлеге беренче күчмә утырышының ни өчен нәкъ менә Арчада оештырылуына бәйле сораулар беркемдә дә юктыр, дип уйлыйм. Шуны искәртеп узарга кирәк: җыелышның исеме (тематикасы) дә җисеменә туры килеп тора: “Журналист кадрлар әзерләү”. Шуңа күрә биредә тәҗрибәле журналистлар белән бергә яшь каләм осталары да катнашты. Беренче эш итеп авыл хуҗалыгы эшләренең югары дәрәҗәдә алып барылуын искәртеп, кунакларны алдынгы шәхси хуҗалыклар белән таныштырдылар. Басу-кырлар буенча эксурсиядән соң авыл хуҗалыгы идарәсе бинасында уза торган утырышка да чират җитте...





“Ни өчен иң беренче күчмә утырышыбыз Арча районында уза? Мин Казанда сораша торгач, шуны ачыкладым: иң күп татар журналистларын биргән төбәк – Арча! Үзем белгәннәре арасында гына да 30га якын кеше бар. Әйтик, Айваз Садыров, Рөстәм Галиуллин, Илфат Фәйзрахманов, Мөнир Абдуллин, Әгъзам Фәйзрахманов, Рәшит Фәтхерахманов... Саный башласаң, һичшиксез, 100гә тула. Без гел милли татар журналистларына кытлык бар, дияргә яратабыз, ә бит Арча безгә күпме кадр әзерләп биргән һәм, Алла боерса, киләчәктә дә бирәчәк!” – дип журналистлар утырышын ачып җибәрде Татарстанның Казан бүлеге журналистлар оешмасы башлыгы Гөлгенә Әхәт кызы Кәримова.



Казан федераль университетының журналистика бүлеге доценты Илһам Фаил улы Фәттахов журналистларның бүгенге көндәге уку процессы белән дә таныштырып узды. Быелгы уку елына дәүләт тарафыннан 4 бюджет һәм 11 максатлы (целевой) (“Татмедиа” агентлыгы – 8, ТНВ  – 2 һәм “Каурый каләм” бәйгесе – 1) урын бүленеп бирелүен дә ассызыклап китте ул.

“Арчаның миллилек ягыннан алдынгы район икәнлеген әйтеп торуны артык дип саныйм. Бу районда даими авторларыбыз да күп, чөнки “Нур” телерадиостудиясе белән тыгыз элемтәдә торабыз. Бүген биредә утыручы Динә Нәҗметдинова, сәләтле егетебез Рүзәл Шәрипов та нәкъ менә шуннан. Бу балалар мисалында әйтә алам: чынлап та, Арча төбәге иҗат һәм журналистика буенча өметле!” – диде “Ялкын” һәм “Сабантуй” журналлары баш мөхәррире Илназ Фәис улы Фазуллин.



Утырыш барышында “Арча хәбәрләре” гәҗитенең хатлар бүлеге мөхәррире Надршина Румия Гарифҗан кызы журналист һөнәре иң авыр эш икәнлеген һәм хезмәт хакы тиешенчә дәрәҗәдә булмавын да билгеләп үтте. Киләсе утырышларда исә бу проблема буенча тиешле чаралар күрергә кирәклеге әйтеп үтелде.

Арчада уздырылган журналистлар утырышы азагында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Мансур улы Гатиятов барлык килгән кунакларга да зур рәхмәтен белдерде һәм җыелышның, төрле сәбәпләр аркасында, күп тапкырлар кичектерелә килүе өчен гафу үтенде...



Язмамны исә, Татарстан Журналистлар берлегенең Казан бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнирә Миңнулла кызы Абдрахманова әйткән сүзләре белән тәмамлыйсым килә: “Авыл хуҗалыгы турында язучы журналистлар хәзерге көндә бик аз. Яшьләр, бу теманы да читтә калдырмасак иде!”

Илүзә КАСЫЙМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев