Логотип Идель
Бу – тема!

ӘДИЛИЯ НӘБИУЛЛИНА: «ХЕЙТЕРЛАР БУЛЫРГА ТИЕШ...»

«Күңелең тартмаган кешеңә назлап  карау бик авыр икән, өстәвенә әле аның белән үбешергә, кочаклашырга да кирәк...» – дип тезеп китте өр-яңа татар сериалының төп героинясы.

Нәбиуллина Әдилия... Бер шигем юк, бу исем хәзер күпләргә таныш, чөнки ул Нурания Җамалинең «Мәхәббәт хакына» телесериалында Зәринә ролен башкара. Ни гаҗәп, бу талантлы кыз сәнгать һәм мәдәният университетында да, хәтта көллиятендә дә түгел, ә медицина университетында белем ала.

– Әдилия, нигә нәкъ менә медицина? 

– Кечкенәдән үк сәнгатькә гашыйк кеше булсам да, медицина өлкәсе аеруча җәлеп итте... Бу турыда күп уйладым һәм дөрес юл сайладым дип саныйм. Үз-үземә уңышлы гына укып бетерергә һәм яхшы табиб булырга сүз бирдем! Күңелемнән сәнгать һич тә китмәсә, киләчәктә актёрлыкка укырга да исәбем бар.

Кастинг турында ничек белдең һәм ни өчен катнашырга ниятләдең? Кыен булдымы?

– Яңа татар сериалы төшерә башлаячакларын Инстаграмнан  белдем. «Ни өчен үземне сынап карамаска соң?» – дип, кастингта катнашырга булдым. Биредә көндәшләрем бик сәләтле булып чыкты, «кемдер – көчлерәк, ә кемдер юк» дип әйтә алмыйм, һәрберебез үзенчәлекле идек!

Образга керү кыенмы, Зәринәнең сиңа охшаш яклары бармы? 

– Кайбер сюжетларда рольгә керергә кыенрак иде. Мәсәлән, героемның олыгайган чагын уйнаганда авыр булды, чөнки мин ул яшькә әле җитмәгән һәм андагы хәлләрне, Аллага шөкер, үз башымнан кичермәгән. Шунлыктан Бәхтияр белән бәхетле чакларыбызны берничә тапкыр төшерергә туры килде. Әйткәнемчә, бер белмәгән кешене яраткан булып кылану бик кыен икән. Зәринә белән охшаш якларым да юк түгел. Сценарийны укый башлаганда, күз алдыма әнием белән сөйләшкән вакытларым килеп басты. Ул да мине, «соңга калма, сәгать унда кайт»  дип, гел кисәтеп тора. Характерда, сөйләшүдә дә бераз охшашлыклар бар, әмма Зәринәнең кайбер адымнары, эш-гамәлләре миңа аңлашылмыйча калды...

Сериалда төшкәннән соң, тормышың кайсы якка үзгәрде? Бәлки, хейтерларың да барлыкка килгәндер?

– Үз-үземә ышаныч артты, монысы тәгаен! Сериалда да төшәргә, эшләргә дә һәм, иң мөһиме, сессияне дә уңышлы ябарга өлгердем. Курку хисен җиңеп, үз көчемә ышанып, барысын да башкарып чыктым, Аллага шөкер. Шулай ук минем белән дуслашырга теләүчеләр дә күбәйде, бигрәк тә егетләр тарафыннан игътибар артты... Хейтерлар исә әлегә күренми, тамашачылар бары тик мактау, рәхмәт сүзләре генә ишеттерәләр. Тик хейтерлар, минемчә, булырга тиеш, чөнки дөрес тәнкыйтьне ишетеп, яхшы якка  үзгәрергә, камилләшергә мөмкин бит!

Бүген татар киносы нинди дәрәҗәдә дип уйлыйсың?

– Татар киносы елдан-ел камилләшә. Яңа сериаллар, кинофильмнар туып тора, алар кызыклы һәм мәгънәле, шунлыктан дәвамын карыйсы килү теләге уяна.

Кызның киләчәккә хыяллары да үзе сыман гади һәм эчкерсез: югары уку йортын уңышлы гына тәмамлау, инглиз телен профессиональ дәрәҗәдә өйрәнү һәм үзен чын операциядә беренче тапкыр ассистент буларак сынап карау... Иң-иң төп хыялы «Яңалыклар»да эшлисе килүе белән дә уртаклашты Әдилия. «Бәлки, әйтсәм, тизрәк чынга ашар», ди кыз, шаяртып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев