Логотип Идель
Бу – тема!

«НАРКОТИКЛАРСЫЗ ТОРМЫШ»... БИЮДӘН БАШЛАНА

Конфедерацияләр Кубогы вакытында башкалабыз кунакларына иң зур ярдәмчеләр – волонтерлар. Игенчеләр сарае каршында эшли торган яшьләр турында «Ялкын» репортаж әзерләгән иде. Волонтерлар үз эшләрен 30 июньдә тәмамлаячак. Ә әлегә алар туристларга ярдәм иткән арада, төрле акцияләр дә уздырырга вакыт таба.

Казанда «Наркотикларсыз тормыш» акциясе вакытында Игенчеләр сарае янында «SаМоSтоятельные дети» наркотикларга каршы республика проекты катнашучылары флэшмоб уздырды. «Сәламәт бул! Бие!» дип аталган чарада 128 мәктәп укучысы, Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре, Абдулла Алиш исемендәге шәһәр үзәге, Казанның Мәгариф идарәсе вәкилләре катнашты.







Акциянең дәвамлылыгы 5 минуттан артмаса да, аның катнашучылары әйләнә-тирәдәгеләрнең игътибарын җәлеп итә алды. Ялкынлы биюдән соң «Россия, алга!» дигән сүзләр белән кулларын өскә күтәрделәр алар.

Чарадан соң Татарстан буенча ЭЭМ наркотиклар әйләнеше контрольдә тоту идарәсе бүлеге башлыгы Владимир Изосимов «СМС-дети» проектында актив катнашучыларга дипломнар тапшырды. Ул наркотикларга каршы көрәш эшчәнлегендә яшьләр ярдәменнән башка бер нәрсә дә барып чыкмаячагын аңлатты.







 

 




Белешмә:

«SаМоSтоятельные дети» наркотикларга каршы республика проекты Татарстан буенча ЭЭМ наркотиклар әйләнеше контрольдә тоту идарәсе, Татарстанның Мәгариф һәм фән министры белән берлектә уздырыла. Анда 609 белем бирү учреждениесе катнаша. Проект эшчәнлеге дәвамында «Проектның уңышлы волонтеры», «Тәмәкегә, алкогольгә, наркотикларга каршы социаль реклама», «Әзер бул: юк дип әйт!», «Елмаю белән бүлеш», «Шәмнәр саны синнән тора», «Сәламәт йөгереш» кебек акция һәм конкурслар узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев