Логотип Идель
Бу – тема!

НАРКОТИКЛАРГА – «ЮК»!

26 июнь – Наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәш көне. 1987 елдан бирле уздырыла торган әлеге дата Берләшкән Милләтләр оешмасы тарафыннан булдырылган. Россиядә дә ул ел саен билгеләп үтелә.

Бүген җәмгыятьтә синтетик наркотиклар киң таралган. Аларның хәзер еш кына интернет аша сатылуы да билгеле. Статистикага күз салсак, 2018 елда наркотикларны таратуның 43 каналы ябылган. Законсыз әйләнештән 1 тоннага якын наркотик матдә алынган. Ак үлем белән бәйле 4000 җинаять ачылган. 2018 елда наркомания белән авыручылар саны – 3 процентка, наркотик матдәләр белән агулану аркасында үлем очраклары 15 процентка кимегән.

– Интернеттагы технологияләр, химик реактивларның файдалана алырлык булуы аркасында Татарстан территориясендә дә наркотиклар җитештерә торган лабораторияләр булачагы турында фаразлыйбыз. Быел без синтетик наркотик матдәләр җитештергән 4 яшерен лабораторияне ачыкладык инде. Февральдә Яр Чаллыда нарколаборатория юкка чыгарылды, – ди Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе башлыгы Вадим Костюнин.

Профилактика нинди?


Соңгы 8-10 елда наркомания белән авыручыларның кискен рәвештә артуы күзәтелми икән. Чөнки әфьюн, героин кебек наркотиклар куллану эрасы артта калып, синтетик наркотикларны куллану алгы планга чыккан.

– Алардан дәвалау гадәти наркотиклардан аякка бастырудан күпкә аерыла. Беренчедән, синтетик матдә кулланучы озак вакыт дәвамында үзенең наркотик куллануын аңламый, тормышына куркыныч янавын күрми. Шулай ук синтетик наркотик психиканы да агулый, аңа тискәре йогынты ясый. Нәтиҗәдә, кешене психиатрия клиникасында дәвалау таләп ителә. Әти-әниләрнең наркотик куллана торган балаларына игътибары кими. Өйгә кайткач, яшь кешенең наркотик кулланганы үз-үзен тотышында чагылмаска да мөмкин. Чөнки инъекция эзләре юк, үз-үзләрен тотышы сораулар тудырмый кебек. Шуңа да, беренче чиратта, наркомания профилактикасы гаиләдә уздырылырга тиеш, – ди Татарстанның балалар психиатры-наркологы Степан Криницкий.

Бу авыруның профилактикасы максатыннан, республикада “Россия балалары”, “Наркотикларсыз тормыш” акцияләре үткәрелә. Шулай ук “Үз юлыңны сайла!” дип аталган наркотикларга каршы десант та даими рәвештә уздырыла. 2019 елда аны оештыру урыны итеп Яшел Үзән районы сайланган. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы “Уңышка юл” дип исемләнгән проектны тормышка ашыра. Әти-әниләргә багышланган әлеге программа балаларның сәламәт яшәү рәвешен алып баруына нигезлзәнгән. Аңа 23 муниципаль берәмлек кушылган.

Шулай ук “SaMоSтоятельные дети” дигән проект актив эшләп килә. Бүген аны Татарстандагы белем бирү оешмаларының 70 проценты хуплый. “Сәламәтлек сессиясе” дигән Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы проектына студентлар да күбрәк җәлеп ителә. Егет-кызлар арасында волонтерлар да шактый. 50 меңнән артык яшь кеше сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыра. “Наркотиксыз спорт” дигән махсус проект Татарстанның Спорт министрлыгы тарафыннан тормышка ашырыла.

2006 елдан бирле Россия уку йортларында профессиональ медицина күзәтүләре дә уза. Шушы вакыт аралыгында 1,5 миллион яшь кеше тикшерелгән, 1500 наркотик кулланучы ачыкланган. Соңгы биш ел дәвамында наркомания авыруы аркасында кабаттан махусс исәпкә бастырылган балалар саны 2,5 тапкырга кимегән. Хәзерге вакытта наркология исәбендә бөтен республика буенча 14 бала тора.

– Наркоманиядә иң куркынычы – бәйлелек. Аның нәтиҗәсендә, организм үзенә башка химик матдәләр кертүне таләп итә. Наркотик кулланучы үзенең организмын үтерүдән кала, наркотикларның законсыз әйләнеше системасына керә, ә бу криминал дигәнне аңлата. Бары тик әти-әниләрнең игътибары гына балаларны наркоманиядән саклап алырга мөмкин, – ди Степан Криницкий.

Табиб әйтүенчә, Татарстанда дәүләт наркология диспансерлары аноним рәвештә дә эшли. Алар белән беррәттән наркотиклардан дәвалый торган шәхси тернәкләндерү үзәкләре дә бар. Соңгылары Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан даими тикшерелә. Чөнки күбесе тиешле кагыйдәләргә җавап бирми икән. Алар арасында наркоманиядән интегүчеләрне бүлмәдә бикләп, батареягә бәйләп тотуы очраклары да бар икән. Шуңа да белгечләр, ярдәм кирәк булган очракта дәүләт наркология учреждениеләренә мөрәҗәгать итәргә куша.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев