Логотип Идель
Бу – тема!

НАРБЕК ФӘТХУЛЛИН – ИҢ ЯШЬ ВИКИПЕДИЯЧЕ!

Татарча википедиядән мәгълүмат эзләгәндә, аны кем булдырганын уйлап караганың бармы? Белмәсәң, белеп тор: Фәрһад Фәтхуллин – «Ел википедиячесе» исеменә лаек булган бердәнбер россияле. Ул анда 2012 елдан бирле мәкаләләр яза. Бу аның төп эше булмаса да, көн саен Татарча википедиягә үз өлешен кертеп бара. Хәзер Фәрһад әфәнде мәкаләләр язу белән түгел, ә википедиячеләргә ярдәм итү, төзәтмәләр кертү белән күбрәк шөгыльләнә.

[caption id="attachment_28659" align="alignright" width="533"] Фәрһад Фәтхуллин – «Ел википедиячесе» исеменә лаек булган бердәнбер россияле[/caption]

«Википедияне булдыручы Джимми Уэйлс мине «Ел википедиячесе» дип атагач, журналистлар белән аралашудан соң, нәтиҗәдә, көнгә 20-30 минутлык хоббига тагын да азрак вакыт кала башлады», – ди ул. Шунысы кызык: Фәрһад әфәнденең 10 яшьлек малае Нарбек та татарча википедия өчен мәкалә язып караган.

– Сезнең улыгыз Татарча википедия өчен текст язу белән ничек кызыксынып китте?

– Ул минем өйдә бу юнәлештә эшләгәнемне күрә. Мин урамда, машинада барганда да, урманда йөргәндә дә Википедиягә мәкалә кертә алам. Бу мәкаләне Нарбек, бер конкурста катнашып, бүләк алыр һәм үзенең булдыра алганын дәлилләр өчен язды. Безнең башкорт һәм грек хезмәттәшләребез, аның яшьтәшләре булдыра алганны, «Мин дә булдыра алам, мин дә үземне википедияче дип атыйсы килә!» дип әйтте. «Гравити фолз» мультфильмына тукталдык та, шуның турында яза башладык. Нарбек башта ничек язарга кирәклеген белмәгәч, аңа ничек эшләргә кирәклеген аңлаттым. Ул сөйли башлады, мин текстны җыйдым, аннары бу эшне үзе дәвам итте. Хезмәттәшләрем мәкаләне тиешле категориягә кертергә, сурәтләр өстәргә булышты. Хәзер Нарбек Татарча википедиядә үз эзен калдырды. «Графити фолз» турындагы мәкалә тарихына керсәң, «Нарбек Казан» дигән кешенең үзгәртүләр кертүен күрә аласыз.

– Әлеге мультфильм турында улыгыз мәгълүматны ниндидер чыганаклардан алды, әллә үзе белгәннәрен сөйләдеме?

– Юк, әлбәттә, үзе күргәнчә сөйләде. Татарча википедиядә, русча яки инглизчә википедиягә караганда, таләпләр азрак. Һәрбер википедияче яза икән, аңа изге рәхмәт! Вандаллык кылмый, файдалы текст өсти икән, шәп! Нәтиҗәдә, Нарбек язмасын, чыганакларга таянмыйча, үз белгәнен аңлатып язды. Текстны сөйләм теленнән язма телгә күчердек. Ул балаларча сөйләшкәч, аның белән килештереп, әлбәттә, бераз үзгәрттек.

– «Гравити фолз» турындагы мәкаләне бүгенге көнгә кадәр күпме кеше укыган?

– 2017 елда 3 июлендә Нарбек бу мәкаләне башлаган иде. Бүгенге көнгә аны 218 тапкыр укыганнар. Әлбәттә, Габдулла Тукай ягъни аның биографиясен эзләү күрсәткече буенча бу саннар юк диярлек дәрәҗәдә. Уку елы дәвамында татар теле, тарих, әдәбият дәресләрендә шәхесләр турында күп өй эше бирелә. Хәтта 6нчы сыйныфны тәмамлаган кызым да: «Безнең синең Википедиягә язарга вакытыбыз юк. Әгәр рефератлар кирәк булса, сезнең текстларны чәлдереп кенә торабыз», ди. Әгәр бу сүзләрне Греция, Швейцария, Франция укытучылары ишетсәләр... Анда укытучылар бөтен фәнни, иҗади эшләрне антиплагиат сайтына кертеп тикшерә. Бездә әлегә андый тәҗрибә юк.

– Малаегызның яңадан-яңа текстлар язу теләге барлыкка килмәдеме әле?

– Әгәр мәктәптә нинди дә булса өй эшләрен язу урынына, «Википедия»гә язарга тәкъдим итсәләр, бөтен бала да анда катнаша башлый. Бу – Википедиядә катнашкан илләрнең тәҗрибәсе. Мисал өчен, Әрмәнстанда да 2000 кешелек авылларда мәктәптән соң калып, викиклубларда мәкаләләр язалар.

– Нарбекның мәктәбендә татар википедиясенә мәкалә язганын беләләрме?

– Юктыр, дип уйлыйм. Мин аларның мәктәбенә барып, берничә тапкыр очраштым, укытучыларга мөмкинлекләрне тәкъдим иттем. Алар моның кызык булганын карады, әмма бу таләпләргә туры китереп, белем бирүдә аны ничек кулланырга белми. Бәлки аңа әйләнеп кайтырлар. Ә университет дәрәҗәсендә бу практика МДУ, МХТИ, Сколково университетында кулланыла.

– Хәзер татарча википедиядә кайсы темалар аеруча күп?

– Темалар ягыннан без Башкортостаннан бераз арттарак калабыз. Шәхесләрне тасвирларга яратабыз. Дин, телләр, фән (астрономия, биология, химия) бар. Физика темасына азрак. Музыка өлкәсе тиешле дәрәҗәдә яктыртылмаган. Социология, халыкара дәрәҗәдәге тормыш турында мәкаләләр җитми.

– Соңгы ай дәвамында Татарча википедиядә иң күп укылган мәкаләләр нинди?

– RSS, Италия популяр. Апрель аенда Габдулла Тукай биографиясен 1330 кеше караган.

– Безнең университетның татар бүлекләрендә Татарча википедия өчен мәкаләләр яза башлау өчен нәрсә киртә булып тора? Югыйсә, бездә дә аны башлап җибәрергә мөмкин бит.

– Димәк, әлегә теләк һәм белү җитми. Кешеләрне таныштырмаганбыз икән, бездә дә гаеп бар. Ким дигәндә, без «Сәләт» белән элемтәгә кердек, алар белән эшлибез. Былтыр ноябрьдә «рус журналистикасы» белгечлегендә укучы студентллар белән сөйләштек. Әлегә теләк белдерүчеләр күренми. Ә Себер һәм Урал федераль округы студентлары өчен Википедия буенча оештырылган махсус программа бар.

– Башка җирдән мәгълүмат алып, аңа бераз үзгәреш кертеп, татарча википедиягә язу нормаль күренешме?

– Күчерү үзе үк нормаль күренеш түгел. Фәкать чикле дәрәҗәдә булса, ярый. Ул намуслы кулланылыш мәсләге, дип атала. Язганда, һичшиксез, чыганакларны китерергә кирәк.

– Татарча википедиягә язучы кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Ялгышлык белән онытылган өтерне өстисез икән, сез инде – википедияче. Телне камил белүче генә үзгәрешләр кертә ала, дип әйтү дөрес түгел. Мине дә башта татар телен белмисең, дип, әрлиләр иде. Татар телен үзлегемнән өйрәнгән кешемен. Үз вакытында мине татар гимназясенә кабул итмәделәр. Татарча википедиягә язу өчен ниндидер таләпләр юк. Смартфоныгыз бар икән – алга!



 




Татарча википедия турында:


Татнетта Татарча Википедия 5нче урынны алып тора;

Июнь аенда Татарча википедияне Америкада яшәүче татарлар күп караган;

Татарча википедиядә 10 меңнән күбрәк кеше теркәлгән. Аларның 70-80е – актив кулланучы;

Википедия мәкаләләрен кулланучыларның 55-60 проценты смартфон, планшет аша таныша;

Татарча википедиядә 90 000нән артык мәкалә бар;

Анда 900дән артык яңа бит урнаштырылган.




Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Фотолар vk.com сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев