Бу – тема!
Нәрсә ул КЫРАУ?
Май башында ук яшелчәләрне утыртып, чәчеп өлгерүчеләрне БЕР генә нәрсә куркыта. Ул да булса – КЫРАУ. Кырау, кырау диләр. Ә нәрсә соң ул кырау?
Кырау – җир өстендә барлыкка килгән туңган су тамчылары.
Көз ахырында төшкән чык тамчылары үтә күренмәле түгел, ә ак төстә була. Чөнки төнлә яки иртәнгә таба һава температурасы 0 градустан түбәнгә төшә. Ә су тамчылары туңалар һәм бозга әйләнәләр.
Димәк, кырау – чык җамчыларының туңу галәмәте.
Кырау яшелчә, җиләк-җимешкә зыян салырга мөмкин. Шунлыктан бакчачыларга үсентеләрне иртә язда бик нык сакларга, көзен кабак, помидор кебек яшелчәләрне вакытында җыеп алырга киңәш ителә. Югыйсә аларны кырау сугачак.
Кишер, чөгендер, торма, шалкан кебек яшелчәләр кырауга бирешми, чөнки аларның үзәге җир астында урнашкан. Ә кырау, гадәттә, җирнең өстенә генә төшә. Хәтта соң җитешә торган кәбестәне дә кырау суга алмый. Ул кат-кат тунлы, шуңа күрә ул өшеми. Туңса да, аның туңы кире кайта.

Кырау ничек барлыкка килә?
Көз ахырында төшкән чык тамчылары үтә күренмәле түгел, ә ак төстә була. Чөнки төнлә яки иртәнгә таба һава температурасы 0 градустан түбәнгә төшә. Ә су тамчылары туңалар һәм бозга әйләнәләр.
Димәк, кырау – чык җамчыларының туңу галәмәте.
Зыяны нидә?
Кырау яшелчә, җиләк-җимешкә зыян салырга мөмкин. Шунлыктан бакчачыларга үсентеләрне иртә язда бик нык сакларга, көзен кабак, помидор кебек яшелчәләрне вакытында җыеп алырга киңәш ителә. Югыйсә аларны кырау сугачак.
Ни өчен кишер, чөгендер кырауга бирешми?
Кишер, чөгендер, торма, шалкан кебек яшелчәләр кырауга бирешми, чөнки аларның үзәге җир астында урнашкан. Ә кырау, гадәттә, җирнең өстенә генә төшә. Хәтта соң җитешә торган кәбестәне дә кырау суга алмый. Ул кат-кат тунлы, шуңа күрә ул өшеми. Туңса да, аның туңы кире кайта.
Зилә САБИТОВА әзерләде
“Җил каян исә?” китабы материаллары файдаланылды.
ТАГЫН УКЫРГА:
САЛАВАТ КҮПЕРЕ: НИЧЕК БАРЛЫККА КИЛӘ?
ЯЗГЫ ТАШУ
РӘШӘ ҺӘМ ЧЕЛЛӘ
ДАВЫЛ. НӘРСӘ УЛ?
“ЖИЛ ГЕНӘ” ДИМӘ!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
-
30 сентября 2025 - 15:15
«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ УКЫТУЧЫСЫ – 2025» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
-
29 сентября 2025 - 12:44
ТАТАР ЭЛЕКТРОН ДУЭТЫ ЯҢА ПРОЕКТ ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев