Логотип Идель
Бу – тема!

НӘРСӘГӘ КЫЗЫГЫП ТАТФАККА КЕРЕРГӘ?

Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының “Tataristica” үзәге татарның танылган шәхесләрен бер урынга җыеп, ай саен актуаль темаларга түгәрәк өстәл уздыра. Узган айдагысы татар театрына багышланып, “Татар театры: югалту һәм табышлар” дип исемләнгән иде.

14 июнь көнне үткәрелгән дискуссиянең темасы "Татар филологиясе: ихтыяҗ һәм мөмкинлекләр" булды. Сөйләшүдә Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбен (халык телендәге “татфак” ны) төрле елларда тәмамлаган 29 шәхес катнашты. Алар арасында артистлар да, телевидение, радио алып баручылары, журналистлар, галим, дин әһелләре, язучы, җырчылар һәм режиссер да булды. Төрле өлкәләрдә хезмәт куйсалар да, аларны бер нәрсә берләштерә: алар - туган телен яратучы, татар телен яхшы белүче белгечләр.

Г.Тукай исмендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Йосыпова Әлфия Шәүкәт кызы: “Бүгенге көндә безнең бүлектә 662 студент белем ала, татар филологы, укытучы булу белән беррәттән алар өстәмә белгечлек тә алып чыга. 6 кафедра эшли, чит телләр өйрәнгәндә студентларыбыз рус телен арадышчы итеп алмыйча өйрәнә. Безгә Казахстан, Үзбәкстан, Төркия, Кытайдан килеп укыйлар”.

Модератор Гүзәл Сәгыйтова тарафыннан бирелгән “Ә студентлар нәрсәгә кызыгып “татфак”ка укырга килергә тиеш?” соравына Г.Ибраһимов исмендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин: “Татар телен белеп, төрки дөньяга чыгу мөмкинлеге ачыла, дәүләт, сәясәт филология аша тормышка ашырыла”, - дип җавап бирде.

Заманында “татфак” бетергән, бүгенге көндә рус һәм татар телләрендә экскурсияләр оештыручы гид-экскурсовод Раушания Миңнуллина: “Чит илдән килүче татарлар, татарча бик белмәсәләр дә, “татарча алып бар, ярыймы?” дип сорыйлар, аннан елый-елый тыңлыйлар. Экскурсовод булып күп һөнәр иясе эшли ала, ә минем өстенлегем шунда: мин “татфак” бетердем, телемнең тарихын, милләтемнең гореф-гадәтләрен өйрәндем. Бер рус тарихчысы: “Баш иям сезнең халкыгыз алдында, сез шундый алда икәнсез” дигән иде”.

Тамада, алып баручы Фәнил Вакказов чара ахырында болай диде: “Шактый кызыклы очрашу булды. Бөтен кеше ялгыш рус сүзе кыстырмыйм дип, сүзне үлчәп сөйләде. Татар филологиясен бетергән кеше буларак, үз өстемдә җаваплылык тоям: мине тыңлаган, минем янәшәмдәге кешеләр дөрес татарча сөйләм ишетергә тиеш. Туй алып барганда педагогик алымнар кулланыла, игътибарны җәлеп итәргә, һәр кунакка аерым якын килергә кирәк”.

Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев