Логотип Идель
Бу – тема!

«MY CUP, PLEASE!»: КАҺВӘХАНӘГӘ ҮЗ САВЫТЫҢ БЕЛӘН ЙӨРҮ НИ ӨЧЕН КИРӘК?

Бүген күп кеше иртәсен каһвәсез яки каһвәханәгә барудан башка күз алдына китерә алмый. Ти-и-и-и-ик һәр нәрсәнең җае бар, кәҗәнең дә мае булган кебек, каһвә салынган стаканнар кәгазь булып тоелса да, аларның составында пластик бар. Ә мондый савытларны эшкәртеп булмый. Шуңа да экология ягын кайгыртучылар өчен Казанда берничә ел дәвамында "My cup, please!" проекты эшләп килә. Аның нигезендә Казанның кайбер кафеларында, каһвә яки чәйне үз савытыңа ясаттырганда, ташламадан файдалана аласың.

"My cup, please!" проекты Беларусь республикасында туган. Россиядә исә, беренчеләрдән булып, Санкт-Петербург шәһәрендә башланып китә ул. 2018 елның җәендә Казанда социаль челтәрдә мондый төркемне экоактивистлар оештыралар. Шул елны Татарстан башкаласында 22-28 октябрьдә, Кәгазьсез атна үткәрелгәндә, активистлар, кафега үз савытың белән килеп, каһвә алганда, ташламалар ясау турында сөйләшәләр. Шулай итеп, "My cup, please!" инициативасы активлаша башлый.

– Безнең төп максатыбыз – күп тапкыр кулланыла торган альтернатива савытларны популярлаштыру. «Кәгазь» стаканнарның зыяны турында әйтеп китми булдыра алмыйм: стаканның полиэтилен катламасы бар, шуңа күрә бу савытны эшкәртеп булмый. Әйе, кайбер җирдә аны «downcycling» буларак эшкәртәләр, әмма бу әлеге мәсьәләдән чыгу юлы түгел. Чөнки стаканнарны ясаганда агачлар киселә, электр уты, су һәм Җир шарының башка ресурслары таләп ителә. Бер тапкыр каһвә-чәй эчәр өчен без ничаклы ресурслар әрәм итәбез бит! Моңа өстәп, стаканның капкачы полистиролдан эшләнелә, һәм аны җылытырга, анда кайнар әйбер тотарга ярамый, – ди “Экологично. Казан” оешмасының активисты, “My cup, please!” проекты кураторы Гүзәлия Гыйматдинова.

Хәзерге вакытта проектка, Казан шәһәреннән кала, Яр Чаллы, Бөгелмә шәһәрләре кушылган. Казанда анда 90га якын кафе катнаша. Ягъни, аларга үз савытың белән килсәң, каһвәне шунда ясаганда, ташламалар каралган. Халык арасында кәгазь стаканнар турында мондыйрак миф та йөри икән. Имеш, стакан кәгазьдән ясала, һәм аны эшкәртеп була. Тик бу алай түгел!

2019 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә "My cup, please!" проектына 2100 кафе-ресторан кушылган. Яңа килеп кушылганнар арасында Татарстанның Бөгелмә шәһәре дә бар. Казанның зур сәүдә үзәгенең фудкортындагы 14 кафе да – бу проект әгъзасы.

Статистикага килгәндә, кафеларга үз савытлары белән килүчеләрнең саны аерыла. Мисал өчен, Казандагы бер танылган каһвәханәдә аена 7000 кеше була. Шуларның 200гә якыны үзенең кружкасы белән килә икән.

«My cup, please!» активистлары әлеге проект турында Казанда узган ике фестивальдә сөйләгән. Шулай ук урта Кабан күле яры буенда пластиквотчинг уздырып, аың нәтиҗәләрен Greenpeace ширкәтенә җибәргәннәр. Алар, үз чиратында, бер тапкыр кулланыла торган пластикны файдалануга чик кертү буенча тәкъдимнәрне Россиянең Табигый байлыклар һәм экология министрлыгына юллаганнар. Бүген әлеге проектны Татарстанда тагын да ныграк популярлаштырыр өчен волонтерлар эше һәм медиада мәгълүмат тарату җитеп бетми икән.

Фото GreenPeace Россия Вконтакте төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев