Логотип Идель
Бу – тема!

МУЗЫКАСЫЗ БЕР АТНА

Музыка кеше тормышының алыштыргысыз элементы. Безнең тормышыбызның фоны, саундтрегы дияргә дә була аны. Көннәрдән бер көнне минем башыма уй килде: ә тынлыкны тыңлап яшәп карасаң ничек була икән? Музыкасыз 7 тәүлек, 168 сәгать, 1440 секунд! Мөмкин түгел, диярсең. Мин тырышып карарга булдым...

Ә аңарчы музыканың файдасы, зыяны турында фикер йөртеп алам.

Музыка тыңлауның «+»лары:


1. Кәефең, эмоцияләрең үзгәрә, ягъни музыка ярдәмендә алар белән идарә итәргә мөмкин. Кыен чакларда күтәренке рухлы көйләр кәефне күтәрә ала, яисә, киресенчә, колагыңа килеп бәрелгән моңсу көйдән син дә моңаясың...

2. Музыка психикага тәэсир итә, ягъни – нәрсә тыңлыйсың, шундый буласың. Әйтик, авыр, агрессив музыканы күп тыңласаң (металл, глэм, павер, хеви-металл), син үзең дә агрессивка әйләнәсең, классикага өстенлек бирсәң – гармония, тормыштан  канәгатьлек хисе барлыкка килә, медитатив музыка тынычландыра, нервларыңны дәвалый, иҗади сәләтләреңне ача.

3. Көн ритмыңны билгели. Нәкъ менә музыкага карап, без аерым бер көндәлек ритмга көйләнәбез. Шуңа музыканы бик тә, бик тә игътибарлы сайларга кирәк. Иртәләрен җанлы, тиз темплы музыка куеп гимнастика ясарга әйдәү – бик дөрес эш. Ә менә кичләрен, йоклар алдыннан, тынычландыра торган көйләр сайлау яхшы.

4. Музыка сине музыкальрак, талантлырак итә. Әйе, бу – сыналган факт. «Музыкаль слух» нәкъ менә тыңлый-тыңлый, кушылып җырлый-җырлый ачыла. Хәтта колагыңа аю баскан булса да! Тагын бер шәп ягы ‒ башка телдәге сүзләрне аңларга тырыша-тырыша өстәмә тел дә үзләштерәсең.

Музыка тыңлауның «-»лары:


1. Музыка фикер тупларга комачаулый. Әлбәттә, дәрес вакытында тыңлап утырырга димәгән яраткан җырларыңны, бу очракта син ике эшне берьюлы эшләргә азапланып, икесен дә ярым-йорты башкарасың. Һәр нәрсәнең – үз вакыты. Әмма музыка, киресенчә, фикерне яхшырак тупларга да ярдәм итә ала. Әйтик, классик музыка, мәсәлән, Моцарт музыкасы, әйтүләре буенча, имтиханнарга әзерләнгәндә бик нык ярдәм итә. Сынап карарга була!

ЭКСПЕРИМЕНТ: КӨНДӘЛЕК ЯЗМАЛАР


Беренче көн.

Сау булыгыз, колакчыннар! Мин бу музыкасыз атнага алдан ук әзерләндем. Иң авыры – алдагы 3 көн. Дүшәмбе болай да бик авыр көн... шуңа дүшәмбедән түгел, ә сишәмбедән башларга булдым. Музыкасыз яши алмавымны чамаласам да, будильнигымның иртәләрен гаять авыр кичерә торган мелодиясенә кадәр үзгәрттем, алданрак яттым, колакчыннарымны тагын бер кат күздән кичереп, аларга да «сау булыгыз!» дидем. «ВКонтакте»дагы музыканы өч көнгә генә бетерергә булдым. Тукта, беренче көннән үк бик ерак киттем әле мин. Башлау – авыр. Һәм минем очракта да шулай булып чыкты. Иң авыры ‒ кичен һәм төннәрен: музыкасыз күз алдына да китерә алмыйм мин тәүлекнең бу вакытын! Башка төрле уйлар керә, йоклап кына булмый бит...

Икенче көн.

Мин – гидра?! Беренче көн – әле беренчесе булган икән... Икенче көн психологик яктан минем өчен тагын да кыенрак булды. Бу көнне музыкасыз бөтенләй яшәп булмас күк тоелды! Тик... юк, юк, юк, мин коткы уятучы аңымны тыңламадым, аны җиңәргә тырыштым. Әмма нервларым, гидраның башкаларга реакция күрсәтү күзәнәкләре кебек,  соң чиккә җитеп «кызышты» Ярый әле, башкаларга ташланмады, гидра түгеллегемне үземә даими искәртеп торырыга туры килде, әлбәттә. Шуңа өстәп, әле тонык җырлар ишетергә дә туры килде, колакларымны томалап, чаптым.

Өченче көн.

Гидра түгел, псих! Дөньяны күзгә күренмәс плёнка каплап алгандай... Беркемне дә күрәсе, ишетәсе килми. Барысы да – чит. Ә нәрсә, яшүсмер вакыт бит, кәеф үзгәреп, холык котырынып тора, әйдә, ирек булсын аларга... «Психованный» коточкыч көн кичердем, әмма музыкага урын бирмәдем.

Дүртенче көн.

«Чир»емне башкаларга да йоктырдым. Минем белән хәзер тагын 4 кеше музыкасыз яши. Берсе, кызганычка каршы, сабырлыгын туплый алмады. Ә икенчесе өчен – әллә бар музыка, әллә юк. Шуңа бу «эш»тә абсолют җиңүче ул булырга тиеш иде, әлбәттә. Өченчесе исә – нәкъ минем кебек, шуңа ул бу экспериментта эмоциональ яктан тотрыксызлар рәтен тулыландырды. Берничә көнгә дүртенчесе дә «I love music» титулыннан мәхрүм ителде.

Сүз уңаеннан, дүртенче көнне мин үземдә яшеренеп яткан талантларны исәпләп чыгардым:  1) башкаларның уйларын еш кына тоеп белә идем, инде ни эшләргә теләгәннәрен дә аңладым – димәк, мин телепат; 2) үз-үземә ныграк бикләнә башладым, уйлый-уйлый, үземнән яңа идеяләр «кысып чыгардым», шулай итеп, дизайнерлык ягына аудым; 3) юк-барга ачуланмаска өйрәндем; 4) кешеләр белән күзгә-күз карашудан курыкмый башладым, монда колакчыннар белән «ераклашып» булмый иде инде чөнки...

Кыскасы, бик файдалы булды әле бу эксперимент!

Нәтиҗә: кешеләрнең сәләтләре тынычлыкта ачыла, димәк!

Бишенче көн.

Ура! Ура! Ура! Шундый кызык нәрсәгә юлыктым. Син дә, мин дә музыканы сайлыйбыз, шулаймы? Ассызыклыйм: сайлыйбыз. Ә ничек һәм нинди максат белән сайлыбыз? Кешеләр арасында мактаныр өченме? Мин аның концертына бардым, ул миңа автограф бирде, аны тыңлау «кәттә» исәпләнә һ.б. – беренче урында. Шулай бит? «Мин-минлек» сайлый бездә музыканы һәм башка нәрсәләрне дә еш кына. Элекке заманнарда һәр тыңланган җыр күңелгә уелып калган. Үзебезнең җырчыларга сокланып, аларны тыңлаган халык. Ә бүген... нишләп без, татар балалары, икенче телдә җырлана торган башка милләт музыкасына өстенлек бирәбез? Башка милләтләргә ныграк сокланудан киләме бу? Үзебезне азрак яратуданмы?

Алтынчы көн.

Җырладым да, биедем дә! Миңа бу көнне җырларга да, биергә дә туры килде. Нишлисең, мәктәптәге конкурс бит! Ә, ни генә булмасын, барыбер үз ягына аударган музыкага ничек биемәскә инде?!

Соңгы көн.

Тынычлык белән дуслаштык... «Ниһаять, бетте!» ‒ дигәндәй, бүген радионы кабыздым. Ләкин ул миңа «Һава торышы»н гына сөйләп өлгерде, чөнки бүген янә мәктәпкә барырга кирәк иде. Чү, мәктәпкә соңлаганмын! Шундый тәмле төш күреп! Мәктәпкә йөгердем, ә анда бөтен класс яңа музыкаль яңалыкта «утыра» икән. Колакларны ябып укыдым – геометриянең асылы шунда. Өйгә кайткач, тынычлыкка бик гаҗәпләндем. Без бит атна эчендә бик дуслаштык аның белән. Яңа уйлар, хис-кичерешләр белән яттым, китаплар (бер сәгать эчендә – 80 бит, көнгә 3 китап!) укыдым.

Икенче атнаның беренче көне. Мин бу иртәне Бетховен белән каршыладым. Йомык күзләр белән хозурландым аның музыкасына, бик сизгер идем мин ул иртәдә. Музыканың һәр борылышын, һәр нотасын күңелгә сеңдердем.

ПСИХОЛОГ КИҢӘШЕ:


·     Бәләкәй балаларга, нәни туганнарыңа бишек җырлары, нарасыйлар өчен язылган җырларны җырла.


·     Депрессия,  стресс ише «чир» белән дус булган танышларыңа металл кебек авыр музыка тыңлатма!


·     Югары кан басымын ‒ төшерер, түбәнен күтәрер өчен дә салмак музыка кирәк.


·     Истә тот: колакчыннардан бик көчле музыканы тыңлау яхшыга илтми. Музыканы бертуктаусыз колакчыннардан гына тыңлау да колакларга зур зыян китерә.


·     Музыканың төрле жанрларын сайла, бертөрлелек депрессиягә китерергә мөмкин.



P.S. Дустым, син дә эшләп кара әле бу экспериментны! Һичшиксез яшерен сәләтләреңне ачарсың! =)


Резидә ӘЛМИЕВА,
Җәлил бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев