Логотип Идель
Бу – тема!

МУЗЕЙЛАР БУЕНЧА СӘЯХӘТ

Дуслар, әкренләп җәйге каникулларга якынлашабыз. Димәк, җәйне ничек уздырасыбызны уйлый башларга кирәк. Шул нисбәттән, сезгә Казан шәһәрендәге кызыклы музейлар һәм һичшиксез карарга кирәкле экспонатлар турында сөйлибез. Go музейлар буенча сәяхәткә, дустым!

1. Татарстанның табигый тарихы музее (Музей естественной истории Татарстана)

Бу музейны күпләр Татарстанда иң яхшысы дип саный. Юкка гына түгел. Галәм һәм планеталар тарихы, кешелек яралу һәм үсеш чорында нинди этаплар кичергән, җир асты байлыкларының нинди булуын, ничек табылуын белән танышырга мөмкин монда. Ә хәзер – тсс!.. Сер итеп кенә әйтәм, дустым, мине әлеге музейда әсир иткән экспонатлар – динозавр сөякләре. Тик беркемгә дә әйтәсе түгел, йөгер тизрәк музейга. P.S. Айның беренче чәршәмбесендә Кремль музейларын керү абсолют бушлай. Мөмкинлекне кулдан ычкындыра күрмә.

Кайда урнашкан: Кремль, Кол Шәриф мәчете каршындагы озын бинада.

2. Татарстанның милли музее.

Гадәти булса да, бу классик музей Казанга килүче барлык туристларның must-see (карарга кирәк) исемлегендә бар. Татарстанлылар да аны читләтеп узарга тиеш түгел. Затлы кием, бизәнү әйберләре, мебель һәм корал коллекцияләре, халкыбыз тарихындагы төрле этапларны аңларга ярдәм итүче реконструкцияләр, элеккеге йорт интерьеры – барысы да биредә бар. Музейда бер булып кайту унлап тарих дәресен алыштыра, валлаһи! Музей коллекцияләренең таҗы – Әби патша каретасы, әлбәттә. Бәрхет, яхшы күн күпләп кулланган, мул итеп алтын йөгертелгән каретадан Екатерина 10 минут элек кенә төшеп киткән кебек. Тарихтагы персонажларның реаль кеше булганлыгын шушындый урыннарда аеруча яхшы төшенә башлыйсың.

Кайда урнашкан: Кремль урамы, 2 йорт. Спас манарасы каршында.



3. Курчак музее

Әлеге музей балаларның да, олыларның да күңеленә хуш киләчәк. Үзең генә барсаң, әти-әниең яки кечкенә энең-сеңлеңне алып барсаң да үкенмәссең. Биредә төрле автроларның кулдан эшләнгән курчакларын күрергә мөмкин. Монда без күреп ияләшкән гадәти курчаклар гына түгел, төрле милләт, дин вәкилләрен, аларның мәдәниятын чагылдыра торган курчакларны күреп була. Бер генә минус: бик теләсәң дә, курчакларны тотып карарга, алар белән уйнарга рөхсәт итмиләр.

Кайда урнашкан: Ямашев прспекты, 31а.



Чаткы Ялкынлы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев