Логотип Идель
Бу – тема!

МУСА ҖӘЛИЛГӘ – 119!

Бүген халкыбызның бөек шагыйре – Муса Җәлилнең туган көне. Ул күренекле әдип, журналист, җәмәгать эшлеклесе, Советлар Союзы Герое гына түгел, сез дә, без дә яраткан «Ялкын»ыбызга нигез салучы да әле. Шуңа күрә без аны онытырга тиеш түгел. Җәлилнең матур, көчле рухлы шигырьләрен бүген дә исәк төшерик әле.  

 

Муса Җәлил 1906 елның 15нче февралендә Ырынбур өлкәсе Мостафа авылында дөньяга килә. «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Җәйне туган авылында үткәрә. Муса 10-11 яшьләрендә шигырьләр язып карый. Ләкин алар югала. Матбугатта иң беренче булып унөч яшендә язылган «Бәхет» шигыре (1919) басыла. 1922 нче елда ул Казанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый. 1925 нче елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. «Иптәшкә» (1929) дигән шигырь җыентыгы аның шагыйрь булып җитлегеп килүен тагын бер тапкыр раслый. Ул 1931 нче елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый. 1939 нчы елда Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар.

Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Аның үтенече канәгатьләндерелә. 1941 елның ноябрь-декабрь айларында Минзәләдә хәрби-сәяси җитәкчеләрәзерләүче кыска сроклы курсларны тәмамлап, «өлкән политрук» дәрәҗәсе ала. Ленинград фронтында һәм Волхов фронтында «Отвага» фронт газетасында эшли башлый. 1942 нче елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләреннән берсе була, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга барып кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый. Бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә. Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Шагыйрь анда да туган иленә тугрылыклы булып кала. Үлем җәзасы көтеп торганда да, туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара. 1944 елның 25нче августында Муса Җәлил башы чабып үтерелә.

 

 

Дару

Кыз авырды, тәне ут шикелле,
Сулыгып-сулыгып тибә йөрәге.
Гаҗиз калды доктор, авыру кызга
Бер дару да файда бирмәде.

Яткан чакта авыру түшәгендә,
Авыр төшләр белән саташып,
Ачылды да ишек, юл киеменнән
Кайтып керде кызның атасы.

Маңгаенда батыр яра эзе
Һәм билендә поход каешы.
Еллар буе кызны зарыктырды
Шул атаның йөрәк сагышы.

Таныш йөзне күреп кыз елмайды:
«Әти!» - диеп, аңа үрелде.
Шул төнне үк йөздән тире чыкты,
Кызу кайтты, тәне сүрелде.

Гаҗәпләнмә, доктор, күреп кызның
Дару эчми кинәт савыгуын.
Белмәдеңме җирдә «сөю» дигән
Иң куәтле дәва барлыгын!

 

 

Зөбәрҗәттәй алтын...

Зөбәрҗәттәй алтын, гәүһәр сүзләремне
Түгәм сиңа, син шуны да аңламыйсың.
Ачып бирмәк булам бөтен серләремне,
Син  аларны санламыйсың, санламыйсың.
— Ышанмыйм, ди.
Телдә әйтер сүз калмагач,
Җан газабын ничек әйтеп ошатыйм мин?
Ничә әйтеп үзең миңа ышанмагач,
Йөрәгемне ничек ярып күрсәтим мин?


1923

 

Иркәм

Иртән миңа иркәм килгән,
Бәйрәм күлмәген кигән.
Су буена чакыра килгән,
Кичекми барсын, дигән.

Шул хәбәрне ишеттем дә,
Ашыгып иркәмә киттем,
Өч адымны бер иттем дә,
Иркәмә барып җиттем.

Иркәм әйтә: — Тальяныңны
Ник алмадың, акыллым?
Мин бит синең уйнавыңны
Яратканга чакырдым.

Сүзен тыңлап утырдым да,
Торып өйгә йөгердем,
Тальянымны кыстырдым да,
Чак-чак килеп өлгер дем.

Иркәм әйтә: — Итекләрең
Майламаган икән бит!
Әллә шулмы үчекләвең?
Мин соң синең иркәң бит!

Шул шелтәсен ишеттем дә,
Кире өйгә ычкындым.
Учлап-учлап май сөрттем дә
Итекләрне ышкыдым.

Килеп кердем, иркәм әйтә:
— Кырмаган бит сакалың!
Шуның өчен бит таң иртә
Барып ишегең шакыдым».

Болан төсле чабып кайттым,
Пәкене эзләп таптым,
Ары тарттым, бире тарттым,
Сакалны кырып аттым.

Инде килдем, әйтә иркәм:
— Кискәнсең иягеңне,
Үз-үзеңә син үч икән,
Биргәнсең кирәгеңне!

Сугышканнар, дип әйтерләр,
Мин бармыйм синең белән—
Иркәм белән йөрү бергә
Чикләнде шуның белән.

Акрын гына, сүлпән генә
Мин өемә атладым,
Кайткач үзем: —Иркәм белән
Йөредем,— дип мактандым.

Иркәм минем бигрәк иркә,
Үрле-кырлы сикертә.
Иртә үпкә, кич тә үпкә,
Ә шулай да сөйдертә.

1943, сентябрь

Сагыну

Гөл чәчәкләрен өзәм мин,
Юлларыңа тезәм мин.
   Бик сагындым, бәгърем, 
   Бик сагындым сине,
Әле дә ничек түзәм мин!

Таң атканда уянырмын,
Җилкәмә шәл салырмын.
   Таң шикелле балкып 
   Тиздән кайтыр булсаң,
Каршы чыгып алырмын.

Җилбер, җилбер җил искәндә,
Үләнгә чык төшкәндә,
   Бик күңелле булыр, 
   Бик кызыклы булыр,
Кайтсаң, сагынып көткәндә.

 

Сөю

Өзелеп сөйде егет,
Кыяр-кыймас
Ачты аңа беркөн йөрәген.
— Сөям... — диде, ләкин назлы кызның
Ишетмәде: «Мин дә!» — дигәнен.

Кыз яратып юри әйтмәдеме,
Әллә чынлап яратмадымы?!
Тик көчәйде егет йөрәгенең
Сөю белән канатлануы.

Сугыш килде... Аерып иркәсеннән
Ут чүленә тартып китерде.
Сөю аны алга җитәкләде,
Ярасыннан канын киптерде.

Кызы өчен, туган йорты өчен
Ул алдында булды көрәшнең.
Егетлеген шунда күрсәтмәсә,
«Егет!» диеп аңа кем дәшсен?

Сөю белән үзен көчле сизеп,
Ул атлады дәртле, өмитле.
Җиңү таңы җирдә кабынганда,
Ядрә екты ахыры егетне.

Ул саташты соңгы сулышында,
Үлем исе аны исертте.
— Сөям... — диде, һәм ул иркәсенең:
— Мин дә! — дигән тавышын ишетте.

1943, 30 ноябрь

 

Тозлы балык

Ник чакырдың су буена,
Үзең шунда килмәгәч?
Ник әйттердең «сөям» диеп,
Үзең «мин дә!» димәгәч?

Ник елмайдың каш сикертеп,
Яратмагач, йөрмәгәч?
Ник ашаттың тозлы балык,
Соңыннан су бирмәгәч?

1943, 8 октябрь

 

Син онытырсың

Минем гомерем сулган чәчкә булып
Өзелеп төшәр синең алдыңа.
Син үтәрсең аны таптап, яньчеп,
Көзге салкын, җилле яңгырда.

Син онытырсың әле күптән түгел
Бу ягымлы, нәфис чәчкәнең
Гөл-бакчаңны синең бизәгәнен,
Сине назлап хуш ис чәчкәнен,

Син онытырсың язгы алсу таңда
Ян тәрәзәң аша сузылып,
Аның сине котлап сәламләвен,
Таң җиленнән сибелеп, тузылып.

Син онытырсың гөлләр арасында
Гөрләп үткән исем бәйрәмен,
Бәйрәмеңне котлап өстәлеңдә
Дулкынланган чәчәк бәйләмен.

Көзге бакча буйлап ашыга-ашыга
Танышыңа үткән вактыңда,
Исеңә да килмәс сулган гөлнең
Сыкрануы аяк астыңда.

Син керерсең өйгә көздән качып,
Тәрәзәңне ябып бикләрсең.
Юк, син инде хәзер сулган гөлне
Бусагаңнан атлап кертмәссең.

Сынган күңел, наздан мәхрүм булып,
Сүнәр ялгыз, җирдән йотылыр.
Сөю, 
   вәгъдә, 
      антлар... Аһ, барсы да
Һич булмаган кебек онытылыр.

1943, сентябрь

 

Ышанма

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
«Ул егылган арып», — дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
   Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр.

Байрагыма каным белән язган
Антым чакыра алга барырга,
Хаккым бармы минем абынырга,
Хаккым бармы арып калырга?

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
«Алмаштырган илен»,— дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
   Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр.

Илдән киттем ил һәм синең өчен,
Автоматым асып аркама.
Илемне һәм сине алмаштыргач,
Җирдә миңа тагын ни кала?

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
«Муса инде үлгән»,— дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
   Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр.

Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас
Ялкынлы җыр тулы күңелне,
«Үлем» диеп әйтеп буламы соң
Җиңеп үлгән мондый үлемне?

 

Юллар

Юллар, юллар! Мине туган йорттан
Аерып ерак алып киттегез.
Җитәр инде, озак кунак булдым,
Хәзер кире өйгә илтегез.

Бик сагындым таныш кырларымны.
Урманымны, күпер башымны,
Бик сагындым мине өзелеп сөйгән
Нечкә билем, кара кашымны.

Көн яңгырлы иде мин киткәндә,
Карап калды боегып сердәшем,
Юешләтте аның керфекләрен
Яңгыр түгел, назлы күз яше.

Читен дә соң читкә киткән чакта,
Ярты җаның калса өзелеп!
Ярый әле, сөю белән бергә
Бар йөрәктә корыч түземлек.

Юллар, юллар, сез бит барыгыз да
Менә шундый каты, аяусыз!
Я, әйтегез, кемнәр үтте сездән,
Салындыгыз башлап каян сез?

Минем кебек кайсы шашкын йөрәк
Беренче кат шуннан атлады?
Кемне шулай өмит дәртләндереп
Еракларга илтеп ташлады?

Беләм, дәртләр ташый, безне шулай
Яшьлек куша кыдырып йөрергә!
Сезне, юллар, аяк эзе түгел,
Йөрәк хисе салган бу җиргә.

Кая гына ләкин китсәк тә без
Сукбайлыкка яшьли салышып,
Шул юллардан кире алып кайта
Туган йортка йөрәк сагышы.

Юллар, юллар! Мине илкәемнән
Аерып ерак алып киттегез.
Яңа дәртләр, яңа хисләр белән
Сөйгәнемә кире илтегез.

1943, октябрь

Бер кызга

Кызык кына булды бу очрашу,
Син ерактан, мин дә ерактан.
Ә күптәнге якын танышлар күк,
Кул кысыштык икәү йөрәктән.

Исемемне дә юньләп белмисеңдер,
Үзең шундый сөеп карыйсың.
Йөрәгемнең язгы гөлләр төсле
Саф булуын сиздең, ахрысы.

Безнең гомер тулы һәр ваклыкка,
Эчпошыргыч ямьсез бушлыкка;
Нәрсә җитә менә шундый матур,
Шундый керсез, кайнар дуслыкка!

Нәрсә җитә синең күзләреңнең
Ялкыныннан шулай кабынып
Яшәү, җирдә гомер ахрынача
Назлы карашыңны сагынып.

Мин үзем дә белмим, нәрсә безне
Бәйләде соң аера алмаслык?!
Без сөйләшеп түгел, серебезне
Күз карашы белән аңлаштык.

Шундый назлы, гади күз карашын
Шагыйрь йөрәгеме аңламас?
Сөяксез тел кайчак алдаса да,
Күз карашы, җаным, алдамас.

Еллар үтеп, тагын бер очрашсак,
Яшерә алмый шатлык яшемне,
Мин кулыңны кысып, чын күңелдән:
—Сердәшем! — дип сиңа дәшәрмен.

Аерса да безне язмыш җиле,
Алып китеп сине еракка,
Киңәшем шул: җирдә иң кадерле
Бу дуслыкны, бәгърем, югалтма!

Тик бер теләк: сөю уты белән
Канатланса иде күңелләр,
Сөю дымын эчеп бер тамырдан,
Чәчәк атса иде гомерләр.

Ашкынулы сөю ялкынында
Үтсә иде яшьлек вакытлар.
Әйтче, бәгърем, миңа, җир йөзендә
Шуннан артык нинди бәхет бар?!

1943, май

Дуска

Кайгырма, дус, яшьли үләбез дип,
Без алмадык сатып гомерне,
Үзебезчә яшәп, үзебезчә
Без чиклибез аны түгелме?

Билгеләми гомер озынлыгын
Еллар саны, картлык җитүе,
Бәлки менә шушы үлем безгә
Мәңге бетмәс яшәү китерер?

Мин ант иттем җанны кызганмаска,
Саклар өчен халкым, илемне,
Йөзәү булса гомрең, син барсын да
Шушы юлга бирмәс идеңме?

Шатландыра безне көн дә илнең
Бер-бер яңа уңышын ишетү;
Нинди зур көч читтә үз-үзеңне
Халкың белән бергә хис итү.

Мин тиремне саклап исән калсам,
Үлем миннән аша сикерсә,
Шул яшәүме булыр, «хаин!» диеп,
Ил битемә минем төкерсә?!

Юк, теләмим мин бу «исәнлекне»,
Йөрәк минем моңа үчекмәс.
Кешеме мин илем үги иткәч,
Җирдә миңа эчәр су беткәч?!

Юк, кайгырма, дускай, безнең гомер
Ил гомеренең тик бер чаткысы,
Без сүнсәк тә безнең кыюлыктан
Арта бара аның яктысы.

Батырлык һәм илгә турылыкны
Шушы үлем белән белдерик.
Безнең яшьлек шушы хисләр белән
Данлы иде, көчле иде бит!!

Чикләнсә дә гомер, яшьлек безнең
Эзсез сүнә, диеп уйлама!
Әйтсен яшьләр: менә шулай яшәп,
Шулай үлсәң иде дөньяда.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев