Логотип Идель
Бу – тема!

«МОТОР»ЫҢ СҮНМӘСЕН!

«Эмоциональ яну» («Эмоциональное выгорание») турында ишеткәнең бармы? Бу халәтне күпләрнең кичергәне дә булгандыр. Аеруча яз һәм көз көннәрендә сизелә ул халәт. Проблемаларның күплегенә кул селтәп, бар эштән дә качу, алга атларга дәрт тә, дәрман да калмау, көчсезлек – эмоциональ сүнү симптомнарының берничәсе генә.

Моның сәбәбе нидә соң? Психологлар фикеренчә, аның башлангычлары берничә:

  • көндәлек стресс;

  • эшләгән эшеңнең нәтиҗәсе канәгатьләндерерлек булмау;

  • бертөрлелек;

  • ял җитмәү;

  • уңышсызлыкларга юлыгу.


Нәтиҗәсе – нерв системасы какшау, яшәү сыйфаты кимү, ә иң аянычы – күп санлы җитди авырулар барлыкка килү. Кыскасы, бер дә яхшыга илтми бу. Мондый халәтне тоя башлагансың икән, тизрәк аннан чыгу юлларын эзләргә кирәк. Түбәндәге пунктларга да игътибар итми калма:

  • Үзеңне гаепләүдән тукта! Стресс шуның аркасында барлыкка килә. Тормыштагы барлык проблемаларда да син гаепле түгел икәнлекне аңларга кирәк. Үзеңне сүгеп утырганчы, берәр өлкәдә ирешкән уңышың өчен мактасаң, күпкә яхшырак.

  • Бар нәрсәне дә эчеңдә тотма! Якын кешеләреңнән ярдәм сорауның бер куркынычы да юк, шулай бит? Авырлыкларны якыннарың белән бергә көрәшкән очракта тизрәк җиңә алачаксың.

  • Ышанычны югалтма! Ниндидер бер максатка ирешә алмауны дөнья бетүгә тиңләргә кирәк түгел. Берсенә ирешә алмасаң, икенчесе бар бит!

  • Ял ит! Бик баналь, ләкин шул ук вакытта бик мөһим киңәш. Бары тик сыйфатлы ял гына көч өсти. Ә ял иткәндә, барлык «тиеш» һәм «кирәк»ләрне онытып, алга таба көч җыю турында гына уйла.

  • Үз өстеңә артык җаваплылык алмыйча тор. Мондый чакта бер урында таптанып тору яхшыга гына илтә икән! Башта бу «чир»не җиңәбез һәм яңа сулыш белән яңа эшкә керешәбез.

  • Хәрәкәтлән! Сәеррәк киңәш бит бу дип уйларга ашыкма. Әзрәк хәрәкәтләнгән саен, безнең селкенергә теләгебез кими бара. Ә безнең максат – аны үстерү!

  • Кеше фикере турында оныт! Кемгәдер нәрсәдер исбатларга теләүдән туктарга вакыт. Син үзең өчен яшисең, димәк, үзеңне нәрсә бәхетле итә, шуны гына эшлә!

  • Яхшы эмоцияләр чыганагын эзлә! Гадәттә, теге яки бу кеше белән очрашканнан соң, яхшы тәэсирләр кала. Кәефеңне төшерүче кешеләрдән читләшеп, яхшы эмоция бүләк итүчеләр белән ешрак аралаш.

  • Һәрчак яңалык эзлә! Бертөрлелек беркемгә дә ошамый. Үзеңне яңа өлкәдә сынап кара, көндәлек тормышыңа яңалыклар керт, яңа кешеләр белән таныш. Хисләр палитрасы, һичшиксез, баер һәм тулыланып китәр!


Бар дөньяга кул селтәргә ашыкма! Әлеге киңәшләргә колак салсаң, синең тормышың, һичшиксез, бары тик яхшы якка гына үзгәрәчәк.


Лилия Гыймазова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев