Логотип Идель
Бу – тема!

МӨСЕЛМАН ЯШЬЛӘРЕ ФОРУМЫ 2021: НИЛӘР КӨТӘРГӘ?

Татарстанда быел янәдән, инде 12 тапкыр мөселман яшьләре форумы узачак. Икенче ел рәттән ул кызлар һәм егетләр өчен аерым үткәреләчәк. Әлеге форумнарның максаты нидә? Яшьләр өчен нинди программа төзелгән? Тулырак безнең язмада!

Диния нәзарәте яшьләр өчен чараларны еш үткәреп тора, ул да булса: “Яшь вәгазьче” конкурсы, “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбе, “Мөселман яшьләре фикерләшү клубы”, “Яшь килен” мәктәбе һәм башка бик күп чаралар. Әмма Мөселман яшьләр форумы – нәзарәтнең иң зур, масштаблы чараларның берсе булып тора. Чөнки биредә катнашучылар Республиканың, илнең һәм хәтта дөньяның башка төбәкләреннән киләләр. Чараның программасы да бик эчтәлекле, ул яшьләрнең төрле яклап үсешен күздә тота.

Әйтеп узганыбызча, форум кызлар һәм егетләр өчен аерым уздырылачак. Бу шәригать кагыйдәләрен исәптә тотып эшләнелә, дип ассызыклады оештыручылар.

Кызлар өчен чара 10 июльдән башлап 17 июльгә кадәр Казан янындагы Витязево ял базасында узачак. Яшь мөслимәләр өчен быелгы форумның темасы – “Мөселманнарның аналары”. Биредә аларга бәхетле мөселман гаиләсе моделен төзергә ярдәм итәчәкләр. Моннан тыш, кызлар интеллектуаль һәм китап клублары утырышлары, тренинглар һәм остаханәләр, квестлар, фотосессияләр, походлар һәм башка бик күп кызыклы чараларда катнаша алачаклар. Кызларның куркынычсызлыгы өчен бар шартлар да тудырылачак дип, җиткерделәр оештыручылар. Спикерлар да хатын-кызлар булачак.

Егетләр өчен форум 24 июльдән 31 июльгә кадәр Болгар музей-тыюлыгы территориясендә палаткалар шәһәрчеге буларак оештырыла. Егетләр өчен программа башкачарак була һәм аның темасы “Ир-атның яхшы сыйфатлары” дип исемләнәчәк. Биредә үз-үзеңне үстерү, бәяли белү, үзеңне кулда тоту, үзаңлы булу кебек сыйфатларны үстерүгә багышланган дәресләр үткәреләчәк. Шулай ук, яшьләр төрле квестларда, тренингларда, уеннарда, лекцияләрдә, спорт чараларында катнаша алачаклар.

Егетләр һәм кызлар өчен дә таләпләр бер үк: 18-30 яшьтә булу, мөселман мохите белән кызыксыну, социаль челтәрләрдән читләшеп, саф һавада эшләргә әзер булу һәм бу форумда катнашырга теләк белдерү булып. Форумда яшьләр Ислам диненә кагылган, бирелгән темаларга гына багышланган сөйләшүләр алып бармыйчаклар, аларны әз-әзләп төрле яклардан ачу исәптә тотыла. Ул да булса спорт, бизнес, психология, социология һәм башка юнәлешләр.

Моннан тыш, Диния нәзарәте оештыра торган мөселман яшьләр форумы егет-кызларның стартап, социаль проектларын сынаучы һәм тормышка ашыручы мәйданчык булып тора. Биредә яшьләр үзләренең идеяләрен туплап, команда җыеп, проектларына беренче презентация ясап, аны тормышка ашыра алалар. Узган елларда әлеге программа ярдәмендә берничә проект уңышлы гына эшләп китте һәм хәтта Россиянең башка төбәкләренә дә таралды. Форумда иң актив булган катнашучыларны Диния нәзарәте башка чараларга да катнашырга чакыра, аларга практика узу мөмкинлекләре тудыра, һәм шулай ук эшкә керү мөмкинлеге дә бирә ала.

Илфар хәзрәт Хәсәнов та форум турында берничә сүз әйтеп китте :

– Диния нәзарәтенең максаты – хәзерге тотрыксыз вәзгыятьтә әдәпле, гыйлемле, тәрбияле, актив булган һәм хәзерге замана тенденцияләрен истә тотып, башка кешеләргә, шулай ук башка милләт вәкилләренә игътибарлы, мәрхәмәтле булган шәхесләрне, яшьләрне тәрбияләү. Шуңа күрә дә чараларыбыз шуңа юнәлттерелгән. Форумның максаты – яшьләрне җыю, туплау һәм аларга кирәкле белем бирү.

Бүгенге көндә яшьләргә аралашу да җитми. Шуңа күрә мондый чаралар аларга берләшергә, яңа дуслар табырга, бергәләп дөрес юлга басарга ярдәм итә дип уйлыйм.

Мөселман яшьләр форумында катнашу өчен гаризалар әле һаман да кабул ителә, аның формасын сез https://vk.com/muslimmol төркемендә таба аласыз.

Зилә ДӘРҖЕМАНОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев