Логотип Идель
Бу – тема!

«Моргашка», «Серрашка» һәм башкалар...

«Ути-пути, кем икән бу безнең?» – микроскоптан үзе эзләгән җан иясен табуга, биологның иң еш кычкырып җибәрә торган сүзләрен сез хәзер беләсез инде «Ботаник» дигән тамга тагылган әлеге һөнәр ияләре чынлыкта нәрсә белән шөгыльләнә һәм, гомумән, кемнәр алар?

Микробиолог – микроорганизмнарны (вирус, бактерия) өйрәнә торган фәнни белгеч.

Ул лабораториядәге микроорганизмнар өчен җавап бирә, аларга яшәү һәм үрчү өчен уңай шартлар тудыра.

Микробиологның төп эше лаборатор анализлар уздыру, вируска каршы препаратлар, витамин һәм башка медикаментлар булдыру өчен чимал әзерләүдән гыйбарәт. Барлык нәтиҗәләрне ул көндәлегенә терки, аннан фәнни-тикшеренү эшләре яза.

Микробиология иң авыр һәм җаваплы һөнәрләрнең берсе булып тора: бер генә хәрәкәтне дөрес ясамаудан да авыру тарата торган вирусларның таралу ихтималы барлыкка килә. Шулай да әлеге һөнәр күп кешенең игътибарын җәлеп итә: микроскоп аша бөтенләй башка дөньяны күзәтүдән дә кызыклырак тагын нәрсә бар икән?

Тарихка күз салсак...

Тере организмнарны өйрәнүгә ихтыяҗ язу, тел барлыкка килгәнче үк туа. Уйлап карасак, биологиягә нигез әнә шул чорда ук салына башлаган да инде.

Ә инде без бүген белгән биология буларак ул XIX гасырда гына үсеш ала. Шулай да аның кайбер юнәлешләре антик чорда ук формалаша башлый (мәсәлән, медицина).



Микробиолог нәрсәләр белергә тиеш?

- Микробиология нигезләрен;

- лаборатория җиһазлары белән эшли белергә;

- лабораториядә эшләү кагыйдәләрен;

- микробиопрепаратларны куллану үзенчәлекләрен;

- фармакологияне һ.б.

Микробиологка хас сыйфатлар:

- сабырлык;

- бер урында озак вакыт утыра алу;

- игътибарлылык;

- Чиста-пөхтә булу;

- яңалыкка омтылу;

- оештыру сәләтенә ия булу;

- аналитик фикер йөртә белү.

Кайда укырга мөмкин?

- М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты;

- Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты;

- Казан федераль университеты һ.б.

Әлеге һөнәрнең уңай һәм тискәре якларын бизмәнгә салып үлчәп карыйк:

«+»


- чит илгә чыгу мөмкинлеге;

- кызыклы эш;

- киләчәге өметле һөнәр;

«-»:


- хезмәт хакы безнең илдә югары түгел;

- озак вакыт бер урында утырып эшләү.

Зилә САБИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев