Логотип Идель
Бу – тема!

МОДА: ДӨРЕС КИЕНЕРГӘ ӨЙРӘНӘБЕЗ

Модасы чыккан  кием-салым, актуальлеген беркайчан да  югалтмый торган база һәм трендлар! Хәзер без сезнең белән шушы өч юнәлешне бутамаска һәм, иң мөһиме, дөрес гардероб булдырырга өйрәнәбез.

Стилист Галия Сафина ярдәме белән без фотоколлажлар әзерләдек. Алар сезгә кибетләрдәге күптөрле кием-салым арасыннан бары тик дөрес фасоннар гына сайларга ярдәм итәчәк.

МОДАСЫ ЧЫККАН КИЕМ-САЛЫМ нинди була?

Фотоколлажлардагы беренче фотолар нәкъ менә әлеге категориягә карый. Стилистлар андый кием-салымнан ераграк торырга киңәш итсә дә, кибетләр шундый фасоннар белән шыплап тулган. Шуңа күрә «кибеттә саталар икән, димәк, актуаль» дигән фикерне башыгыздан чыгарып ташлагыз да коллажлардагы икенче фотоларга игътибар итегез.

ЛАЙФХАК: әгәр дә гардеробыгызда модасы чыккан, әмма бик яратып кигән киемегез бар икән, аны ташларга яки берәрсенә бирергә ашыкмагыз. Ә ераккарак яшереп куегыз, чөнки мода әйләнеп кайтучан...

БАЗА

Бу категориягә фотоколлажлардагы икенче, ягъни уртадагы фотолар карый. Әлеге төр кием-салым, аксессуарларның модасы беркайчан да чыкмаячак. Чыкса да, аңарчы 10-20 ел вакыт узачак. Шуңа күрә стилистлар нәкъ менә шушы категория кием-салымга игътибар итәргә киңәш итә. Гадәттә, бу – бер генә төстәге яки  артык чуар булмаган, кирәкмәгән элементларсыз, туры тегелешле киемнәр.

ЛАЙФХАК: база җыюны  бернинди рәсеме булмаган ак һәм кара футболка сатып алудан башлагыз. Аларны теләсә нинди кием-салым белән үзара яраклаштырып киеп булачак.

ТРЕНДЛАР

Бу – бүгенге көндәге иң актуаль, иң модалы кием-салым.  Фотоколлажлардагы соңгы –  өченче төркем фотолар әлеге категориягә керә. Алар синең моданы  күзәтеп баруыңны һәм заман таләпләренә туры китереп киенүеңне ассызыклый. Тик шунысы бар: мондый кием-салым сезнең гардеробта озак яши алмаячак. Күп дигәндә, ике-өч ел эчендә аларның модасы чыгачак.

ЛАЙФХАК: «В тренде» булу өчен,  гардеробыгызда ике-өч трендлы кием булу да җитә. Мәсәлән, быел кабарып торган җиңле блузка яки күн чалбар сатып алсагыз, сез шундук трендта булачаксыз!

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Доброго утра, дорогие? Давно не было коллажей, которые Вы так любите? выкладываю для Вас стильные образы на каждый день и не только от @ba.bainita? первым коллажем решила сделать образы в платьях? все-таки в платьях ощущаешь себя совсем по-другому- женственно, красиво и чувственно? А Вы любите платья или предпочитаете создавать свои образы с помощью брюк? В любом случае в @ba.bainita Вы сможете собрать образ на любой случай??

Публикация от Стилист (@galia_stylist)

Әгәр дә сорауларыгыз калган икән, Instagramдагы аккаунтыбызга (@yalkin_zhurnali) яки стилист Галия Сафинага  (@galia_stylist ) языгыз.  Һичшиксез, җавап бирәчәкбез.

Галия САФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев