Логотип Идель
Бу – тема!

МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ 550 МЕҢ СУМ ӨЧЕН ЯРЫШАЧАК

27-29 сентябрь көннәрендә Татарстан мәктәпләрендә белем алучы укучыларның 550 мең сум акча (!) оту мөмкинлеге булачак. Бу көннәрдә “Казан Экспо”да “Цифрлы алга китеш” дип аталган россиякүләм бәйгенең финал ярышлары уздырылачак.

“Цифрлы алга китеш” конкурсы “Россия – мөмкинлекләр иле” дип аталган оешманың иң мөһим проектларының берсе булып тора. Аның максаты – илдәге сәләтле IT-белгечләрне барлау, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә талантлы дизайнер һәм проект җитәкчеләрен эзләп табу.

Быел конкурсның финал өлеше Казанда хакатон форматында уздырылачак. 3 меңнән артык белгеч 48 сәгать дәвамында программалаштыру, дизайн һәм идарә буенча билгеле бер проблеманы хәл итү өстендә эшләячәк. Алар “Мәгариф һәм фән”, “Сәламәтлек саклау”, “Дәүләт идарәсе”, “ТКХ һәм шәһәр мохите”, “Транспорт һәм логистика” кебек номинацияләрдә биремнәр үтәячәк.

– “Цифрлы алга китеш” бәйгесе җиңүчеләренә 500 мең сум  күләмендә призлар тапшырылачак. Шулай ук үз компанияңне булдыру яисә бу бәйгене хуплаучы зур предприятиеләргә партнерлык тәкъдим итү мөмкинлеге дә тудырылачак, дип ассызыклый Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов.

Алай гына да түгел, биредә мәктәп укучылары арасында да ярышлар узачак. Бу номинациядә Татарстан шәһәр һәм районнарыннан 100 команда катнашыр дип көтелә. Бу – якынча 500 укучы дигән сүз. Аларның барысы да – 8-11 сыйныф укучылары. Балаларның 300 е – районнардан булса, 200 е – Казаннан.

– Мәктәп номинациясендә приз фонды 550 мең сум тәшкил итә. Командаларны яшькә карап ике категориягә бүләбез: 8 9 нчы сыйныфлар һәм 10-11 нче сыйныфлар. Җиңүчеләр техника сатып алу өчен махсус сертификатларга лаек булачак. Шулай ук аларга бонус буларак төрле мәгариф курсларына юллама тапшырачакбыз. Нәтиҗәдә, укучылар читтән торып кына Иннополис университетының иң яхшы мәгариф программалары буенча белем алу мөмкинлегенә ия булачак, - дип белдерә Казан ачык талантлар университеты 2.0 башкарма директоры Айдар Акмалов.

Биремнәргә килгәндә, алар мәктәптәге информатика дәресе программасын тикшерүгә юнәлтеләчәк. Алай гына да түгел, кайбер укучыларның инде шактый кызыклы шәхси проектлары да бар икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев