МӘКТӘП ӨЧЕН ЛАЙФХАКЛАР
Җәйнең соңгы көннәре якынлашып килә. Син инде яңа портфель, мәктәп формасы һәм дәфтәрләр ала башлагансыңдыр. Яңа уку елы җитү уңаеннан без мәктәп өчен лайфхаклар әзерләдек. Алар сиңа уку елына мөмкин кадәр тиз арада керешергә ярдәм итәчәк.
– Өстәмә дәресләр турында онытмас өчен телефонда календарьне тутырып куй. Смартфон сиңа дәресләрнең кайчан башланачагын һәм аларга ничек әзерләнергә кирәклеген искә төшерәчәк.
– Шигырьне ятлар өчен кычкырып укырга киңәш итәләр. Әгәр сиңа бу гына булышмый икән, күз алдына сурәтләр китерергә кирәк. Шулай ук, төрле ассоциацияләр һәм бит ярдәмендә шигырьне тиз арада ятлап була. Төгәл ритм материалны баш миенә сеңдерергә булыша диләр.
– Дәфтәр битеннән каләм белән язылган язуны бик җиңел генә бетереп була. Моның өчен мамык таякчыгына тырнак лагын бетерә торган сыеклык тамыз да, язылган биткә куеп тор, берничә секундтан әкрен генә сөртеп ал. Шулай ук, кирәкмәгән язуны скотч ярдәмендә дә бетереп була.
– Мәктәптә укытучылар төрле презентацияләр һәм докладлар эшләргә кушсалар, аларны Google Driveта гына эшлә. Google эшләгән эшеңне һәр секунд саен саклап бара. Әгәр презентация яисә докладыңны флешкага күчерергә онытсаң, борчыласы юк: син һәрвакыт телефоннан яисә планшеттан Google Drive кушымтасына кереп, эшләреңне күрсәтә аласың.
– Дәресне яхшы үзләштерү өчен, йоклар алдыннан материалларны бер кабат укып чык.
– Мәктәптә бөтен предметлар да укучы белән яхшы үзләштерелмәскә мөмкин. Андый дәресләрдә «5» ле билгесен алу шансын куллан: доклад, реферат яки презентация ясарга алын.
– «Pomodoro» техникасы турында ишеткәнең бармы? Әлеге техника буенча өй эшен 20 минут эшләргә, ә аннары 5 минут ял итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 сентября 2025 - 13:43
«КРОСС НАЦИИ»ДА ЙӨГЕРӘБЕЗМЕ?
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
Нет комментариев