Логотип Идель
Бу – тема!

МӘКТӘП ФОРМАСЫ: НИЧЕК САЙЛАРГА

Мәктәп формасы: ниндине алырга?

 Августның икенче яртысына аяк басу белән, мәктәп укучыларының да, аларның әти-әниләренең да башында бер уй: кайдан сыйфатлы һәм кыйбат булмаган форма алырга? Мәктәп формасы сайлау - чыннан да бик четерекле эш. Укучы көненә 6-8 сәгатен һәм атнасына 5-6 көнен шушы форманы киеп уздыра. Әлеге кием уңайлы булсын һәм дискомфорт тудырмасын, дисәгез киләсе киңәшләргә күз салыгыз.

Тукыманың составы нинди булырга тиеш?

Форманың уңайлы булу-булмавы турыдан-туры аның нинди тукымадан тегелгән булуына бәйле. Әгәр аның составында синтетика аз гына булса, куркырга кирәкми. Бу  яхшы да әле, чөнки бу очракта кием ныграк була, бөгәрләнми.

  Ә менә 70%тан өлешен полиэстер яки  полиамид кебек  тукымалар алып торса, бу киемне әйләнеп узыгыз. Ник дигәндә, мондый форма нәкъ парник кебек була, ягъни суламый. Әлеге кагыйдә пиджак яки чалбарның эчлегенә карата кулланыла. Әгәр ул 100% синтетикадан тора икән, димәк, ул укучыга кыенлыклар тудырачак. Эчлек ясалма ефәк (вискоза) яки мамык (хлопок)тан эшләнсә һәм аңа бераз синетика да өстәлсә, яхшы.

Киемнең тегелешенә игътибар итегез

Форманың тукымасы бик яхшы булып та, ул начар тегелгән икән, мондый киемне кию шулай ук уңайсыз булачак. Җөйләрнең (швы) сыйфатына игътибар итегез, алар нык булырга тиеш

Киемнең тамгаланышына (маркировка) нәрсә язылган?

Тамгаланышта әлеге киемнең кем өчен тегелгән булуы күрсәтелергә тиеш.  Шулай аның ничә яшьлек балалар өчен булуының дә язылуы зарур. Әгәр болар булмаса, әлеге кием олылар өчен, дип чыгарылган булуы бар. Ә олыларга дип тегелгән киемгә таләпләр алай югары түгел.

Шулай ук:

  • Форманың кайсы илдә җитештерелүе;
  • Җитештерүченең адресы;
  • Киемнең исеме (мәсәлән, “кызлар өчен сарафон”);
  • Җитештерелү датасы;
  • Составы;
  • Размеры һ.б турында да мәгълүмат булырга тиеш.

Зилә САБИТОВА әзерләде

, Августның икенче яртысына аяк басу белән, мәктәп укучыларының да, аларның әти-әниләренең да башында бер уй: кайдан сыйфатлы һәм кыйбат булмаган форма алырга? Мәктәп формасы сайлау - чыннан да бик четерекле эш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев