Логотип Идель
Бу – тема!

МӘХӘББӘТ – ЯҢА ДИН яки МӨНӘСӘБӘТЛӘР КУЛЬТЫ

Гашыйклар көне – көчле зилзилә кебек, үз юлындагы бар нәрсәне селкетә, тузгыта, үзгәртә. Тик берәүләр өчен 14 февраль чын мәгънәсендә бәйрәм, көтелгән көн булса, башкаларга бу көнне бик моңсу булырга мөмкин. Чөнки «бөтенесе яраткан кешеләрен котлый, бүләкләр бирешә, ә мин парым да юк...»

Киләсе фразалар кайсыгызны да булса күңелен төшерсә, ачуын чыгарса – гафу үтенәм. Гафу үтенәм, чөнки моның ише сораулар белән бик күпләрнең колак итен ашауларын чамалыйм. «Кая, егетең бармы?», «Бигрәк матур сөйләшеп тора идегез кичә, йөрисездер әле», «Берәрсен ошатасыңдыр әле». Менә бер карасаң, мондый сорауларда бернинди начар ният юк кебек. Гап-гади кызыксыну гына юкса. Ә шулай да, мондый сорауларны ишетүе рәхәт түгел, чөнки алар үзеңне гаепле тоярга, сорау бирүче каршында аклана башларга мәҗбүр итә. Менә ни эше бар инде аларның синең хис-кичерешләрең, мөнәсәбәтләреңдә?

Бүген мин синең белән җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләр культы турында, парсыз һәм парлы кешеләргә төрле караш турында сөйләшергә телим. Культ сүзе дигәндә биредә мин нинди дә булса идея, фикерне алга сөрү, аның әһәмиятен арттыруны күз алдында тотам.

Бу культны мөнәсәбәтләр коруга, мөнәсәбәтләрне саклауга юнәлдерелгән мең дә бер курс, семинар, китаплар барлыгы гына да дәлилли. «Тукта, күпме кеше өчен бу зур проблема, күпме кеше үзенә пар таба алмыйча тилмерә бит» дип әйтер кемдер. Әйе, килешәм, күпләр өчен – бу авыртулы тема. Тик монда бер мөһим искәрмәгә тукталып үтү кирәк. Әгәр җәмгыять (дуслар, әти-әниләр, туганнар йөзендә) басым ясамаса, кат-кат төпченмәсә, парсызларга бәхетсезләргә кебек карамаса, ул тренинг, семинарларга ихтыяҗ шулай ук зур булыр идеме икән? Минемчә, юк, чөнки басым булмаганда, кешеләр үзләренә пар табуны үзмаксат итеп куеп, квест үткәндәй ашыгып, каударланып борчылып йөрмәсләр иде, күңелләрендә әзерлек, теләк тугач кына бу турыда уйлана башлап, моңа тыныч һәм аек акыл белән карарлар иде. Кебек тоела миңа һәрхәлдә. Ә син ни уйлыйсың? Бу урында туктап, фикерләреңне барлап кара әле J

Ә хәзер шундый сорауга җавапларны барлап карыйк: ни өчен җәмгыятькә кешеләрнең парлы булуы отышлы?

1. МӘХӘББӘТ – ЯҢА ДИН

Алман журналисты Маркус Гюнтер үзенең бер мәкаләсендә мәхәббәтне – квазидин дип атый (квазидин – төрле идеяләргә, күренешләргә, танылган кешеләргә табынуны күзаллый торган псевдорухи дин). Аның сүзләренчә, дөньяда әле бер генә дин, идарә режимы да «мәхәббәт дине» кебек көчкә ия түгел. Бу диннең төп идеалы – бердәнбереңне табу. Бу диннең үз атрибутикасы да бар хәтта:

– Бәйрәмнәр (Гашыйклар көне, танышкан көн, туй көне). Бу бәйрәмнәр икътисад мәсьәләсендә дә бик отышлы идарә коралы әле.

– Дога урынына кабатлый торган җөмләләр: «мин сине яратам», «син миңа кирәк», «мин синнән башка яши алмыйм» (ахыргысы исә – бөтенләй сәламәт түгел, сиңа кемдер мондый фраза әйтсә, моның начар сигнал икәнен исеңдә тот).

– Символ: йөрәк.

– «Дәлилләр»: уртак фотографияләр.

– Гимн: мәхәббәт турында мең дә бер җыр.

Бер начарлыгы да юк кебек инде, әйе, әмма монда да шул бер искәрмә: мондый басым парсызларны үзләрен ким итеп тоярга мәҗбүр итә.

2. ДӘҮЛӘТ ӨЧЕН УҢАЙЛЫ КЕШЕЛӘР

Монда барысы да бик гади: өйләнешкән кешеләр өчен стабильлек мөһимрәк. Андый кеше эш урынын да алай ук еш алыштырмый, аның машина, фатир сатып алу ихтималы да зуррак. Ә яңа гаилә – ул балалар, ә димәк, яңа эшче куллар дигән сүз.

3. ҮЗЕҢНЕ ӘҺӘМИЯТЛЕ ИТЕП ТОЮНЫҢ ИҢ ГАДИ ЮЛЫ

Ә бу пункт тагы да гадирәк: «менә, минем парым бар, мин кемгә дә булса ошыйм, ә димәк мин – чыннан да, яхшы кеше, мин – мөһим, мин әһәмияткә ия».

Хәзер мөһим искәрмә: бу язма белән мин мәхәббәттән ниндидер гап-гади бер кызыксыз проза ясарга теләмәдем. Бу язма яратуның барлыгын шик астына куймый һәм әһәмиятен дә киметми. Ярату – бик мөһим, җылы, һәр кеше үзенчә аңлый торган рәхәт хис. Ул – һәр кеше өчен дә бер сценарий, бер вакыт белән эшли торган төгәл конструкция түгел. Һәр кеше яратуны төрлечә кабул итә, төрле вакытта әзер була, һәм монда җәмгыятьтәге басым – хәлиткеч фактор булырга тиеш түгел. Һәм, иң мөһиме, әгәр сиңа хәзер беркем дә ошамый, яки син ошаткан кешеләр белән берни дә килеп чыкмый икән – бу синең турында берни дә сөйләми торган факт. Парсыз кеше – патология түгел, һәм син моны беркайчан да онытмаска тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев