Логотип Идель
Бу – тема!

МИНИСТР ИМТИХАН ТАПШЫРА?

Әйе. Һәм аңа ата-аналар да кушыла. Нәрсә бу?

18 март көнне В.А.Григорьев исемендәге 81 номерлы рус-татар мәктәбендә “Ата-аналарның бердәм имтихан тапшыру көне” («Единый день сдачи ЕГЭ родителями») акциясе узачак. Анда мәктәп укчыларының ата-аналарыннан тыш, ТР премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Дәүләт Советы депутаты, Г.Камал театры Рамил Төхвәтуллин да катнашачак.

«Кеше хәлен кеше аңламый...»

Әлеге акция инде дүртенче тапкыр уздырыла. Имтихан тапшырганда булган белемнәрне дөрес кулланудан тыш, аларга психологик яктан әзер булу, үз көчеңә ышану да мөһим роль уйный. Укучы имтиханга төрле яклап әзер булсын өчен аңа әти-әнисенең ярдәме дә кирәк. Нәкъ менә шул сәбәпле әлеге акция уйлап табылган да инде. Биредә ата-аналар баллаларының имтихан вакытында ниләр кичергәнен тоеп карый ала. Имтиханны тапшыру кагыйдәләре белән таныша. Нәтиҗәдә, үз тәҗрбәләреннән чыгып, балаларына да киңәш бирә ала.

Акциянең максаты – чыгарылыш сйныф укучыларына һәм аларның ата-аналарына киеренке халәттән арынырга ярдәм итү, БДИ тапшыру процедурасы белән якыннанрак танышу өчен уйлап табылган.

Нәкъ чын имтихандагы кебек

Имтихан барышында өлкәннәр башта теркәлә, телефоннарын, шәхси әйберләрен оештыручыларга тапшыра, контроль аша уза, махсус банклар тутыра. Аннан инде төп өлешкә – имтихан биремнәрен үтәүгә тотына. Биремнәр чын БДИдагыныкына охшаш итеп төзелә.

Әти-әниләргә «поблажкалар»  да бар

Укучылар БДИны 3-4 сәгать дәвамында тапшырса, әти-әниләр тапшыра торган имтихан вакыты 1 генә сәгать дәвам итә. Биремнәр саны да күпкә азрак. Әмма шартлар шул ук: белешмә материаллар, телефон кулланырга, фотога төшерергә, имтихан биремнәрен аудиториядән алып чыгарга һәм аларны Интернетка урнаштырырга ярамый. Хәтер һәм дан елында ата-аналар үз белемнәрен тарих фәненнән тикшерә алачак. Акция өчен махсус төзелгән имтихан биремнәре инде әзер икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев