"МИНИСТР БЕЛӘН ТАНЫШТЫМ"

21нче март көнне безгә Татарстан Республикасынының Мәгариф һәм фән министры Борһанов Рафис Тимерхан улы белән очрашу насыйп булды. Кызыклы әңгәмә дәвамында күпме яңа эмоцияләр, хис-тойгылар барлыкка килде.

Мин министрыбызның үзенең куйган максатларына ирешү өчен тырышлыгына, сүзендә нык торуына сокландым. Күп кенә кешеләр кечкенә чагында барлыкка килгән хыялларын чынга ашыра алмыйлар, теләмиләр, дисәм дә ялгышмамын. Ә Рафис Тимерханович бу кешеләр арасыннан түгел: ул балачакта барлыкка килгән хыялларына таба, бернинди авырлыкларга да бирешмичә, туп-туры бара алган, мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган.

Инде озак еллар үтсә дә, укыганда өйрәнгән күп кенә шигырьләрне истә калдыруы, аның бала чактан ук үзенә бирелгән эшкә җитди каравын, зиһенле, белемле булуын күрсәтә. Бу да безне бик нык сокландыра. Рафис Тимерхан улы кебек кешеләр белән таныша алу бәхетенә ирешә алганым өчен бик тә шатмын.











Әлфинур Әхмәтшина

Илназ Мөхәрләмов фотолары

ТАГЫН УКЫГЫЗ:




РАФИС БОРҺАНОВ: УКЫТУЧЫЛАРНЫҢ КАДЕРЕН БЕЛЕГЕЗ!


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 3 гыйнвар 2020 - 13:07
    ҮГИ ӘНИ Чит авылга килен булып төшкәч, ут күршем дә, киңәшчем, таянычым да Әминә апа булды. Җор күңелле, шатланып, җырлап кына йөри торган апа иде ул. Өч улының өзелеп яраткан әнисе, Ядъкәр абыйның тугрылыклы хатыны иде.
    4464
    2
    64
  • 7 гыйнвар 2020 - 22:36
    ӨЧ ТУГАН − Кызым, йонны алай тарткалама, сузгалама, ярыймы? Менә болай көйләп кенә, аермый гына яз.  Алай өзгәләп бетергәч, ничек  аны җепкә оештырырга, ничек  эрләргә була? Оекбашсыз каласың бит! Нәни куллары белән йон язып утырган Лилия, әнисе күрсәткәнчә эшләргә тырышса да, онытылып китеп уйный башлый.
    4165
    3
    60
  • 13 гыйнвар 2020 - 17:12
    ГОМЕРЛЕ КОЕ “Авылыбызның бер чишмәсе миңа аеруча якын, – дип сөйләп китте, ике ел элек кенә бакча күршебез булып киткән Наилә апа. Дөресрәге, авылдан бераз читтәрәк ул, урман юлы буенда. Ата-бабаларның чишмәне “Гомерле кое” дип атаулары юктан гына булмагандыр – авылыбызның озын гомерле кешеләре байтак. Гадәттә коены – кое диләр, чишмәне – чишмә. Нишләп “Гомерле чишмә” түгел?
    3902
    2
    44

Блоглар
  • 28 ноябрь 2019 - 16:46
    СИН КАҺВӘНЕ ДӨРЕС ЭЧӘСЕҢМЕ?
    Юк, дустым, мин сине ничек дөрес итеп чокыр тотарга, матур итеп эчәргә өйрәтмим, анысын син миннән башка да яхшы беләсеңдер. Сүз бераз башка әйбер хакында.
    Гүзәл Закирова
    443
    0
    0
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019