Логотип Идель
Бу – тема!

МИНИСТР БДИ ТАПШЫРДЫ

Бүген Татарстанда ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыруның бердәм көне уза. Бу сынауны әти-әниләр белән бергә түрәләр дә үтә. Металл детекторлары аша узу, инструктаж тыңлау, биремнәр чишү, җавапларны бланкка язу – боларның барысы алар җилкәсенә төшә. Әти-әниләр белән бергә Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та рус теленнән БДИ тапшырды.

Рафис Тимерһанович өчен бу беренче чирканчык түгел, ул былтыр да үзен сынаган иде. “Ни өчен инде борчылмаска? Имтихан шуңа да имтихан бит инде ул. Хәер, мин үз тормышымда шуның кадәр күп сынау тапшырдым, шуңа әллә ни дулкынланмасам да була иде”, – ди министр.

Укучылар БДИга еллар буе әзерләнсә дә, Рафис Борһанов алай өлгермәгән. “Кызганыч, аерым әзерләнергә эш графигым комачаулады. Ләкин мондый имтиханнар өстәмә әдәбият укыр өчен этәргеч була ала. Безнең буынның рус теле буенча белеме әдәбият белән танышып барганга күрә артты. Чөнки күреп хәтердә калдырган мәгълүмат ярдәмендә грамоталы язып, укып була. Бүген бу белемнәр дә ярдәм итми калмас”, – ди министр.

Беренче тапкыр әлеге акция 2017 елда башланган иде. Анда Россиянең 50 төбәгеннән 3 мең ата-ана катнашты. Акциядә Россиянең халык артисты Игорь Бутман да үзен сынаган.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев