Логотип Идель
Бу – тема!

МИНЕМ БҮЛМӘМ – НӘНИ БАКЧА: АРТЫК МӘШӘКАТЬСЕЗ ТӘРӘЗ ТӨБЕН ЯШЕЛЛӘНДЕРӘБЕЗ

Бу эшкә апрель-майда ук тотынырга кирәк булгандыр инде, тик соң булганчы, уң булсын, дигәндәй... Тәрәз төбендә артык мәшәкатьләнмичә генә ниләр үстерергә була? Бу язманы үзенчә бер күрсәтмә дип кабул ит.

Тәрәз төбендә яшеллек нигә кирәк? Иң башта менә шул сорауга җавап бирик.

1. Матур һәм күзгә рәхәт. Минем өчен бу иң мөһим пункт, шуның белән тәмамлап та куя ала идем.

2. Витаминнар. Әлбәттә, җәен төрле үләннәр, яшелчәләр болай да адым саен сатыла. Тик үз тәрәз төбеңдә үсеп утырганы барыбер икенче бит инде, әйеме? Өстәвенә, җәен үстерә башладың да, туктадың дигән сүз түгел, аны көз-кыш айларында да тәрбияләячәксең.

3. Уйлап кара: син үз кулларың белән чып-чын үсемлек үстерәсең! Яңа тормыш барлыкка килүен күзәтү – үзе бер иҗат.

«Нигә?» соравына җавап бирдек, хәзер эшкә керешик. Менә берничә үсемлек һәм аларны утырту буенча белешмә:

Кресс-салат

Бу берьеллык үсемлек салатларга өстәр өчен шәп. Аны туфракта да, суда да үстерергә була. Иң җайлы вариантны сайлыйк:

Артык биек булмаган, үзеңә кирәк кадәр зурлыкта савыт әзерлә. Чиста мамык яки кәгазь тастымалны 2-4 см калынлыкта шул савыт төбенә тезеп чык. Мамыкларны бүлмә температурасындагы су белән юешләт. Артык сыеклыкны агыз. Кресс-салат орлыкларын мамык өстенә таратып чык. Савытны плёнка белән капла һәм салкынча урынга куй. Тәрәзә төбенә дә куярга мөмкин, әмма савытка туры кояш нурлары төшәргә тиеш түгел. Беренче үсентеләр инде берничә көннән күренәчәк, аннан соң плёнканы салдырырга кирәк.

Бөтнек

Монда артык сүзләр дә кирәкмидер инде. Хуш исле тәмле чәй!

Бөтнекне ике ысул белән утыртырга була: орлыктан һәм сабактан. Без сабаклы ысулга тукталыйк.

Үзеңә тәме, исе белән ошаган бөтнектән (хәзер ул күпләрнең бакчасында үсә, урамда сатып утыручы әби-бабайларда да бөтнекнең төрлесе бар) 12-15 см озынлыкта яшь, сәламәт сабакны кис, астагы яфракларын җыеп ал. Сабакны суга сал һәм тәрәзә төбенә куй. Суны еш алыштырып тор, анда бөтнек өчен зыянлы бактерияләр үрчерлек булмасын. Атна-ун көннән бөтнекнең тамырлары күренә башлаячак. Тамырлар үсеп, ныгып киткәч, аларны савытка күчерергә кирәк. Бөтнек өчен туфракта торф, черемә һәм ком булса яхшы. Әмма үзеңә әзерләргә мөмкинлек булмаса, чәчәк кибетләреннән бөтнек өчен туры килердәй универсаль туфрак сорарга була. Савыт 10 см дан да тәбәнәгрәк булмасын. Аны туфрак белән тутыргач, уртада уемтык ясап, бөтнекнең тамырларын шунда урнаштырырга кирәк. Аннары, артык басым ясамыйча гына, кул белән туфракны тыгызла.  Бөтнек артык нәзберек үсемлек түгел. Берничә кагыйдәне истә тоту җитә: туфракның өске катламы корырга тиеш түгел: 2-3 көнгә бер тапкыр су сибәргә (тик суның да чамасын бел: туфрак лычкылдап тормасын), артык озын булып үсә башлаган сабакларны кискәләп торырга, һава температурасы 18-21 градус тирәсе булган урында сакларга. Әлбәттә, бу бераз сабырлык таләп итәчәк, тик рәхәте ни тора бит!

Лаванда

Күпләр лаванданы бары тик бакчада үсә торган хуш исле үсемлек итеп күз алдына китерә. Әмма безнең бәхеткә, аны тәрәзә төбендә дә рәхәтләнеп үстерергә була. Үзе матур, исе тәмле, тынычландыра...

Утыртыр алдыннан, лаванда орлыкларын торфка салып, су сибеп, берәр ай 5-6 градуслы урында тотарга кирәк. Аннары, утырткан вакытта, савыт төбенә 5-6 см дренаж салып калдырырга кирәк. Орлыкларны 2 см тирәнлеккә күмәсе. Бераз су сибеп, плёнка белән капла һәм салкынча урынга куй. Әлбәттә, монда да сабырлык кирәк булачак, чөнки беренче үсентеләр әле бер айдан соң гына борын төртергә мөмкин. Тик  бу безне куркытмый бит инде, әйеме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев