Логотип Идель
Бу – тема!

"МИН ЯШИМЕН СЕЗНЕҢ АРАГЫЗДА"

1 август көнне Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Миңнуллинга 70 яшь тулган иде. Шул уңайдан бүген, шушы көннәрдә Казаныбызда юбиляр хөрмәтенә төрле чаралар уза.

Аларның берсе - Роберт Миңнуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган Халыкара конференция. “Шәрык һәм гареб контекстында төрки халыкларның әдәбияты һәм сәнгате” дип аталган әлеге конференцияне КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты уздыра. Чара “Туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар” VI Халыкара форумы кысаларында үтә.

Форумның ачылыш тантанасын институт директоры Рәдиф Җамалетдинов ачып җибәрде:

- Белгечләр “Төрле халык балаларының 30 проценты туган телләрен өйрәнми, белми”, дигән фикердә тора. Күп милләтләрнең туган телләренә юкка чыгу куркынычы яный. Ни кызганыч, безнең илдә дә әлеге күренеш күзәтелә. Бүгенге көндә телләребезне саклау максатында төрле дәрҗәдәге проектлар тормышка ашырыла. Бу Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты да шактый хезмәт башкара. Мисал өчен, институбызда Халыкара Казан лингвистик үзәге, «Ана теле» онлайн мəктəбе эшли.

Шулай ук Рәдиф Җамалетдинов форум кысалараныда Роберт Миңнуллинга багышланган конференция узуы турында да әйтеп узды һәм шагыйрьгә чәчәк бәйләме бүләк итте.

[caption id="attachment_30298" align="alignleft" width="300"] Фото: ИА Татар-информ[/caption]

ТР министрлар кабинеты аппаратының ТР халыклары телләрен үстерү бүлеге мөдире, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин үз чыгышында конференциянең исеме үк зур мәгънәгә ия булуы турында әйтеп узды.

- Галимнәр ике атнага бер тел үлә, дип белдерә. Бу саннардан чәчең агарырлык: атна-ун көн эчендә тулы бер халыкның гасырлар аша килгән күпме авазы, күпме моң-зары, байлыгы кул белән сыпырып алгандай мәңгелеккә юкка чыга. Дөнья күпме тавышка фәкыйрьләнеп, күпме төсмергә тоныкланып кала. Тәнендә җаны булган һәркем бу фаҗигане булдырмас өчен кулыннан килгән бар нәрсәне эшләргә тиеш. Бу эштә дәүләт органнары һәм аның барлык структур өлешләре аеруча җаваплы. Илебез, республикабыз күләмендә бик күп телләр үстерүдән бигрәк саклауга, яклауга мохтаҗ әле, - диде ул, - әлеге конференциягә дә тирән ихтирам һәм җаваплылык белән каравыбыз табигый хәл.

Форум эшчәнлегендә Татарстан Республикасы, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Ростов-на-Дону, Белгород, Түбән Новгород, Ставрополь, Уфа, Йошкар-Ола, Чебаксар, Саранск, Симферополь, Мордовия, Якутск, Горно-Алтайск һ.б. Россия шәһәрләреннән, шулай ук Япония, Германия, АКШ, Финляндия, Төркия, Иран, Казахстан, Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Үзбәкстан, Төркмәнстанннан килгән 300 дән артык делегат катнаша.

Төркиянең Эгей университеты профессоры Мостафа Өнәр татар телендә чыгыш ясады.

- Рөхсәт итсәгез, мин сезгә Тукайның туган теле – татар телендә бер-ике сүз әйтер идем, - дип катнашучыларга мөрәҗәгать итте ул, - һәр халыкның туган теле бар, ни кызганыч, кайбер телләр үлеп ята. Гасыр азагына кадәр аларның бер өлеше генә исән калыр дигән фикер бар. Алтынны халык сандыкка салып саклый, тик телне алай саклап булмый, аны, киресенчә, сандыкны ачып, туган телләрне фәнгә, тормышка, гыйлемгә кертеп сакларга, үстерергә кирәк.

Форум эше секцияләрдә дәвам итте, дөньяның төрле почмакларыннан килгән катнашучылар аларда үз эшләрен тәкъдим итә алды.

Роберт Миңнуллинга багышланган коференцияне исә филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин ачып җибәрде:

- Роберт Миңнуллин иҗаты югары дәрәҗәдәге шигърият буларак кабул ителде. Әйе, ул иң беренче чиратта, шагыйрь. Күренекле шагыйребез Сибгат Хәким аның турында: “Ул без көткән шагыйрь, төрки дөньяга кирәкле шагыйрь”, - дип әйтә. Чынлап та, Роберт Миңнуллин бу сүзләрне дәлилли.

- Юбилей елым булгангамы, быел миңа игътибар зур булды, - ди Роберт Миңнуллин үзе.

[caption id="attachment_30297" align="aligncenter" width="1170"] Фото: ИА Татар-информ[/caption]

[caption id="attachment_30299" align="alignleft" width="300"] Фото: ИА Татар-информ[/caption]

Рәмиз Әскәр аның шигырьләрен әзербайҗан теленә тәрҗемә итеп, "Bülbüllərin toyu” (“Сандугачлар туе”) китабы дөнья күргән, Эрҗан Алкая тәрҗемәсендәге төрек телендә “Tatar gönlü” (“Татар күңеле”) китабы чыгарылган. Шулай ук татар телендә Ләйлә Минһаҗеваның “Каләмендә – балачак галәме” хезмәте дә чыга быел.

Эрҗан Алкая үзенең Гүзәл исемле татар шәкерте булуы турында әйтә, аның белән берлектә алар Роберт Минңнуллинның өч китабыннан 223 шигырь сайлап алып, аларны төрекчәгә тәрҗемә итәләр.

Рәмиз Әскәр исә ни өчен нәкъ менә 70 шигырьне әзербайҗанчага тәрҗемә итүе турында болай ди:

- 70 яшь туласы булгач, 70 шигырьне тәрҗемә итәргә кирәк, дип килештек, - ди.

- Миннән талантлыраклар күп, миннән көчлерәк шәхесләр бар. Шушы көнгә җиткәнмен икән, бу - Ходай тарафыннан зур бүләк. Миңа булган хөрмәтне кулымнан килгән кадәр акларга тырышырмын ди Татарстанның халык язучысы Роберт Миңнуллин.

[caption id="attachment_30300" align="aligncenter" width="1170"] Фото: ИА Татар-информ[/caption]

P.S. Бүген 18.00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин театрында “Мин яшимен сезнең арагызда” дип исемләнгән Роберт Миңнуллинның юбилей кичәсе башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев