Логотип Идель
Бу – тема!

МИН ТЕЛЕФОНСЫЗ ТОРА АЛМЫЙМ, Ә СИН ТОРА АЛАСЫҢМЫ?

"Олыгайгач, яшьлегегезне искә алганда "Кичләрен мин Вконтактеда утыра идем, аннан туры Facebookка керә идем дә, чыгышлый Instagramга сугыла идем" диярсез микән сез?" Танышмы? Әйе, аларны без көн дә әти-әниләребездән ишетәбез. Бер колактан керә, икенчесеннән чыга тора... Ничек итеп бу рәвешле "капка төбендә утыру"лардан файда алырга? Ни рәвешле бармакка бармак сукмыйча, бары телефон тотып утырып ... акча эшләргә?!

'Мин - укытучы". "Ә мин - SMMчы "

"Таныш булыйк, мин - укытучы, балалар укытам", "Ә мин - SMM-чы, Instagramда утырам".

SMM (Social Media Marketing) - социаль челтәрләрдә теге яки бу брендны рекламалау белән шөгыльләнү. Шушы сүзгә тылсымлы -чы кушымчасын ялгыйбыз да, без бүген сөйләшәчәк һөнәр атамасы килә дә чыга - SMMчы.

Интернетка бәйле булгач, яңа һөнәр булырга тиеш кебек тоелса да, аның тамырлары шактый тирәнгә барып тоташа. Мәсәлән, 1864 елда Николай Шустов исемле эшмәкәр яңа товар җитештерә. Шушы хәбәр халыкка таралсын өчен беләсезме нишли? 10 студентны яллап, аларны бу товар сатылган җирләргә җибәрә. Әгәр дә мәгәр ошбу урыннарда ул табылмаса, әлеге дә баягы студентлар ясалма "көрәш" оештыра. Пресса шаулый. Шул рәвешле, бер ай дигәндә аның товары популярга әйләнә.



Әлеге һөнәр пабликлар алып бару, постлар язу, язылучыларны арттыру белән шөгыльләнүдән гыйбарәт. Мондый эш өчен синең көн дәвамында (ә бәлки тәүлек буе) онлайнда һәм клиентлар белән бертуктаусыз элемтәдә булуың мәслихәт. SMMчының ниләр белән мәшгуль булуын күз алдына китереп карыйк: күп вакытта диванда утыра, алдында ноутбук, сул ягында айфон, өстәлендә блокнот һәм планшет, телефоны бертуктамый безелди, вакыт-вакыт ул кулына телефонын ала, нәрсәдер яза, нидер пышылдый, ул бер нәрсәне дә күз уңыннан ычкындыйрмый, бер генә лайкны да игътибарсыз калдырмый. Карап торышка, бар да җайлы кебек. Чынлыкта да шулаймы икән, үз эшенең остасыннан сорап карыйк.

Ләйлә Лерон, Smm өлкәсендә эшләү тәҗрибәсе 3 ел:

“SMM белгечләре хәзерге вакытта бик кирәк, һәр фирма, бизнес тоткан кеше социаль челтәрләрдә үз аккаунтларын булдырырга тели, әмма моңа вакытлары җитмәү сәбәпле, белгечләргә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булалар. Казанда бер аккаунтны алып бару аена 5000 сумнан башлана (яхшы белгечләргә 40-50 мең дә түлиләр). Үзем SMM белән генә шөгыльләнмим, дизайнер булып та эшлим: китап, журнал, гәҗит, афиша-буклетларга компьютерда верстка ясыйм. 5-6 танышым SMM белән генә акча эшли, үз фирмаларын ачучылар да бар.



Атнага бер тапкыр һәр аккаунт өчен контент-план языла. Дүшәмбе мин "клиентлар көне" уздырам. Һәр эш бирүче белән аерым очрашам, планга нигезләнеп, кирәкле фотолар төшерәм. Ә башка көннәрдә аккаунтлар алып бару өчен ким дигәндә 1-2 сәгать вакыт кирәк. Бүгенге көндә бер ателье, сувенирлар кибете һәм рок-группа битләрен алып барам. Вакыт-вакыт теләгән кешеләр өчен консультацияләр ясыйм: аларның аккаунтларын тикшерәбез, уңышлы һәм кимчелекле якларын ачыклыйбыз. Шлуай ук аккаунтның язылучыларын арттыру өчен нинди ысул-алымнар кулланырга кирәклеген өйрәтәм”.

Нәрсәдән башларга соң?

SMM-белгеч булу өчен ике төрле юлдан китәргә мөмкин. Әйе, нәкъ мультфильмдагы кебек.

Уңга таба илтә торган юл - йә PR, йә журналалистика, йә маркетинг өлкәсендә югары белем алу яки SMM буенча кыска вакытлы курслар үтү. Белемең бар, аудитория игътибарын ничек яуларга икәнен беләсең, димәк, алга!

Сулга таба илтә торганы шулай ук начар түгел, үзлегеннән өйрәнергә теләүчеләр өчен менә дигән. Үз битеңне популярлаштыру белән шөгыльләнеп кара. Атна саен план төзе, сиңа язылучыларның яше, статусы, һ.б.лардан чыгып, ни турында язачаксың, моның өчен ниләр кулланчаксың - шуны билгелә. Дусларың-танышларыңның бизнес-аккаунтларын алып бару да зыян итмәс. Бу эш түләүсез дә булырга мөмкин, аның каравы күпме тәҗрибә, белем алачаксың. Нәрсәнең ничек икәнен аңлагач, алып барган аккаунтларыңны хезмәтең өчен түләргә әзер булган бизнесменнарга күрсәтергә дә була.



Ул нинди булырга тиеш?

SMM-менеджер брендның кайсы челтәрләрдә ни рәвешле рекламаланачагы турында план кора, аудиторияне ничек арттыру максаты белән яна.

SMM өлкәсендә үз эшеңнең остасы булу өчен түбәндәгеләр мөһим:

- кешеләрне сүзсез дә аңлый белү;


- социаль челтәрләрнең эчен-тышын, башкалар белмгән деталь-кагыйдәләрен белү;


- үзенчәлекле фикер йөртә белү;


-кызыклы текстлар яза белү;


-компьютер программаларында эшли белү,


- чит телләр белү;


-оештыра белү сәләте булу;


-юмор хисе булу;


-аудиторияне тотып тора алырдай кызык һәм дә кызыклы план булдыра алу һ.б. һ.б.


 

Профессиянең уңай һәм тискәре якларын бизмәнгә салып үлчәп карыйк:

"+":

+ эш һәрчак табылачак, чөнки бүгенге көндә иң кирәк һөнәрләрнең берсе, реклама, PRсыз бер генә өлкәдә дә уңышка ирешеп булмый;


+ югары хезмәт хакы;


+ өйдә эшләү мөмкинлеге;


+үз көнеңне ничек телисең, шулай оештыра аласың;


+ яраткан телефоныңны "мин эшлим" дигән сылтау белән кулыңда көне буе да күтәреп йөрергә мөмкин ;-) ;


"-":

- бертуктаусыз телефон шалтырау, смс килү;


- телефон, ноутбук белән күп эшләү сәбәпле, баш авырту, күз ару.


Үзләрен SMM-чы дип атаучылар күп, тик менә җиңел, әмма үтемле итеп үзе тәкъдим иткән өлкә турында җиткерә белүче белгечләр бик аз, кыенлыклардан курыкмасаң, (ә алар һәр төр эштә булмый калмый), аралашучан булсаң, яңалыклардан хәбәрдар булырга яратсаң, рәхим ит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев