Логотип Идель
Бу – тема!

МИЛЛИ МУЛЬТFEST: ТАТАР ТЕЛЕН ҮСТЕРҮГӘ ӨЛЕШ КЕРТҮЧЕЛӘР – БЕР СӘХНӘДӘ!

13нче март көнне Казан шәһәренең “Мир” кинотеатрында “Милли мультfest” кинофестиваленең зональ туры үтте!

Әлеге проектның төп максаты – туган телне саклап калу, тамашачылар мәдәниятен үстерү, балаларның һәм яшүсмерләрнең рухи, интеллектуаль, иҗади өлкәсен баетуга ярдәм итү.

Чараның алып баручылары -  Зөлфәт Зиннуров һәм аның кызы Зәлия.  Биредә Биектау, Әтнә, Арча, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче, Алексеевск, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе муниципаль районнарының  иҗат эшләре каралды. Жюри составында исә Татарстанның атказанган дәүләт эшлеклесе,  Казан дәүләт мәдәният институтының театр, кино һәм телевидение факультеты профессоры, продюсер Миләүшә Айтуганова,  Татарстанның халык артисты, Татарстан Госсоветы депутаты Рамил Тухватуллин,  ООО “Татармультфильм”ның төп режиссёры Сергей Киатров,  DALINA graphics cтудиясенә нигез салучы Айнур Давлетов, “Сәмрух” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Артур Нәбиуллин бар иде.

Кинофестивальгә барысы  105 эш кабул итеп алынган: “Татар телендә анимацион фильмнар” юнәлешендә 40, “Балалар өчен татар телендә кыскаметражлы роликлар” – 16, “Татар телендә компьютер уеннары” – 49. Чарада диплом белән бүләкләнгән катнашучылар 23 апрель көнне Г. Тукай исемендәге Татар филармониясендә үзләренең эшләрен тәкъдим итәчәкләр һәм төп җиңүчеләр билгеле булачак.  Әлеге кинофестивальнең иң-иңнәре акчалата бүләк алачак: 1 урын – 100 мең, 2 урын – 70 мең, 3 урын – 50 мең. Барлык катнашучыларга да зур уңышлар теләп калабыз!

Алсу Касыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев