Логотип Идель
Бу – тема!

ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕННӘН ИМТИХАН: НИЧЕК ӘЗЕРЛӘНЕРГӘ?

Россиядә күп укучылар сайлау фәне буларак имтихан тапшыру өчен җәмгыять белемен сайлаган. Шуңа күрә без әлеге имтиханга әзерләнү өчен киңәшләр тәкъдим итәргә булдык.

1. Җәмгыятьнең төрле өлкәләренә (сәяси, икътисади, иҗтимагый һәм рухи) кагылышлы материалны язу өчен аерым дәфтәрләр башла яки бер дәфтәрне дүртә бүл. Терминнарны өйрәнеп чык.

2. Ике баганадан торган таблица яса. Берсендә терминнар икенчесендә аңлатмалар яз.

3. Карточкалар яса. Аларның һәрберсенә терминны яки аның аңлатмасын язып чык. Дустың белән бергәләп шушы карточкалар ярдәмендә белемнәреңне ныгыт.

4. Актлар, кануннар, сәяси, икътисади, фәлсәфи системалар турында хронологик таблица төзе. Һәр таблицада 4 багана булырга тиеш: дата, система, аңлатмасы, ул өлкәдәге эшлеклеләр.

5. “Теория+практика” кагыйдәсен истә тотып әзерлән. Үзләштергән белемнәреңне  БДИ вариантлары чишеп әледән-әле ныгытып тор.

6. Җәмгыять белеме тормышның бөтен өлкәләрен дә колачлый. Шуңа күрә җәмгыять белеме дәреслегеннән тыш та төрле китаплар укырга вакыт тап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев