Логотип Идель
Бу – тема!

МЕНЕДЖЕРЛАР КРЕАТИВЛЫКТА КӨРӘШӘ

"Штаб" резиденциясендә "Битва креативных менеджеров" проекты эшләве турында һәр үзен креатив дип санаган кеше ишетеп беләдер. Чөнки бу чараны Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов үзе дә хуплый!

"Битва креативных менеджеров" — яшь белгечләрне үстерүгә, бар нәрсәдә креатив һәм кабатланмас караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән проект ул. Катнашырга теләүче 150 кешенең нибары 70-е генә сайлап алу турын узып, проектка яңа белемнәр артыннан килә алган.

Проектның бу инде 3нче сезоны. Бу атна ахырында җиңүчеләре дә билгеле булачак. Ә алдагы сезон чыгарылыш укучыларының тормышы проекттан соң ничек үзгәргән икән?



2нче сезон катнашучысы Александр Корольков үзен шундый креатив итеп күрсәткән ки, проект тәмамлануга аңа шунда ук "Imagine group" компаниясендә эш тәкъдим иткәннәр.

— Проект турында дустым радиодан ишетеп алган иде. Кызыксынып киттек тә катнашырга булдык. Тик проектка килгәч безне аерым командаларга бүлделәр. "Битва креативных менеджеров" миңа кирәкле элемтәләр бирде. "Imagine group"та эшләү турында хыяллана гына ала идем, менә инде эшемне бик яратып эшлим. Үҗәт булуым ярдәм итте дип саныйм.

Зур корпорациягә эшкә алсыннар өчен ни кадәр үҗәт булу кирәк икән соң дигән сорау туа. Александр бу сорауга бик тәмләп, хатирәләргә чумып җавап бирде.

— Мине эшкә чакырдылар дию бик үк дөрес булмас. Эш урынымны яулап алырга туры килде. "Imagine group"ны гамәлгә куючыларының берсе БКМга, мастер-класска остаз буларак килгән иде. Шунда ул теләк белдерүчеләргә бриф (инструкция, кыска белешмә) җибәрәсен белдерде. Шушы бриф буенча концепция төзеп, кире аларга күрсәтәсе, ошаса - үзләренә чакырачаклар икән. Почталарын ачып караганнарын гына да күпме көттем! Хәзер инде мин "Imagine group"та башкарма менеджер вазифасында чаралар оештырам. Иртәнге 5тә торып киткәндә авыррак инде... Тик эшемне яратуым барыннан да коткара!



Шулай ук 2нче сезон катнашучысы Булат Королев та бүгенге көндә яраткан эше белән шөгыльләнүен дәвам итә. Ул үзлектән tusavisa.ru сервисын булдырган, шушы платформа нигезендә чаралар оештыра икән.

— Проект миңа яңа офыклар ачты, эшемә карашымны үзгәртте. Мөмкинлекләрнең чиксез булуын да биредә аңладым! Шуңа барлык креатив кешеләрне дә проектта үзләрен сынап карарга чакырасым килә. Республикабызда шундый шәп чаралар оештырыла икән, мондый шансны ычкындырмыйча кулланырга кирәк.







Илүзә Гайнетдинова
Фотолар "Битва креативных менеджеров" проектының Вконтакте төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев