Логотип Идель
Бу – тема!

«МЕДИЦИНА ДЕСАНТЫ»: РАЙОННАРГА КИЛӘ ҺӘМ КОТКАРА!

Хәтерлисеңме, элек район-авылларга йолдызлы десант килеп төшә иде. Ә киләсе елга Татарстан авылларына медицина десанты төшәчәк. Парашютларсыз, тик инструментлар белән!

«Идел буе федераль округының медицина десанты» дип аталган проектта тулы бер делегация бер торак пункттан икенчесенә барып, татарстанлыларга консультатив, адреслы медицина ярдәме күрсәтәчәк. Делегация составында табиблар, профессорлар, КДМУның ординаторларлары, студент медицина отрядлары боецлары булачак. Физкультура, спортны популярлаштырачаклар, халыкны медицина ярдәменә өйрәтәчәкләр, мәктәп-балалар бакчаларында сәламәтлек дәресләре дә үткәрәчәкләр алар.

Әлеге проектка Кристина Сидорова ике дә уйлап тормыйча керешә. Чөнки үзенең дә мондый проблема белән күзгә-күз очрашканы бар.

– Безнең гаилә – провинциаль шәһәрдән. Туган йортка кайткач, әни һәрвакыт төрле авырулар буенча, медицина университеты студенты буларак, миңа мөрәҗәгать итә. Әлбәттә, бу шәп. Тик мин аңа шәһәрдәге профессиональ табибларга барырга кушам. Әмма ул минем әйткән сүзләрне тыңламыйча, «вакыт юк, бакча, гаилә, эш, сырхауханәләрдәге табиблар берни белми», дип җавап кайтара. Минем әни кебекләрнең күпчелекне тәшкил итүен аңлыйм. Зәй районында эшләүче медицина отрядындагы егет-кызлар да халыкның әти-әнием кебек карашта булуын әйтә. Муниципаль районнарда медицина грамоталылыгы түбән. Без, медицина отрядлары белән бергә, нәкъ менә шуны күтәрергә телибез дә инде, – ди Кристина.
Әлеге акция ярдәмендә:

√ авыл-районнарда яшәүчеләр Татарстанның әйдәп баручы табибларына мөрәҗәгать итеп, консультация-диагностик ярдәм ала алачак;

√ халыкның төрле категориясенә сәламәт яшәү рәвешен алып барырга өндәү булачак;

√ медицина отрядлары боецларын булачак профессияләренә өйрәтәчәкләр.

Бу проектта катнашу өчен Идел буе федераль округындагы медицина отрядлары, сайлап алу туры узып, махсус укытылачак. Бу «Медицина десанты» социаль акциясендә катнашу өчен төп шарт. Әлеге чара 25 гыйнвар – 5 февраль аралыгында - студентларның каникулы вакытында уздырылачак. Билгеле, социаль акция булгач, студентларга түләнми. Боларның барысы да студентлар инициативасы һәм гади халыкка ярдәм күрсәтү максатыннан оештырыла.



Шунысын да әйтергә кирәк: Кристина «iВолга» Идел буе федераль округы форумында әлеге проектны тормышка ашыру өчен 3нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән. Форумдагы конкурс-ярыш ике этапта – округ һәм федераль этапта узган. Округ этабында Кристинага жюри әгъзалары югары баллар куя. Нәтиҗәдә, ул федераль турга узу өчен, 4нче урынга чыга.

Кристинага форумда Идел буе федераль округындагы Россия Президенты вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин белән аралашырга да насыйп була. Җитәкче шунда ук Кристинаның формасына – бойцовкага игътибар итә, Россиядәге студентлар отряды хрәкәте белән кызыксына. Җитмәсә, үзе дә яшь чагында студотрядларда эшләгән булган.

«iВолга»да җиңүчегә бирелгән грантның суммасы – 150 мең сум. Проектны тормышка ашыру өчен бу акчалар бик кирәк. Шушы финанс ярдәме, беренче чиратта, пациентларны карау өчен бер тапкыр кулланышлы инструментлар, медицина десанты өчен азык-төлек, торак пунктларда иҗади концертлар куяр өчен реквизитлар алуга тотылачак.

Командирдан – җитәкчегә!


Кристинаның студент отрядларында эшләгән вакыттагы «хезмәт кенәгәсе»нә күз салсак, аның, чыннан да, саллы булуын күрәбез.

– Студент отрядларындагы юлымны 2011 елда КДМУның «Храброе Сердце» медицина отряды командиры буларак башладым. 2012нче елда минем инициатива буенча «Эскулап» штабы булдырылды. Аның составына педагогика һәм проводниклар отряды керде. 2011-2016 елларда вуз штабы командиры булдым. 2016 елда Татарстан республикасы һәм Идел буе федераль округында студентларның медицина отрядлары юнәлеше җитәкчесе булдым, – дип сөйли Кристина.



«Ялта» Бөтенроссия студентлар сервис отряды комиссары булып, 700 кеше белән дә эшли. Шуннан соң бер киңәшмәдә Үзәк Штабта медицина отрядлары юнәлеше буенча җитәкче булырга үз кандидатурасын тәкъдим итә. Аның программасы, идеяләре хуплау таба. Нәтиҗәдә, аны «Россия студентлар отряды» оешмасында медотрядлар җитәкчесе итеп куялар. Әлбәттә, бу эш бер дә җиңел булмый, тик профиль юнәлештә башкаларны һәм үзен үстерү теләге шулкадәр көчле була аның. Шуңа да хәзер Кристина өчен иҗтимагый өлкә аның тормышын авырайта торган хезмәт түгел, ә яраткан эше.

«Боецлардан көнләшәм!»


Хәзер бу яшь кыз Россиянең медицина һәм фармацевтика юнәлешендәге 30 вузның медицина отрядлары командасын җитәкли. Шулай ук медотрялар өчен 2 бөтенроссия эш проекты да аның канаты астында эшләп килә: Архангельск өлкәсендәге «Коллеги» студентлар медицина отряды, Иркутск өлкәсендәге «Сибирь» отряды, ул шулай ук Татарстандагы «Доктор Зай» округы отряды да аның идеясе белән туган.

Ел саен медицина отрядлары арасында иң яхшы боецны ачыклау максатыннан, конкурс уздырыла. Ә быел Казанда «Минем профессиям, минем киләчәгем»» дип исемләнгән студент медицина отрядларының II форумы узачак.

– Безнең юнәлешне үстерү өчен эш җитәрлек, ләкин мин чын күңелемнән ышанам: профессиональ тәрбия бирү формасы буларак студент отрядлары профессиональ белемгә менә дигән өстәмә булып тора. Боецлар белән аралашкан вакытта һәрвакыт ак көнләшү белән карыйм. Аларның бердәмлек, отряд туганлыгы атмосферасы, мөмкинлекләре, казанышларына сокланам, – ди яшь җитәкче.



Шунысын да әйтик: «Россия студентлар отрядлары»нда медотрядлар – иң яшь юнәлеш. Шуңа да әлегә аңа кушылган студентлар бик күп түгел: биредә барлыгы 1500 кеше кайный. Ә 80 медицина учреждениесендә студент-медиклар эшли. Профильле министрлык ярдәмен алгач, сыйфат һәм сан ягыннан үсәргә җыеналар.

– Татарстанның студент медицина отрядлары шушы юнәлештә иң көчлеләре булып санала. КДМУ Штабында 4 медицина һәм 1 фармацевтика отряды бар. 2017 елда «Храброе Сердце» боецлары Россиядә медицина отрядлары арасында иң яхшылары, дип табылды. Мондый нәтиҗәләрне, әлбәттә, университетның ректораты, «Россия студентлар отрядлары»ның Татарстан бүлеге һәм Яшьләр министрлыгы ярдәменнән башка булдыру кыен булыр иде, – дип әйтә Кристина.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Фотолар геройның шәхси архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев