MEDITOPIA, COLORFY, CATS ARE CUTE: ТЫНЫЧЛАНДЫРА ТОРГАН КУШЫМТАЛАР
Язмадагы кушымталар нервлар какшау, стресс һәм йокысызлыктан котылырга ярдәм итәчәк. Баш миеңне ял иттерергә, кирәкмәгән уйлардан арынырга теләсәң, тизрәк аларны смартфоныңа йөкләп куй!
1. Meditopia
Барлык кешеләр өчен дә яхшы кушымта, чөнки аның ярдәмендә йокыны көйләп, стрессны киметеп, хәтта продуктивлылыкны арттырып була. Уңайлы интерфейс куллануны күңелле һәм аңлаешлы итә. Өстәвенә, бу кушымта матур фото, табигать тавышлары һәм көндәлек илһам чыганагы бирергә сәләтле.
2. Colorfy
Балалар гына түгел, өлкәннәр арасында да номерлар буенча рәсемнәрне буяу күптән популярлашты. Алар начар уйлардан арынырга һәм креатив булырга ярдәм итә. Онлайн форматта төрле темаларга йөзләгән матур рәсем тәкъдим ителә.
3. Pinterest
Биредә төрле темаларга матур-матур фотолар табып була. Монда бик күп файдалы идеяләр, киңәшләр очратырга мөмкин. Кыскасы, сине кызыксындырган барлык сорауга да багышланган фотолар белән таныша аласың.
4. Spotify/Apple Music/Deezer
Яраткан музыка – кирәкмәгән уйлардан ял итү алымы. Биредә үзең теләгән музыка белән рәхәтләнеп ял итү мөмкинлеге бар.
5. Endel: Focus, Sleep, Relax
Кушымта сәламәтлекне анализлый һәм йоклау, уку, ял итү өчен үзенчәлекле көй сайлый. Теләгән кадәр таймер ярдәмендә көйләрне тыңлау мөмкинлеге тудырылган.
6. Cats are Cute
Песиләрне кем генә яратмый икән? Бу кушымта песиләре булмаган, ләкин аларны бик тә яраткан кешеләргә туры киләчәк. Биредә шәһәр төзеп, теләгән кадәр песи алып, алар белән уйнау мөмкинлеге бар. Уен тынычландырырга, көн дәвамында җыелган негатив энергияне бетерергә сәләтле.
7. My Oasis: Calming and Relaxing
Монысы да тагын бер ял иттерә торган уен. Анда үзеңнең интерактив оазисыңны булдырып, аның фонында кыргый табигатьнең тавышлары белән илһамлана аласың.
8. Think-Ups
Кушымта түләүле, тик җиңел һәм кызыклы башваткычлар ярдәмендә кәефне күтәреп була. Көн саен шөгыльләнсәң, когнитив сәләтләреңнен яхшы якка үзгәрүен сизәчәксең.
9. Stop, Breathe & Think
Медитацияләр өчен яхшы кушымта. Ул сулыш күнегүләрен тәкъдим итә. Тик нәтиҗә булсын өчен, аларны йога белән бергә берләштерергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 декабря 2024 - 16:35
Кәрим Тинчурин театрына барабызмы?
-
27 декабря 2024 - 10:50
«ТУГАН БАТЫР» МУЛЬТСЕРИАЛЫ: НӘРСӘ ТУРЫНДА, КАЙЧАН ҺӘМ КАЙДАН КАРАП БУЛАЧАК?
-
23 декабря 2024 - 13:46
КАЗАНДА ПИЛОТСЫЗ АВИАЦИЯ СИСТЕМАЛАРЫ ФЕДЕРАЛЬ ПРОЕКТЫНА ЙОМГАК ЯСАЛДЫ
-
19 декабря 2024 - 12:25
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА «ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев