Логотип Идель
Бу – тема!

Мең кат ишеткәнче, бер кат барып кайт! Татарстанның туристик урыннары:

«Татарстан» дигәч тә, Болгар һәм Зөя, Алабуга һәм Чистай шәһәрләре, Казанның мәшһүр Кремле күз алдыгызга киләдер. Әмма республика әлеге күренекле урыннар белән генә чикләнми. «Ялкын» сиңа яңа гадәти булмаган туристик почмакларны күрсәтәчәк. Картада билгели башласаң да була!

Бүгенге «must-see»да без игътибарны авылга юнәлтергә булдык.

Авыллардан истәлекле урыннар ясау белән хәзер дә, элек тә кызыксынучылар бик күп булган. Алар арасында фермерлар бик күп: нигездә, үз хуҗалыклары белән таныштырырга телиләр. Башкалар Татарстанны Европага тиңләүгә якынайган. Кайберләре Лениногорск районындагы Бәкер шифаханәсен «икенче Швейцария» дип атый, мәсәлән.

Авыл туризмы (икенче төрле әйткәндә, экотуризм) – үзе бер юнәлеш. Авылдагы истәлекле урыннарны нинди ел фасылы булуга карамастан күреп була. Мәсәлән, кыш көннәрендә Татарстанның бер почмагы – Мамадышта «Sunny Fest» креатив чаналарда шуу оештырылганда, икенче ягында, ягъни Әлмәттә, «Timerman» чаңгы марафоны бара. «Sunny Fest» чарасы «Russian Events Awards» бүләгенә лаек булган. Җәй көнне авылларда массачыл рәвештә Сабантуйлар үтә.

Төрле фестивальләр дә үтә Татарстаныбызда: Питрәчтә – «Скорлупино», Зәйдә – «Сенофест», Әгерҗедә – «Пчелино».


«Татарча страус» күргәнегез бармы?


Йорт хайваннарын һәркемнең күргәне бар. Ә менә страус, дөя, пони һәм аккошлар белән сөйләшеп, аларны тотып караганыгыз юктыр әле. Әгәр мондый теләгегез барлыкка килсә, Казаннан 40 чакрым ераклыкта урнашкан махсус фермага юл тотарга кирәк булыр. Биектау районы Ямашурма авылындагы страус фермасында сезне бик теләп каршы алачаклар. Монда страусны сыйпап, цесаркаларны тотып карарга, аккошларны ашатырга мөмкин. Тик кисәтеп куям: бу гади зоопарк түгел. Мондагы кечкенә иптәшләребез, чыннан да, бик чистада һәм иркендә яши.

Кара страус һәм Австралия эмусы (страусның бер төре) асрарга теләүчеләр өчен бизнес-экскурсия каралган. Ферма җирлегендә шулай ук чатыр, коттедж яки мунча арендага бирелә. Шәһәрдә яшәп үскән кешеләргә, авыл мохитенә чуму өчен, менә дигән мөмкинлек: атта йөреп, балык тотып яки бытбылдык аулап була.

Тукта, мине – авыл баласын да кызыксындырды бит әле бу җир. Әлегә исә, tatseltur.ru сайтына кереп, «Татарча страус»ның ВКонтактедагы төркеменә, Инстаграм аккаунтына языла аласың. Ә җәй көне исә гаиләң белән ял итәргә чыгарга мөмкин.


Шәймиев авылыннан яңа туристик объект?


Актаныш районы Әнәк авылы – Татарстанның Беренче президенты туган җир. Быелның июль аена кадәр төзелеп бетәчәк «Буалар каскады» («Каскад прудов»), архитекторлар сүзләренчә, татарның ачык һавадагы музее булачак.

Скверда Татарстан картасына охшаган фонтан көтелә. Аннан тыш, территориядә амфитеатр һәм киноэкран, концерт мәйданы булдырылуын, Беренче президентыбызның яраткан урыны – шахмат уйнау зонасы ясалачагын әйтеп китәргә кирәк.

Күптән түгел актанышлылар аның концепциясе турында фикер алышкан. Димәк, эш кайный!

Авыл турында берничә сүз: трэвел-блогерлар әйтүенчә, монда олылар гына түгел, яшьләр дә бик актив көнкүрештә.

Әнәкнең тарихи урыны – Минтимер Шәймиев музей-йорты. Булачак президент анда яшь чагын уздырган. Музей экспозициясенә туганнарының шәхси әйберләре, иске өй җиһазлары, савыт-сабалар кергән. 1907 елгы Коръән китабы, Шәймиевләр шәҗәрәсе, япон стилендәге сувенир шахматлар да игътибарга лаек.

Бу авылдан ерак булмаган Поисево мәктәбендә дә аңа багышланган тематик почмак бар. Мәктәп музеенда ике авыл тарихы, шагыйрь Нур Баян һәм мәктәп укучылары иҗаты күрсәтелгән.

Мең кат ишеткәнче, бер кат барып кайт!


Луиза Янсуар һәм Ленин ватаны


Питрәч районы да популяр туристик маршрутка кергән: карарга урыннар шактый. Мисал өчен, Ленино-Кокушкино авылындагы тыюлык, физиотерапевт Александр Бланк музей-йорты, керәшеннәр тарихына багышланган музей.

Тарих белән кызыксынучылар, игътибар! Бланк – Ленинның әтисе. Биредә Владимир Ульянов-Ленин әти-әнисенең туе, Володяның балачагы һәм сөргенлек еллары үткән. Бер катлы агач флигельдә 100 ел элек революция юлбашчысы китаплар укыган, хатлар язган. Шул атмосфераны тою өчен генә булса да бирегә килергә кирәк.

Питрәч авыллары XVII гасырдан ук калган чиркәүләргә бай. Аларның күбесе иске, җимерелә башлаган. Ләкин Аркатово чиркәве – иң яхшы сакланып калганы. Төп үзенчәлеге – могҗизага ия икона. Тарихи һәйкәлләр кабаттан торгызылганчы яки бетерелгәнче, аларны күреп калырга кирәк дип саныйм.

Питрәчтә туган шәхесләр арасында Советлар Союзы Геройлары Василий Осипов, Пётр Гаврилов, шагыйрщ Луиза Янсуар бар. Әлбәдән авылы мәктәбе Пётр Гаврилов исемен йөртә. Шул ук авылда страус фермасын да күрергә мөмкин! Питрәч районына рәхим итегез!



Шулай итеп, республикабызның һәр почмагыннан туристик объект ясап була. Бу Казаннан ерак булмаган Биектау һәм Питрәчкә генә түгел, ә көнбатышта урнашкан Актанышка да кагыла.

Бу тема сине кызыксындырдымы, аны дәвам итикме, кадерле укучым?






Резидә Әлмиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев