Логотип Идель
Бу – тема!

МЕҢ ДӘ БЕР ЛАЙФХАК: ИНГЛИЗ ТЕЛЕ!

Сәлам, дустым! Сүзебезне артык озынга сузмыйча, Америкада яшәп акрынлап инглизгә әйләнеп барган Нияз Морзаханов белән сиңа инглиз телен өйрәнү буенча лайфхаклар тәкъдим итәбез.

1. Грамматика өйрәнгәнче, аралашырга өйрәнегез. Хәзер һәр мәктәп укучысында инглиз теле буенча база белем бар. Димәк, һәр мәктәп укучысы инглизчә аралаша ала. Ә аралашу күнекмәләре булдыру грамматика өйрәнүдән мөһимрәк. Сөйләм теле үскән саен, грамматик белемнәрең камилләшәчәк. «Talk» кушымтасын ачып, чит илдән әңгәмәдәш табарга киңәш итәбез. Бу кушымта ярдәмендә үзеңә кирәкле телне сайлыйсың, әмма алдан ук туган телеңне билгелисең. Кушымта син өйрәнергә теләгән телне яхшы белгән кешеләрнең аккаунтларын чыгара. Шулай итеп, син – әңгәмәдәшеңне, әңгәмәдәшең сине яңа телгә өйрәтәсез.

2. Хуҗа нинди – смартфон шундый. Кеше смартфонын көненә 60 (!) тапкыр кабызып-сүндереп ала. Шуңа күрә төп экранга инглиз телендә берәр кызыклы сурәт-мәгълүмат куй. Нәтиҗәдә син көненә 60 тапкыр инглиз телендә фраза күрәчәксең. Гаджетларыгызны, сәхифәләрегезне инглиз теленә күчерегез.

3. Чит телләрне музыка тыңлап, сериаллар карап та өйрәнеп була. Плейлистыгызны яңартыгыз. Җырларыгызның 90 %ын чит илнекенә алмаштырыгыз. Яңгыраган чит телдәге җырларның тәрҗемәсенә күз салыгыз һәм, яңа җыр тыңлар алдыннан, тәрҗемә итүне күнекмәгә кертегез. Чит телдә фильмнар карагыз. Эшне мультфильмнардан яки берничә тапкыр караган сериаллардан башласагыз яхшырак булыр.

4. Чит телне блогерлар белән бергә өйрән. YouTube челтәрендә чит телләр буенча видеодәресләрдә генә түгел, ә «англоязычные блогеры» дип аталган төрле чит ил блогерларының каналларында тукталырга кирәк. Мәсәлән, PewDiePie, Shane Dawson, Ray William Johnson, Zoella, MyLifeAsEva.

5. Онлайн курслар. Бәлки, син авылда яшисең яки өйдән чыгарга иренәсең, ә бәлки, син интроверттыр?! Синең кебекләр өчен онлайн курслар уйлап табылган. Бик тырышып карасаң, хәтта бушлай курслар да табып була. Мәсәлән: «Busuu», «Инглекс», «Engblog»,» Learnеthome». Ким дигәндә, Skyeng мәктәбенең YouTube каналында бик мавыктыргыч һәм түләүсез видеодәресләр дә бар.

Инглиз телен өйрәнү өчен бушлай сайтлар бар.

1) Situational English – тормышчан хәлләр аша инглиз телен өйрәнергә тәкъдим итә.

2) Real-english.com – дәресләр, мәкаләләр, җырлар һәм видеоязмалар тупланган сайт. Материаллар рус һәм инглиз телендә дә бар.

3) Learnathome – Россия сервисы. Укучы өчен көн саен 30 минут эчендә башкарырга мөмкин булган дәрес планы тәкъдим ителә.

4) Оroro.tv – фильмнар һәм популяр сериаллар карау процессында инглиз телен өйрәнү сервисы. Субтитрлар программасына 60тан артык тел көйләнгән.

5) TuneintoEnglish – әлеге сайт инглиз телен музыка ярдәмендә өйрәнергә тәкъдим итә.

6) Myspelling – грамматиканы камилләштерергә теләүчеләр өчен файдалы сайт. Кулланучыга сүзне тыңларга, аннары аны язарга тәкъдим ителә.

7) МanyThings – сайт инглиз теленнән тестларга яки имтиханнарга әзерләнүчеләргә юнәлдерелгән. Биредә әйтелешне эшкәртү, идиомнар, сленг һ. б. бар.

8) Babeleo – монда китапларны профессиональ тәрҗемә белән оригиналда укырга мөмкин.

9) List-English – чит телне өйрәнү материалларын сайлау һәм классификацияләү: онлайн-сүзлекләр, мәктәпләр, курслар, форумнар, тәрҗемәчеләр, репетиторлар, мәктәп дәреслекләре, видеокурслар, уеннар, YouTube-каналлар, подкастлар һ. б.

10) FreeRice – инглиз теленең сүзлек запасын грамматика һәм тестлар буенча күнегүләр белән тулыландыру өчен тренажёр.

Өйрәнелә торган телне уен һәм яшәү рәвеше буларак кабул итегез. Аны стресс түгел, ә ләззәт чыганагына әверелдерегез. Көндәлек гадәтләр тудырыгыз. Ләкин иң кирәкле лайфхак ул – теләк. Бүген кулыгызда – китап, ә иртәгә – Америкага билет. Барысы да синең кулыңда!

Индира ГАЙНЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев