Логотип Идель
Бу – тема!

ХӨРМӘТЛЕ ХӨРМӘ!

Карбыз-кавын чоры узып бара, тик бу борчылырга сәбәп түгел. Ник дисезме? Чөнки тиздән хөрмә чоры җитәчәәә-әә-әәк! Әлеге җиләк-җимешнең файдасы бик күп ди. Ниндиләр ул, дисезме?

Әгәр хөрмәне сайлый белеп сайласаң, дөньяда аннан да тәмле нәрсә юктыр кебек тоела. Үзе тәмле,  үзе баллы. Мммм-ммм-ммм... Туклыклы булуы белән беррәттән, ул әле витаминнарга да бай.

- Күзләрем яхшы күрсен, дисеңме? Нәрсә ашарга кирәклеген әйтеп торасы юктыр? Өлгергән хөрмәдә бета-каротин күп, ә ул күзләрне яхшырта.

- Үпкәңне кайгырт. Шул ук бета-каротин сулыш юлларын яхшырта, бронхит һәм пневмония барлыкка килүдән саклый.

- Йөрәгем нык булсын дисәң, хөрмә аша!  Аның составындагы калий йөрәк мускулларын һәм кан тамырларын ныгытыр. Шул ук вакытта кан басымын да көйләр.

- Эчәклеләр яхшы эшләсен өчен дә хөрмә ашарга кирәк икән. Ашказаны авыртканда да хөрмә ярдәмгә килер.

- Хөрмә ярдәмендә яраларны да эшкәртергә мөмкин. Өлгергән хөрмәне пешкән урынга куеп торсаң, ул урын бик тиз төзәлер.

- Бөерләреңә ярдәм итәр. Хөрмәдәге магний организмнан тозларны чыгарырга, бөерләрне чистартырга булышыр.

- Анемияне себерке белән куып җибәрәбез. Бу эштә безгә шулай ук хөрмә ярдәмгә килер. Анемиядән файдалы булган тимер белән беррәттән, башка бик файдалы микроэлементлар да бар.

- Тамак авыртамы? Хөрмә аша! А һәм С витаминнары күп булу аркасында ул иммунитетны ныгыта.

- Депрессиягә “сау бул!” дибез. Көненә бер хөрмә организмны магнийга баетыр, ә ул нервларны тынычландыра, йокыны яхшырта. Фруктоза һәм глюкоза кәефне күтәрә.

- Матур булабыз. Хөрмәне йомшак өлешен йомырка сарысы белән богатабыз һәм юка итеп йөз тиресенә сөртәбез. 20 минуттан юып төшерәбез һәм кара нокталарга “сау бул” дип кул болгыйбыз.

] 

Ничек итеп сайларга?

Хөрмәнең кабыгындагы сызыклар күбрәк булган саен яхшы. Шулай ук кабык каты һәм шома булырга тиеш.

Лайфхак: хөрмә каты һәм авызны бөрештерә торган булып чыкса, аны 12 сәгатькә морозилкага тыгыгыз. Ул йошак һәм баллыга әйләнер.

 

 

ТАГЫН УКЫРГА:

 

 

ҖИЛӘК-ҖИМЕШТӘН ЧИПСЫ ЯСЫЙБЫЗ / РЕЦЕПТ/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев