Логотип Идель
Бу – тема!

«МӘЧЕНЕ СӨЮ – ИМАННАНДЫР»

Күпләрнең Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафаның (с.г.в.)  ятып торган песине, йокысыннан уятмаска, борчымаска тырышып, чапанын кисеп калдыруы турындагы кыйссаны ишеткәне бардыр. Аның аша без Рәсүлебезнең йорт хайванына, бигрәк тә мәчегә карата күркәм мөнәсәбәте хакында беләбез.  

Коръәндә нинди хайваннар искә алына? Ислам динендә песиләргә карата аерым мөнәсәбәт бармы? Дин буенча мөселманнарга нинди йорт хайваннарын асрарга ярамый? Бу һәм башка безне кызыксындырган сорауларга җавап табарга «Шамил» мәчетенең  имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин ярдәм итәр.

– Мәхмүт хәзрәт, диндә песиләргә карата нинди караш яши?

– «Мәчене сөю, аны якын итү – иманнандыр», – ди Пәйгамбәребез  (с.г.в.). Бу сүзләрне раслаучы хәдис тә бар: Рәсүлебез янына бер кеше килә һәм күрше хатыны рухына дога кылуны үтенә. Ләкин Пәйгамбәребез (с.г.в.) ризалашмый, бу хатынның җәһәннәмгә эләгүен әйтә. Рәсүлебез янына килгән кеше гаҗәпләнеп сорау бирә: «Ничек инде җәһәннәмгә эләкте? Ул бит биш тапкыр намаз укый, ураза тота, хәер-сәдакалар бирә иде», – ди. Пәйгамбәребез (с.г.в.) аңа болай дип җавап кайтара: «Миңа килгән хәбәрләргә таянып әйтәм, бу хатын мәчесен ачлыктан үтерде. Аңа азык бирмәде, ризык табу өчен хәтта урамга да чыгармады. Шуның өчен ул газапка дучар булды!»

– Кайсы хайван өйдә яшәргә тиеш түгел?

– Үз йорты белән яшәгән кеше өчен ишек алдында эт асрау рөхсәт ителә. Ләкин торак йортта, ягъни ашый-эчә, йоклый торган җирдә эт тоту катгый тыела. Моны Пәйгамбәребез (с.г.в.).  сүзләре раслап тора: «Эт булган өйгә фәрештә кермәс», – дигән ул. Шулай ук мөселманнарга дуңгыз асрау тыелган гамәл булып санала. Кайбер галимнәр исә өйдә, ягъни читлек эчендә матурлык өчен хәтта кош-кортларны тотуны да тыя...

– Аучылык тыелган эш түгел, ләкин...

– Асылда аучылык тыелган эш түгел. Ләкин бары тик күңел үстерү, кәефләнү өчен кирәксә-кирәкмәсә хайван үтерү һәм шуннан ниндидер ләззәт табу, шәригать тарафыннан тыелган. Шулай ук барлык ерткыч хайванның ите мөселман бәндәсе өчен харам булып саналуын искәртеп узам.    

                             Коръәндә искә алынган хайваннар

– Изге Коръәндә 27 төр хайван исеме зекер ителә. Мәсәлән, «Мүддәссир» (Бөркәнүче) сүрәсендә ишәк һәм арыслан искә алына. Биредә төп сүз Аллаһыга, дингә ышану, дин таләпләренә нигезләнеп киенү хакында бара. Сүрәдә ишәк – дин юлыннан тайпылган һәм башкаларны да адаштырырга ниятләгән кешеләр итеп, ә арыслан ахирәт газабы буларак сурәтләнә.

Тагын бер мисал рәвешендә «Нәхел» (Умарта кортлары) сүрәсен карап була. Биредә Аллаһның бөеклеге, хайван-үсемлек һәм башка нигъмәтләрне адәм өчен яратканы турында әйтелә. Әлеге сүрәдә ат, качыр, ишәк кебек хайваннар кешенең зур ярдәмчеләре итеп күрсәтелә.

Мөселман кешесе һәрбер җан иясенә хөрмәт белән карарга тиеш

– Югарыда әйтелгән сүзләрне искә алып, шуны ассызыклау кирәк дип саныйм: мөселман кешесе һәрбер җан иясенә хөрмәт белән карарга һәм адәмнәр белән беррәттән хайваннарны да рәнҗетүдән тыелырга тиеш. Көдси хәдисләренең берсендә Аллаһы Тәгалә: «Җир йөзендә яшәгән җан ияләренә карата мәрхәмәтле булсагыз, сезгә карата күктәге фәрештәләр дә мәрхәмәт белән карарлар», – дип әйткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев