Логотип Идель
Бу – тема!

МАЙЕРС-БРИГГС ТЕСТЫ: ҮЗЕҢ ТУРЫНДА БЕЛӘСЕҢ КИЛӘМЕ?

Майерс-Бриггс тесты – шәхеснең төрен билгеләүче иң популяр методика. Ул синең көчле һәм көчсез якларыңны аңларга, тирә-юньдәгеләр белән дөрес мөнәсәбәтләр корырга һәм үз потенциалыңны ачарга ярдәм итә.

Һәр бирелгән сорауга бер генә җавап һәм тиешле хәрефне сайларга кирәк:

1. Көчеңнең бетүен тойгач, ничек итеп нормаль халәткә кайтасың?

- Дусларыма шалтыратам һәм без бергә берәр нәрсә уйлап табабыз: E

-Миңа тынычлык кирәк: гадәттә, мин китаплар укыйм, яраткан сериалларымны карыйм: I

2. Нинди сүзләр сиңа күбрәк туры килә?

- Мин мизгелдә яшәргә яратам, ягъни монда һәм хәзер кагыйдәсе буенча. Чынбарлыкны яхшы сизәм, детальләргә игътибар бирәм : S

- Мин хыялланырга, яңа әйберләр уйлап табарга яратам, киләчәк белән яшим: N

3. Мөһим карар кабул итәргә кирәк булганда, нәрсәгә таянып эш итәсең?

- Башым белән уйларга тырышам. Мондый мәсьәләләрдә мантыйк мөһим: Т

- Йөрәкне тыңларга өйрәнәм. Үз хисләреңне ишетә белсәң, дөрес карарлар кабул итәсең: F

4. Син нәрсәдер планлаштырасың (мәсәлән, дустыңның туган көне) һәм син:

- Алдан барлык детальләрне уйлап куям, чөнки миңа төгәл план кирәк: J

- Барысын да вәзгыятькә карап хәл итәм, экстремаль шартларда миңа яхшы идеяләр килә: P

Кыска анкета узу нәтиҗәсендә синең 4 хәрефтән торган комбинация килеп чыга. Нәкъ менә ул синең шәхесең турында сөйләячәк. Шулай итеп, бу хәрефләрнең аңлатмасы түбәндә:

E – экстраверт, I – интроверт, S – аек акыл, N – интуиция, T – фикерләү, F –  хис, J – фикер, P – кабул итү

ISTJ – инспектор

Бу һәр нәрсәдә тәртип яратучы, шул ук вакытта теләсә нинди мәгълүматны дә  анализлаучыны тасвирлый. Мондый шәхес чынбарлыкка аек акыл белән карый, шуңа күрә нинди дә булса эшкә тотынганчы, башта яхшылап уйлый. Мондый кешеләргә таянырга мөмкин.

ISFJ – сакчы

Болар исә әйләнә-тирәдәге кешеләрне «үз» һәм «чит»кә аера. «Үз» кешеләре өчен алар күп нәрсәгә әзер, һәрвакыт ярдәм итәргә мөмкин, тик үзләрен дә рәнҗетүдән саклый беләләр. Гомумән алганда, әлеге игелекле «сакчылар» сирәк агрессив була. Алар тәртипне яраталар, тирә-юньдәгеләрдән илһам алалар.

INFJ – киңәшче

Бу типка караган шәхесләр башкаларның кәефен, хәтта талантларын да билгели, шуңа күрә алар яхшы укытучы була ала. Еш кына аңа таяныч эзләп, киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр. Әмма, тышкы тынычлык һәм зирәклеккә карамастан, «киңәшче»ләр нечкә күңелле, агрессия һәм мәхәббәт җитмәүне авыр кичерә.

INTJ – илһамландыручы

Вакытны әрәмгә уздырмыйлар, барысын да камилләштерергә омтыла. Алар гадәти булмаган идеяләрне куллана, еш кына уңышка ирешә. Шул ук вакытта алар бөтен нәрсәгә карата да бәйсезлек күрсәтә, шулай итеп, намуссызларны үзеннән ерагайта.

ISTP – оста

Мондый кешеләр дөньяны хис-кичерешләр аша белергә күнеккән. Алар тиз генә карар кабул итми, гадәттә, озак көтәләр һәм барысын да анализлыйлар. Шуның аркасында аларның гамәлләре еш кына әйләнә-тирәдәгеләргә көтелмәгән һәм сәер булып тоела.

ISFP – композитор

Алар төрле яклап конфликттан кача, башкаларның күңелен күрә беләләр. Шулай ук кемгәдер ярдәм итеп, аннан рәхәтлек алалар. «Композиторлар» белән яшәү – ләззәт: алар башкаларны хөрмәт итә, берни дә таләп итми һәм уңай атмосфера тудыра.

INFP – дәвалаучы

«Дәвалаучылар» башка кешеләрнең психологияләрен яхшы белә. Әйләнә- тирәдәгеләр аңа тартыла, әмма, аралашу җиңел булуына карамастан, бу тип шәхесләренең бөтен фикерләре дә үзләренең эчке дөньясына юнәлтелгән. Алар үз тышкы кыяфәтләренә зур игътибар бирә, кайчак чынбарлыктан озак итеп ял итә.

INTP – архитектор

Бу төр кешеләре һәрвакыт  стресс, психик киеренкелектә яши. Алар берөзлексез эшли, вакытны хис-кичерешләргә әрәм итмәскә кирәк дип саный, тик шулай да уңайлылыкны ярата.

ESTP – тиктормас

Бу кешеләр – тумыштан сугышчы, үз максатларына ирешү өчен алар хәтта физик көч тә кулланырга мөмкин. Алар берәүгә дә буйсынырга яратмый. Тик төгәл гамәлләр планын төзи белү сәләте булганга күрә, «тиктормаслар»дан яхшы җитәкчеләр чыга.

ESFP –  әһел

Болар тирә-юньдәгеләрнең сәләтен күрә белә, әмма еш кына ул мәгълүматны шәхси максатларда, башкалар белән җитәкчелек итәр өчен кулланалар. Гомумән алганда, гармонияле мөнәсәбәтләр корырга тырышалар. Алар көтәргә яратмый, шуңа күрә барлык эшләренең дә нәтиҗәсен кичекмәстән күрергә телиләр.

ENFP – чемпион

Мондый кешеләр шаблон буенча яшәүне яратмый, шуңа күрә аларга иҗади эш туры килә. Тигез дәрәҗәдә экстравертлар да, сизгер кешеләр дә булганга күрә, тирә-юньдәгеләрдә яшерен нәрсәләрне күрә ала. Чын күңелдән тормыштан ләззәтләнәләр, барысы белән дә гармониядә яшиләр. Үзләренең кызыксынучанлыгы аркасында интеллектуаль яктан үсеш алган кешеләрне җәлеп итәләр.

ENTJ – командир

Бу кешеләр яңа тенденцияләр яклы, уңай һәм ачык новаторлар. Алар өчен тормыш – көрәш һәм экстрим. «Командир»лар үзләренең көчле һәм көчсез якларын дөрес итеп бәяли белә.

ESTJ – администратор

Бу кешеләр каядыр тәртип урнаштырырга яки үз фикерләрен көчләп тагарга ярата. Аларны диктатор белән бутамагыз, алар шулай итеп тәртипкә генә омтыла. Аларга күңел ачу һәм юмор хисе дә хас, зур-зур компанияләр белән вакытны бик яхшы үткәрә. Якыннары турында да онытмыйлар, шулай да, кайчагында алар кискен, ярсучан була алалар.

ESFJ – укытучы

Алар теләсә кайсы кеше белән уртак тел таба һәм башкалар өчен үзләрен корбан итә. Эштә алар беркайчан да ярдәм сорамый: алар барысына да мөстәкыйль рәвештә ирешергә күнеккән. Бу төргә бердәнбер кирәк нәрсә – вакыт-вакыт якыннарының аларның уңышларына игътибар итүе.

ENFJ – остаз

Бик эмоциональ, аларның сөйләме башкаларны җәлеп итә. «Остаз»лар вакыйгаларны алдан сизә белә, шуңа күрә алар теләсә нинди көтелмәгән хәлләргә дә әзер диярлек. Башка кешеләрнең намуссызлыгын тоя, гаделлек өчен көрәшә. Шул ук вакытта алар шәхси мөнәсәбәтләрдә еш кына партнёрның хисләрендә шикләнеп, көнләшәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев