Логотип Идель
Бу – тема!

МАЙ ЧАБУ БӘЙРӘМЕН КАЗАНДА НИЧЕК БӘЙРӘМ ИТӘЧӘКЛӘР? (ГРАФИК)

Казанда яңгыр ява, тамчы тама – һава торышы үзе дә яз килүен искәртә сыман. Бу атна ахырында Татарстанда рәсми рәвештә кышны озатачаклар. Май чабу бәйрәмен кайчан, кайда һәм ничек бәйрәм итеп булачак урыннарны “Ялкын” бер җиргә туплады.

“Казан” гаилә үзәге (“Чаша”)

Бу – Казанда Май чабу йоласын бәйрәм итә торган төп мәйданчык булачак.

Вакыты: 29 февраль, 11.00

Нәрсәләр көтелә: декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре ярминкәсе, милли биюләр, ходуляларда йөрү, бөти-курчаклар, истәлекле тәңкәләр ясау буенча мастер-класслар, Май чабу карачкысын яндыру.

 «Крылья Советов» паркы

Вакыты: 29 февраль, 11.00

Нәрсәләр көтелә: театрральләштерелгән тамаша, спорт ярышлары, әйлән-бәйлән уйнау, атларда йөрү, уеннар, беленнәр белән кайнар чәй.

Горький паркы

Вакыты: 1 март, 11.00 – 13.00

Нәрсәләр көтелә: такмаклар баттлы, әйлән-бәйлән, баянга кушылып җырлау, мастер-класслар, бәйгеләр

Аккош күле

Вакыты: 1 март, 10.00

Нәрсәләр көтелә: спорт ярышлары – беленнәр тотып йөгерү, капчыкларды йөгерү, скакалка-канат аша сикерү, карлы тир, итекләр белән атыш, кашыклар тиры, итекле хоккей. Шулай ук белен пешерү, чокыр аскуймасы (подставка), бөти-курчаклар ясау буенча мастер-класслар. Бу территориядә фудкорт та эшләячәк.

13.00дә – Май чабу карачкысын яндыру. Аннары – Виктория Дайнеко чыгышы.

Ничек барып җитәргә: “Аккош күле”нә кадәр 36, 46, 72нче автобуслар йөриячәк. Алар эш көннәре графигы буенча хәрәкәт итәчәк. Бер автобусны көтү вакыты 10 минуттан да артырга тиеш түгел.

Бауман урамы (Матбугат йорты янында)

Вакыты: 1 март, 12.30 – 16.30

Нәрсәләр көтелә: артистлар чыгышы, бәйгеләр, бүләкләр, мастер-класслар, һәр теләгән кешене беленнәр белән сыйлаячаклар.

Кремль яр буе

Вакыты: 29 февраль – 1 март, 15.00

Нәрсә: Үзәк аллеядә – Май чабу бәйрәме ярминкәсе, бәйрәм-уен программасы

Вакыты: 1 март, 13.00

Нәрсә: төп сәхнәдә – бәйрәм концерты, бәйгеләр;

13.00 – 15.30, Үзәк аллеядә – спорт уеннары булган интерактив зона;

13.00 – 16.00 – Май чабу ярминкәсе;

«Булочная», «Блинная» павильоннарында – тематик уенчыклар, кул эшләнмәләре ясау буенча мастер-класслар:

13.00 – 14.00 – “Май чабу” бөти-курчагын эшләү буенча мастер-класс;

14.00 – 15.00 – белен, кояш, Май чабу курчагы төшерелгән коллаж ясау буенча мастер-класс.

Зөя утрау-шәһәрчеге музей тыюлыгы (Яшел Үзән районы)

Вакыты: 1 март, 11.00 – 16.30

Нәрсә:

Зөя тарихы музее ишегалдында – “Верес” фольклор ансамбле чыгышы, әйлән-бәйлән, биюләр, халык уеннары, уен мәйданчыгы;

Зөя тарихы музее гимназиясе классында, “Сказка” балаларын ялын оештыру үзәгендә – интерактив дәресләр;

«Ленивый торжок» тарихи реконструкция комплексында – “Калинушка” рус халык җыры ансамбле чыгышы, инетрактив мәйданчыклар эше, «Дженази» төркеме театрральләштерелгән чыгышы.

Ничек барып җитәргә:

Май чабу бәйрәменә мультимодаль маршрут (электричка + автобус) белән барып җитәргә мөмкин.

Шәһәр яны поездлары расписаниесе:

 Казан станциясеннән Зөя станциясенә кадәр: 7:30, 10:28, 12:35, 14:10, 14:30;

Зөя станциясеннән Казан станциясенә кадәр: 10:03, 14:20, 16:44, 17:06, 18:03;

Автобуслар расписаниесе:

Зөя станциясеннән Зөя утравына кадәр: 8:50, 12:05, 14:05, 15:40, 16:40;

Зөя утравыннан Зөя станциясенә кадәр: 9:20, 13:30, 15:10, 16:10, 17:10.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев