Логотип Идель
Бу – тема!

МАТУР ЯШӘР ӨЧЕН 22 АКЫЛЛЫ КИҢӘШ

Дөньяда яшәп карамыйча аны белеп булмый, диләр. Ә менә без була дибез! Ну ярар, чамалап була, дибез ;-) әлеге кагыйдәләрне исеңдә тотсаң, азрак ялгышырсың һәм яшәүнең тәмен тоярга өйрәнерсең.

1. Әгәр сиңа начар икән, кит. Бу кешеләр дә, эш тә, шәһәр дә, уку да булырга мөмкин. Үзеңне начар хис иткән урында акрынлап суласың. Вакытыңны юкка уздырудан кала бер файдасы да булмас.

2. Башкаларны тикшермә, үз тормышыңны яхшырт. Аңлатып торасы юктыр.

3. Иң яхшы дус ул – син үзең. Калганнар бик теләсәләр дә һәрчак синең белән була алмаячак. Үзеңне үзең кайгыртырга һәм яратырга өйрән.

4. Үз максатларың турында башкаларга сөйләмә. Бу аларны тормышка ашырырга комачаулаячак кына. Башта аларга иреш, аннан инде сөйләргә дә мөмкин булыр.

5. Хәзер эшлә. Эшли алган эшеңә  хәзер үк алын. Абага чәчәк атканын көтеп йөрмә.

6. Син иң яхшысына лаек. Әгәр иң яхшы нәрсәләр синдә хәзердән үк бар икән, бигрәк тә. Сүзебез кыйбатлы блокнот, ручка, кием турында – ниндидер көнне көтеп аларны кулланмыйча, кимичә йөрисең икән, ялгышасың. Серванттагы чынаякны ал да, иң тәмле чәй ясап эч. Әйе, ник көләсең?! Син моңа лаек!

7. Гафу итәргә өйрән. Бу вакытыңны һәм энергияңне юкка сарыф итмәскә ярдәм итәр. Әмма бу әле кешене кичереп, аны муеныңа атландыру дигән сүз түгел. Анысын да онытма.

8. Бер кеше дә телепат түгел.  Берәү дә синең моңсу карашың, күңелсез постларың, йә булмаса катлаулы Storiesларыңнан берни дә аңламаячак. Әйтәсе килгән сүзеңне тел белән әйтергә өйрән.

9. Күңелсез нәрсәләр турында уйлап син күңелле мизгелләрне сизми каласың. Онытма шуны.

10. Үзең өчен бернәрсәгә дә акча кызганма. Гади эклермы ул, сәламәтлегеңме, укумы – бу синең өчен.

11.  Әйләнә-тирәңдә сине илһамландыручылар булсын. Фильммы ул, кешеме, эшме -  нәрсә генә булса да.

12. Вакыт чиксез түгел. Син көткән һәм бик үк көтмәгән вакыйгалар бик тиз килеп җитәр. Әзер бул.

13. Идеаль вакыт беркайчан да булмаячак. Уйлаган әйбереңә вакытыңда тотын.

14. Дөньяда иң мөһим нәрсә ул – сәламәтлегең. Аның турында уйлан, организмыңны кайгырт, аны ишетергә тырыш. Авырсаң вакытында дәвалан һәм авыруларны булдырмаска тырыш.

15. Үз-үзең белән гармониядә яшә. Су эчәргә, ашарга, йокларга онытма. Организмың белән дуслашсаң, ул сине иң кирәк чакта авыр хәлдә калдырмас.

16. Ялгыз булу әле син бәхетсез дигәнне аңлатмый. Үз-үзең белән сиңа рәхәт икән, бу инде синең юкка яшәмәвең турында сөйли.

17. Якын кешләреңнең кадерен бел. Алар тормышыңнан киткәннән соң үкенерлек булмасын.

18. “Юк” дияргә өйрән. “Юк” диясең килгән чакта  беркайчан да “әйе” димә. Һәм киресенчә.

19. Син бөтен нәрсәдә дә хаклы була алмыйсың. Берәр нәрсәне сиңа караганда яхшырак белүчеләр һәрчак табылыр. Шуңа күрә башкаларны тыңларга һәм ишетергә өйрән.

20. Кирәкмәгән нәрсә сатып алма. Ләкин ул нәрсәне алгач син бик бәхетле булачагыңны беләсең икән, уйлап та торма, ал.

21. Бүгенге белән яшә. Үткән инде үтеп киткән, киләчәк әле җитмәде, шуңа күрә хәзерге белән яшә, һәр мизгелеңнең тәмен һәм кадерен тоярга ашык.

22. Без бер генә тапкыр яшибез. Шуңа күрә гомереңне үзең теләгән кешеләр янәшәсендә һәм үзең теләгән җирдә уздыр һәм булдыра алганча бәхетле булырга тырыш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев