Логотип Идель
Бу – тема!

МАТУР БУЛЫЙМ ДИСӘҢ... АШЫК!

Тиздән зарыгып көткән җәй дә килеп җитәчәк. Бик күпләр аңа ашыга-ашыга әзерләнә. Асыл затларның җәйге күлмәкләрендә күз явын алырдай матур һәм сылу күренәселәре килә. Өстәвенә, бу ел фасылы үзе үк ниндидер җиңеллек таләп итә. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Зифа гәүдәле булырга теләүчеләрне борчыган иң "кайнар" сорауларны без "Акимбо" фитнес үзәге тренеры Гайфиев Ильяска бирергә уйладык.

- Әгәр дә бүген үк шөгыльләнә башласаң, язның соңгы аенда күнекмәләр ясаудан формага килү ихтималы бармы?

- Чып-чын кызу җәй башланырга әле ике ай бар. Шуңа күрә бүгеннән шөгыльләнә башласагыз, морадыгызга ирешү ихтималы бар. Әйе, нәтиҗәләр ифрат зур булмас, әмма көзгегә карарга күпкә рәхәтрәк булачак. Бу исә күнекмәләр ясауны, сезонга карап тормыйча, дәвам итүгә бер этәргеч булачак. Бары тик системалы интенсив күнегүләр ясау һәм дөрес туклану мәҗбүри. Әмма бар да тән төзелеше, организмда булган су микъдары һәм башка шәхсән өйрәнелергә тиешле нюанслардан торуын истә тотарга кирәк. Кемнедер нәтиҗәләр озак көттереп тормас, ә кемгәдер күбрәк тир түгәргә туры киләчәк. Һәрхәлдә, бу күңелсезләнү өчен сәбәп түгел. Иң мөһиме – үзалдыңа максат кую һәм, башкалар сүзенә колак салмый, аңа таба бару. Ахыр чиктә, һәрвакыт сокландыргыч күренәсе килә бит.

- Спорт залына килүчегә беренче чиратта нәрсәне күз алдында тоту зарур?

- Әгәр дә авырлык белән тренажерларда яки ирекле авырлык (свободный вес) белән күнекмәләр ясарга уйлыйсыз икән, беренче эш итеп, күнекмәләр ясау техникасын өйрәнегез. Бу бик мөһим! Чөнки аларны дөрес ясамасаң, җәрәхәтләнү яки бүсер чыгару ихтималы бик зур. Яңа күнекмәләр ясарга керешүчегә, ул үз көчендә ышанса да, авырлыкларга тотынырга киңәш итмәс идем. Беренче вакытта тренер белән шөгыльләнү урынлы булыр.

- Аңлашылды. Ә менә үзеңне яхшы формада тоту өчен күпме шөгыльләнергә кирәк?

- Бер сәгатьлек нәтиҗәле күнекмәләр ясау җитәрлек. Әмма бу вакыт, килеп, телефонда утырып, кемгәдер шалтыратып, смс җибәреп утырыруны күздә тотмый, әлбәттә (көлә). Атнага 3-4 тапкыр шөгыльләнү җитә. Өстәвенә, күнекмәләр төрле мускулларга, өске һәм аскы гәүдә өлешенә караган күнекмәләр катнашмасы булуы зарур. Көч һәм чыдамлык булдыра торган күнекмәләр турында да онытмаска кирәк.

- Кызлар арасында, авырлык белән шөгыльләнсәң, артык мускул үстерү ихтимал бар дигән фикер йөри, ул хакта ни әйтә аласыз?

- Әйе, бик күпләр, шөгыльләнергә килү белән, бу сорауны бирә. Әмма бу стереотип кына. Шуны әйтә алам, кызларга карата бу мөмкин түгел диярлек. Асыл затларда мускул җепселләре әзрәк. Ешрак гәүдәнең аскы өлешенә игътибар итәләр, чөнки шул җепселләр бу өлештә күбрәк. Шуңа нигезләнеп, алар тизрәк үстерелә. Ир затларына караганда хатын-кызларның аяклары чыдамрак. Өске өлештә исә мускул җепселләре азрак, шуңа алар анда зәгыйфьрәк тә.

- Күнекмәләр күнекмәләр белән, ә менә туклану турында нәрсә әйтә аласыз? Үзеңне формада тоту өчен, калорияләр санау зарурмы?

- Дөрес туклану – иң беренче кагыйдә. Ябыгырга телисезме, әллә авырлык җыяргамы, ансы мөһим түгел. Калорияләрне санау мәслихәт. Ябыгыр өчен, аларның дефицитта булуы кирәк. Чөнки беренче очракта артык суны куу зарур, ә аннан соң май массасы да китәчәк. Исәпләү өчен махсус авыр булмаган система да бар. Ябыгу өчен 1200-1500 калория җитә. Ә менә авырлык җыю өчен, аларның бу саннардан артуы сорала. Ябык кешеләрнең организмында метаболизм тизрәк бара, шуңа күрә аларга еш һәм зур порцияләр белән тукланырга кирәк. Углеводлар ашарга кирәк. Ә менә шоколад һәм камыр ризыкларына каплану дөрес булмас. Аларны ашарга ярый, әлбәттә, әмма акылга ия микъдарда гына. Уртак мускул массасын җыярга кирәк. Шулай ук усемлек яки хайван аксымы турында онытмасыннар. Мускуллар алар хисабына гына барлыкка килә. Дөрес туклануның плюслары бик күп.
Гафиев Ильяс – "Акимбо" фитнес үзәгенең шәхси тренеры. Шәхси казанышлары: "Bikini style" һәм "Akimbo stars" ачык чемпионатларында "Менс Физик" категориясендә беренче урын һәм шулай ук тулы чемпион. Кама арты регионы бодибилдинг буенча ачык кубокта беренче урын. "Менс Физик" категориясендә Казан шәһәре һәм ТР кубогында беренче урын.

 

Айгөл Харрасова, КФУның журналистика факультеты студенты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев