Логотип Идель
Бу – тема!

МАСКАЛЫ РЕЖИМ ТӨРЛЕ АВЫРУЛАР БАРЛЫККА КИТЕРГӘН. НИНДИ?

Өч тиен файда, биш тиен зыян: маскалы режим кертелгәннән соң кешеләрдә моңарчы күзәтелмәгән төрле авырулар барлыкка килгән. Аларның күбесе - тире авырулары. Нинди авырулар  соң алар? Килеп чыкмасыннар өчен нишләргә?

Киров исемендәге хәрби-медицина академиясе профессоры Алексей Сухарев әлеге хәл турында: “Мондый хәлне күптәннән күргән юк иде”, - дигән. Табиб шушы маскалы, перчаткалы режим аркасында килеп чыккан авырулар турында сөйли.

– Әлеге режим кертелгәннән соң күптәннән күренмәгән һәм ишетелмәгән авырулы кешеләр килә башалды, - дип сөйли Алексей Сухарев, - алар барлыкка килсен өчен ике-өч атна да җитә.

Росиядә яңа төрле тәртипләр кертелгәннән соң дерматологларга мөрәҗәгать итүчеләр арткан. Табиб: “Россия халкының күбесе яңа канунны тыңлый: маска, перчаткаларны кия, - дип билгеләп уза, - әмма коронавирустан саклау беән беррәттән, алар тагын бер көтлмәгән эффект бирде. Бер ай маска киеп йөргәннән соң кешеләрдә тире авырулары барлыкка килү очраклары артты”.

Аның сүзләренчә, гел перчатка киеп йөри торгач, халыкта төрле дерматитлар барлыкка килә башлады, шулай ук кулда, бармак араларында төрле гөмбәчекле авырулар очрый. Болар барысы да экземага китерергә мөмкин, ә экзема бер стадиядән икенчесенә бик тиз күчә.

Маска кию дә зыянсыз узмаган. Аның аркасында да дерматологлар күптәннән очрашмаган тире авырулары барлыкка килә башлаган.

– Безнең күптәннән мондый үлекле инфекцияләрне күргән юк иде инде. Алар стрептококк, стафилококк кебек бактерияләр аркасында килеп чыга. Ә хәзер мондый авырулар бик күп. Сәбәбе – маска, - ди Алексей Сухарев.

Ничек бу авыруларны булдырмаска?

Дерматолог перчатка урынына антисептик кулланырга киңәш итә. “Ул кулларны яхшырак саклый”, - ди табиб. Шулай ук маска, перчаткаларны бары кирәк булган очракта гына киюне тәкъдим итә. Мәсәлән, үзең генә машианада барганда яки урамда йөргәндә аларның кирәге юк, дип саный табиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев