Логотип Идель
Бу – тема!

МАРАФОНОМАНИЯ: ЗАМАНА ЧИРЕ?

Уңга карасаң – берсе марафонда катнаша, сулга карасаң – икенчесе марафон оештыра... Алга карасаң да марафон игъланы, артка борылып карасаң да... Кешелеккә МАРАФОН МАНИЯСЕ йоккан мәллә?

Нәрсә соң ул марафон? Моннан 10-15 ел элек “марафон” дигәч, күз алдына бер төркем йөгерүчеләр килсә, хәзер хәлләр башкачарак. Бүгенге марафоннар Интернет аша уза, аларда билгеле бер юнәлеш, тема белән кызыксынган кешеләр төркем булып туплана һәм социаль челтәрләр аша аралаша, биремнәр үти. Марафоннар болындагы аллы-гөлле чәчәкләр кебек: җанын теләгәнен сайлап ал.  Дөрес туклану дисеңме, җайлы гына ябыгу, әдәби марафон, хәтта “ничек миллионерга кияүгә чыгарга?” дигәне дә бар! Ә күңелеңә ятканы булмаса, үзең оештыр! Татарча “Дөрес туклану” марафонын оештырган Айгөл Гатауллина кебек.




Айгөл Гатауллина, укытучы, блогер:

– 2018 елның мартында дөрес туклануга багышланган блогымны ачып җибәргән идем, бер ел узгач, марафоннар уздыра башладым. Аңа кадәр үк “әйдә оештыр әле” дигән тәкъдимнәр күп булды.

Бүгенге көндә 4 марафоным узды. Аларда 250 гә якын кеше катнашты. 50% тирәсе кеше нәтиҗәләргә иреште. Өченчесендә 100гә якын кеше тупланды. Сан ягыннан ялгыштым, дип саныйм. Кешегә “юк” дип әйтәсем килмәде.

Соңгы марафон ураза вакытында дөрес туклануга багышланган иде.  Башта Рамазан аенда “марафон уздырмам”, дигән идем. Теләк белдерүчеләр күп булгач, оештырырга булдым. Уразада дөрес туклану тагын да мөһим. Көн буена тукланмый торганнан соң кичен күп итеп ашау организмга начар тәэсир итә.  Катнашучыларга атна дәвамында ифтар һәм сәхәр өчен меню, уразада туклану турында киңәшләр җибәрдем.

Марафон уздыру зур көч һәм сабырлык таләп итә. Рецептлар гади дә, файдалы да булсын, аларны әзерләү өчен кирәк булган азык-төлекне алу кыйммәткә төшмәсен, дип эшлим. Кеше кисәк кенә дөрес туклануга күчкәч, сәламәтлегендә үзгәрешләр була. Организм яңа режимга акрын ияләшә, шок хәлендә кала, шуңа да һәрдаим катнашучыларның хәлен белешеп торырга тырышам.


“Кызым шыр сөяккә калган!”


Марафоннардан соң төрлесен ишетергә туры килде. Һәр әйткән сүзне күңелемә якын алам. Тискәре мөнәсәбәт белдерсәләр, кәеф кырыла. Үземчә кешегә яхшылык эшләргә телим. Дөрес туклану  сәламәтлек өчен кирәк. Шушы яхшылыкны начарлык эзләүчеләр бар.

Шулай бер апа шалтратты да, минем белән таныша башлады. Сөйләшә торгач: “Сез марафоннар уздырасыз икән, –  ди. – Файдасы бармы соң?” – ди. “Бар, – дим, – дөрес туклануның бер кешегә дә начар тәэсир иткәне юк”.

“Әйе, бик әйбәт икән марафоннарың. Синең марафоныңда катнашып, минем кызым шыр сөяккә калган”, – ди. Бу апа белән сөйләшә торгач минем хәлем китте, уразада идем, чыгарга туры килде. Бөтен энергиямне суырды. Мин телефонны өзәргә мәҗбүр булдым.

Мин бит  берәүне дә ач тотмыйм. Юл гына күрсәтәм, калганы кешенең үз җаваплылыгында. Һәркемнең башы үзендә. Шул хәлдән соң “бүтән үткәрмим”, дип тә уйлаган идем. Тик шулай да уңай фикер белдерүчеләр, рәхмәт әйтүчеләр күбрәк. Канатландырып торучыларга бик рәхмәтлемен!

Марафон һәм “караклар”


Идеямне урларга теләүчеләр дә юк түгел: “ураза тотучылар өчен марафон оештырам” дип белдергәч, тагын бер хатын-кызның шушындый белдерүенә тап булдым. Аннан шул ук кеше миңа “мин дә сезнең марафонда катнашырга телим”, дип хат яза. Мин җавап язмыйм, ул тагын, тагын яза. Минем марафонга кереп башкаларга шундагы мәгълүматны таратырга җыена, дип уйладым. Башка сәбәп була алмый. Бу яктан белемең булмагач ник “марафон оештырам” дип игълан итәргә?! Җайлы гына кеше мәгълүматын кулланып марафон уздыручылар табылып тора. Кешенең хезмәтен кабатламасалар, кызыклырак идеяләрен тормышка ашырсалар, файдалырак булырлар иде, дип уйлыйм.




Раил Гатауллин, “Белем.ру” IT компаниясе җитәкчесе, шәхси үсеш буенча тренер:

“Һәркөн автобуста шигырь яздым”


– Марафоннарга карата фикерем уңай. Ихтыяҗ бар, димәк, алар кирәк. Төрле марафоннарда үзем дә катнашам, аларны оештыру белән дә шөгыльләнәм.


Минем тарафтан оештырылган иң беренче марафонда үзем генә идем. Мин шигырьләр язам. Аларны ошаттылар да, китап чыгарырга тәкъдим иттеләр. Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт шигырьләремне барлаганнан соң: “Менә шундый кечкенә генә китап була”, – ди. Мин: “Миңа мондый кечкенә кирәкми”, – дидем. Ул: “Тагын яз алайса”, –  диде. Шулай итеп көн саен автобуста барганда шигырь яза башладым. Шактый  язылды. Алар арасыннан иң яхшылары сайланып алынып,  “Иң зур сер” дип аталган шигъри җыентыгым чыкты.



“Кем минем белән?”


Ә көннәрнең берсендә кич белән кроссовки сатып алдым да, ВКонтактега: “Иртәгә иртән йөгерергә чыгам. Кем минем белән?” – дип язып элдем.  Унбишләп кеше кушылды. Шул рәвешле үз артымнан башкаларны да ияртә башладым.

“Максатым акча эшләү түгел”


Элегрәк проектларымны үзем генә оештыра идем, хәзер без шактый. Алар шул ук марафоннардан үсеп чыктылар, минем ярдәмчеләремә әйләнделәр. Марафоннан акча эшләүне максат итмәдем. Максатым – җәмгыятьне савыктыру. Кем генә булсам да, булмасам да,  #сәламәтиртә һәм #әдәбимарафон кебек проектлар аша үземдә һәм халыкта файдалы гадәтләр тәрбияләүне дәвам итәчәкмен!

 




 

                 Ләйлә Лерон, smmчы, блогер:

“Акча түләсәң, нәтиҗә дә булачак”


– Марафоннар берничек тә замана чире түгел, ә менә мотивация җитмәү – ул чир. Марафоннарга кеше мотивация эзләп бара. Ә инде аның ошау-ошамавы кешенең үзе теләгән максатка ирешү яки ирешмәвенә бәйле. Бушлай үткәрелгән марафоннарның иң зур кимчелеге – иренә башлыйсың. Күп кеше ахырга кадәр барып җитми. Акча түләнгән булса, марафонга караш башкачарак.




Беренче вакытта марафоннарны бушлай итә идем. Хәзер алар түләүле. Күп кеше белемнәрен сатарга курка. Миндә андый курку юк. Булган белемем белән уртаклашасым килә. Марафоннар белән әллә ни күп акча эшләмим. Күп дигәндә кешедән 200-400 сум алам. Яртысын хәйриягә тотам. Ә татар теле, экологиягә багышланган марафоннарым бушлай уза.

“Казанда һәркем татарча аңлый”


3 тапкыр бөтен җирдә дә татарча гына сөйләшә торган марафон уздырдым. Беренчесендә үзем генә булсам, икенчесендә 70, соңгысында 10 булдык. 70 кеше җыелган вакытта татар теле өчен авыр чор иде. Марафоннан соң ясалган төп нәтиҗә: Казанда яшәгән һәр кеше диярлек татарча аңлый. Барысы да без – татарлардан тора. Урамда очраткан кеше белән без башлап татарча сөйләшмибез. Ә бит кешенең йөзенә “татарча белә/белми” дип язылмаган. Шуңа күрә беренче сүз гел “исәнмесез” булырга тиеш. Берәрсенә ялгыш этелеп киткән очракта “простите” түгел “гафу итегез” дию кирәк.

Үзем йөгерү марафоннарында катнашыр идем. Иртән “мин 10”, “мин 5 километр йөгердем” дип яза башласалар, синең дә шулай эшләү теләге уяна. Марафоннар – мотивациия, энтузиазм чыганагы.




     Мәликә Мотыйгуллина, укучы:

– Марафон – ул хәзерге тормышның тиле ритмында кешеләрнең гади, ләкин онытыла торган әйберләргә игътибарын җәлеп итү (китаплар уку, хатлар җибәрү һ.б.) Һәр марафонның эчтәлеге, мәгънәсе булырга тиеш. Минем фикремчә, марафоннар замана чире түгел, алар үзләре замана чирләреннән дәвалый.



"Тылсымлы хатлар" дигән марафонда катнашкан идем. Анда биремнәрне үтәп, кешеләргә хатлар җибәреп, моның турында хис-кичерешләрне Инстаграмда язып барырга кирәк иде. Гомеремдә беренче тапкыр почта аша чын хат җибәрдем. Моның шундый мавыгып киттем, әле дә туктый алмый. Биремнәрнең берсе мине Postcrossing белән таныштырды (сайтка теркәлгән кулланучыларның берсенең очраклы рәвештә адресы бирелә, шунда хат җибәрәсең). Чит илләрдән хатлар килә башлады, әле дә килә. Марафонның тәмен тагын да яхшырак тойдым. Үзем ясаган төп нәтиҗә – хатларда чыннан да җан җылысы бар, аларны җибәрү дә, кабул итеп алу да күңелле.

Үзем дә шундый берәр проект башлап җибәрер идем, ләкин бу эшкә креатив, шул ук вакытта җитди карарга кирәк. Берәр кызыклы һәм файдалы нәрсә уйлап тапсам, бәлки киләчәктә бу эшкә тотынырмын да.

 
    Марафоннар турында һәр кеше үзенә кирәк нәтиҗәне үзе чыгаргандыр, дип ышаныйк. Үзеңне үстерергә, камилләшергә, яңа үрләргә ирешергә ярдәм итә икән, ник әле әлеге “чир” белән “авырмаска”? ;) Чама хисе турында гына онытмыйк!

 

Зилә САБИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев