Логотип Идель
Бу – тема!

МАКСАТЧАН УКУ ЮНӘЛЕШЕНӘ НИЧЕК ЭЛӘГЕРГӘ?

Абитуриентлар берничә категориягә бүленә. Үз көченә һәм бары тик БДИ нәтиҗәләренә ышанганнар һәм өстенлеккә ия булучылар. Соңгылары арасында максатчан уку юнәлеше буенча укырга керүчеләр бар. Икенче төрле аларны “целевиклар” дип атыйлар.

Быелдан бу юнәлештә үзгәрешләр бар. 2013 елда кертелгән кагыйдәләр гамәлдән чыгарылган. Хәзер абитуриент үзенең укуын түли торган заказчикны үзе табарга, анда практика узарга һәм шушы эшкә кире кайтырга тиеш. Бу кагыйдәләрне истә тотмасаң, уку өчен түләүне студентка капларга туры килә. Мисал өчен, бер уку елы өчен түләү 200 мең сум, дип алсак, нәтиҗәдә, 4 ел уку өчен 800 мең сумны чыгарып салмагаең. Әгәр эш белән тәэмин итүче кагыйдәләрне бозса, вузга акчаны шушы оешма түли, җитмәсә, үз целевигына өч айлык хезмәт хакын да түләргә бурычлы.

“Агрономия”, “Филология”, “Лингвистика” юнәлешләренә максатчан уку юнәлеше буенча керүчеләргә бюджет урыннарының 10 проценты бүлеп бирелә. “Җайланмалар төзү”, “Радиотехника” юнәлешләренә – 20 һәм 30 процент. “Хореография сәнгате һәм башкару”, “Халык җырларын башкару” юнәлешләренә бюджет урыннарының 50 процентын бүләләр. Максатчан уку юнәлешенә эләгү өчен, юллама алуның соңгы көннәре җитә. Шуңа ашыгырга кирәк.

  1. Юлламаны кем бирә ала?



  • федераль дәүләт органнары

  • төбәкләрдәге дәүләт хакимияте органнары

  • министрлык, ведомстволар

  • дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре (хастаханә, сырхауханә, театр, архив, шулай ук унитар предприятиеләр, дәүләт корпорацияләре, дәүләт компанияләре)

  • оборона-сәнәгать оешмалары (махсус рестрга кертелгәннәре)

  • акционер җәмгыятьләре



  1. Кайсы юнәлешләргә юллама алып була?


Бу исемлек бик зур. Быел бакалавр юнәлешенә “Геология”, “География”, “Химия”, “Психология”, “Чит ил төбәкләрен өйрәнү”, “Халыкара мөнәсәбәтләр”, “Социология фәннәре” өстәлгән. Специалитет юнәлешенә “Фундаменталь математика”, “Хокук саклау эшчәнлеге” белгечлекләре дә кертелгән.

  1. Юнәлеш алырга кая барырга?


Моның өчен интернетта шактый казынырга туры киләчәк. Шушы юнәлеш өчен җаваплы булган ведомство яки син эшләргә әзер булган предприятие яки корпорацияне эзләргә кирәк. Анда кадрлар идарәсе яки департаментын табып, элемтәгә чыгу мөһим.

Әгәр табиб булырга теләсәң, Сәламәтлек саклау министрлыгы яки идарәсенә гариза язарга, кадрлар идарәсенә документларыңны, бөтен уңышларың турында мәгълүмат тапшырырга кирәк.

  1. Нинди документлар таләп ителә?



  • шәхси документлар

  • төрле конкурс-олимпиадалар катнашу турында дипломнар

  • мәктәптәге өлгереш турында белешмә

  • характеристика (кайбер җирләрдә таләп ителә)


БДИ нәтиҗәләрен соңрак тапшырып була.

  1. Ничә "целевик"ны алалар?


Әлеге мәгълүмат һәр вузның үз сайтында языла. Мисал өчен, Югары икътисад мәктәбендә 200дән артык кешене кабул итәләр. МГИМОга целевиклар өчен бары тик 34 урын кына бүленгән. МИФИга 78 целевикны кабул итәчәкләр.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев