Логотип Идель
Бу – тема!

МӘКТӘПТӘ МОДАГА УРЫН ЮК!

Мәктәпкә укучылар ничек йөрергә тиеш? «Формадан һәм пөхтә итеп», диярсең син. Бу көн кебек ачык. Тик шушы көннәрдә бу тема буенча шактый шау-шу купты бит әле. Татарстанның Теләче районы бүген күпләрнең теленнән төшми. Әлеге район прокуратурасының рәсми язмасы шактый кешене уйланырга мәҗбүр итте. «Ялкын» журналы да бу ситуациягә ачыклык кертергә тырышты.

Күптән түгел Федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чараларында прокуратура Татарстан мәктәпләрендә маникюр, прическа һәм башка бизәнү әйберләрен тыю очрагына протест белдергәнлеге турында язмалар пәйда булды. Баксаң, барысы да Россия прокуратурасы сайтында чыккан хәбәргә бәйле икән.

19 сентябрь көнне сайтта Теләче районы прокуратурасы белем бирү учреждениеләрнең хокукый актларына карата ризасызлык белдергән диелә. Ә язманың төбенә «төшсәң», белем бирү учрежениеләренең локаль актлары законга туры килү-килмәве тикшерелгәнлеге ачыклана. Аерым алганда, мәктәп формасы һәм укучыларның тышкы кыяфәтенә булган таләпләргә мониторинг үткәрелгән.

“Прокуратурага да, Мәгариф бүлегенә дә мөрәҗәгатьләр булмаган”


Теләче районында 9 урта мәктәп, 5 төп мәктәп бар (шуларның өчесе - урта мәктәпләрнең филиаллары булып тора). Районның Олы Нырсы, Шәдке, Иске Җөри, Олы Мәтәскә авыллары мәктәпләренең локаль актларын тикшергәндә, прокуратура кайбер җитешсезлекләрне ачыклаган. Мәктәпләр шушы документларны дөресләп, 25 сентябрьдә тапшырырга, аннары прокуратурага күрсәтергә тиеш.

Бу ситуациянең, чыннан да, ничек булганлыгын белергә теләп, без Теләче районының Мәгариф идарәсе башлыгы Наталья Карпова белән элемтәгә кердек.

– Белем бирү оешмасы үз эшчәнлегенең регламентын төзер өчен учреждение эчендә норматив документларны булдырырга хокуклы. Алар нигезләмә яки локаль акт, дип атала. Һәм мәктәптә ата-аналар җыелышында бу эчке документ әти-әниләр белән килешенә. Белем бирү процессында катнашучы һәр кеше бу локаль актлар белән таныша. Чөнки бу документларның гамәлдә булачагына, аларны һәркем белүенә гарантия булып тора. Аның буенча һәркем үз хокукларын һәм бурычларын үти, – ди Мәгариф идарәсе башлыгы.

Теләче районының һәр мәктәбенең локаль актлары район прокуратурасы тарафыннан тикшерелә. Шундый бер тикшерү сентябрь аенда булып узган. Ул вакытта прокуратура тарафыннан Мәгариф бүлегенә мәктәпләрнең локаль актлары законга туры килү-килмәвенә тикшереләчәге хәбәр ителә. Тикшерүгә мәктәп формасы турындагы документ эләгә. Прокуратурага бу актлар 7 сентябрьгә кадәр килеп ирешә. Анализ үткәргәннән соң, прокуратура Теләче районының 4 мәктәбе документына карата протест белдерә. Алга таба шушы документлар белән эшләү өчен, локаль актларны мәктәп директорлары ала. Документларны өйрәнергә аларның 10 көн вакыты бар икән.

– Ата-аналар җәмәгатьчелеге тарафыннан локаль актлар белән килешмәү турында мөрәҗәгатьләр районның Мәгариф идарәсенә дә, прокуратурага да, мәктәпләргә дә булмады. Массакүләм мәгълүмат чараларында чыккан кайбер язмаларда дөрес булмаган мәгълүмат китерелә. Моны уйлап чыгарылган фактлар, дип тә әйтеп була. Бер сүз белән генә әйткәндә, бу – гадәти эш ситуациясе. Ягъни прокуратура тарафыннан үткәрелгән мониторингтан соң кимчелекләрне төзәтергә генә кирәк. Безнең бернинди хокук бозуларыбыз юк. Локаль актларда төшенчәләр бик төгәл аңлатылмаган булырга да мөмкин. Кызганыч, безнең мәктәпләрдә төшенчәләрне юридик яктан төгәл итеп формалаштыра торган юристлар эшләми, – дип аңлата Наталья Карпова.

Хәзерге вакытта шушы локаль актларны, законга яраклы итеп, тәртипкә китерергә генә кирәк. Моның белән мәктәпләр үзләре шөгыльләнәчәк. Чөнки әлеге актлар өчен белем бирү учреждение җавап бирә.

– Мәктәпләр укучыларның кыяфәте буенча үз кагыйдәләрен булдырырга хокуклы. Монда бернинди дискриминация юк. Тышкы кыяфәт бит әле ул куркынычсызлык таләпләренә дә туры килергә тиеш. Без бит балаларның иминлеге өчен дә җавап бирәбез. Физик культура, технология һәм башка дәресләр бар. Матур, элегант, эшлекле прическа, дәрескә килгән кызның маникюры үтә күренмәле төстә булу... Болар турында протестларда бер сүз дә юк. Белем бирү учреждениеләре укучыларның тышкы кыяфәте буенча чамадан тыш бер нәрсә дә таләп итми. Мәктәптә барысы да чама белән булырга тиеш. Безнең укучылар барысы да бик пөхтә, мәктәпләргә теләп йөри. Ата-аналар тарафыннан да кисәтүләр юк. Мәктәпләр белән укучы гаиләләре арасында уртак эш алып барыла. Ә дәрескә кертмәгән очраклар бөтенләй булганы юк, – ди җитәкче.

Әти-әниләр ни уйлый?


Бу уңайдан, Теләче районындагы әти-әниләр белән дә элемтәгә чыктык. Розалия ханымның баласы Теләче районы Үзәк бистәсендәге мәктәптә белем ала.

– Мин бу ситуация турында ишетмәдем. Минемчә, мәктәпкә балалар тәртипле итеп киенеп йөрергә тиеш. Минем балам укый торган мәктәптә малайларга зәңгәрсу күлмәк, кара яки зәңгәр төстәге костюм-чалбар кию кагыйдәсе кабул ителгән. Мәктәп формасын киеп йөрүгә без, ата-аналар да, балаларыбыз да уңай карый. Форма без укыганда да бар иде. Барлык укучылар да бөртөрле киенеп йөргәч, бик әйбәт, – дип сөйләде безгә бу ханым.

Мәктәпкә ничек йөрергә?




Теләче районы мәктәпләрендә кызлар ак алъяпкыч (гади көннәрдә – кара) белән күлмәк, ә малайлар зәңгәр яки кара төстәге костюм-чалбар кия. Район үзәгендәге белем бирү учреждениеләрендә кызларга ак блузка, зәңгәр яки кара итәк, малайларга зәңгәр яки кара төстәге костюм-чалбар кабул ителгән.

***

Минемчә, укучылар мәктәпкә белем алыр өчен бара. Мәктәп – белем учагы, ә мода күрсәтү урыны түгел. Шуңа да белем бирү йортына маникюр, кичке очрашуга барган прическалар, зур-зур алкалар, муенсалар белән йөрүгә мин үзем дә каршымын. Без укыганда да, мәктәптә шундый язылмаган кагыйдәләр бар иде. Тырнакларны үтә күренмәле яки бик тонык ачык төскә буярга, шпилька үкчәле аяк киемнәр киеп йөрмәскә һәм башкалар. Косметика турында сүз дә булырга мөмкин түгел иде. Һәм шушы язылмаган мәктәп законнары турында һәркем белә һәм без - укучылар - аңа уңай карый идек. Димәк, шулай тиеш дип кабул итә идек. Хәер, шәһәр мәктәпләре булса бер хәл, Теләче районы мәктәпләрендә кызлар шулай йөри, дип күз алдына китерүе дә кыен.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев