Бу – тема!
МӘКТӘПТӘ ДИНГӘ УРЫН БАРМЫ?
Әгәр син иман юлына баскансың икән, мәктәптә сине кайбер авырлыклар сагалап торырга мөмкин. Бу мәктәп начар булганга түгел – без зур җәмгыятьтә, дин белән дәүләт, мәктәп аерылган заманада яшибез, шуңарга төрле шартлар белән очрашабыз. Ә проблемаларны чишеп була, иманлы кешегә күтәрә алмаслык авырлыклар бирелми.
Егетләр өчен ул кадәр авырлык юк, әлбәттә. Түбәтәй кию фарыз гамәл түгел, әгәр бу проблема тудыра икән, аны салудан зыян юк (киеп йөрергә гадәтләнгән булсагыз инде). Кызларга яулык бәйләү һәм шәригатьчә киенү закон күзлегеннән рөхсәт ителә дә кебек, ләкин кайвакыт аңлашылмаучанлыклар килеп чыга. Бу очракта, беренчедән, шундый киңәш: мөселман киеменең бүген төрле дизайнерлар теккән бик матур һәм хәтта мәктәп формасына охшаш төрләре бар. Икенчедән, әгәр инде ислам кушканча киенүне тыялар икән, проблеманы сөйләшү-аңлашу юлы белән чишәргә тырыш, конфликтка кермә. Һәр кеше үз эшләре өчен җавап бирә, сиңа яулык бәйләргә тыйганнары өчен сиңа гөнаһ юк.
Татарстанның кайбер мәктәпләрендә туклану хәләл кагыйдәләренә туры китереп оештырылган. Әгәр син укыган урында мөселманнар күп икән, администрация белән сөйләшеп, хәләл ашатуны оештырып була. Шулай итеп тә, проблема чишелмәсә, бердәнбер адекват юл – мәктәптә итле ризыклардан баш тарту. Шәхсән үземә туклану хәләл булган уку йортларында белем алырга туры килде, шуңа бу проблема белән очрашкан булмады.
Укытучыгыз катгый рәвештә һәр партада бер кыз белән бер малай утырырга тиеш ди икән, аны тыңламый хәлең юк. Мөмкинлек булганда, аның белән сөйләшеп, бу мәсьәләне башкача хәл итә аласың. Монда шулай ук һәр нәрсә кешедән тора.
Төрле катлаулы ситуацияләргә җайлаша белегез. Конфликтка кермәгез, чөнки ислам мәсьәләне конфликт юлы белән чишүне танымый. Диндә мәҗбүриләү юк, анысын да онытмагыз.
ПРОБЛЕМА 1. Шәригать буенча киенү.

ПРОБЛЕМА 2. Хәләл туклану.
Татарстанның кайбер мәктәпләрендә туклану хәләл кагыйдәләренә туры китереп оештырылган. Әгәр син укыган урында мөселманнар күп икән, администрация белән сөйләшеп, хәләл ашатуны оештырып була. Шулай итеп тә, проблема чишелмәсә, бердәнбер адекват юл – мәктәптә итле ризыклардан баш тарту. Шәхсән үземә туклану хәләл булган уку йортларында белем алырга туры килде, шуңа бу проблема белән очрашкан булмады.
ПРОБЛЕМА 3. Малайлар-кызлар бер партада утыра аламы?
Укытучыгыз катгый рәвештә һәр партада бер кыз белән бер малай утырырга тиеш ди икән, аны тыңламый хәлең юк. Мөмкинлек булганда, аның белән сөйләшеп, бу мәсьәләне башкача хәл итә аласың. Монда шулай ук һәр нәрсә кешедән тора.
Төрле катлаулы ситуацияләргә җайлаша белегез. Конфликтка кермәгез, чөнки ислам мәсьәләне конфликт юлы белән чишүне танымый. Диндә мәҗбүриләү юк, анысын да онытмагыз.
Айдар Шәйхин, Ләес хәзрәт Галләм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев