Логотип Идель
Бу – тема!

МӘКТӘПКӘ ҖЫЕНЫРГА КЕМ ЯРДӘМ ИТӘ?

Җәй башланды гына, дисәк тә, хәзер күз ачып йомганчы узып китә ул. Арбаны кыштан ук әзерләгән кебек, уку әсбапларының да алдан хәстәрен күрү кирәк. 2007 елдан башлап, Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе үткәрелә. Әлеге чарада аз керемле, күп балалы гаиләләрдәге, тәрбиягә алынган, мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм күрсәтәләр.


Быел шушы акция 1-12 июнь аралыгында үткәрелде. Бу уңайдан, Татарстанның Мәгариф һәм министрлыгы дәрестән тыш һәм сәламәтлекле саклау эшчәнлеге программаларын тормышка ашыру секторының 1нче разряд хезмәткәре Азалия Илгизәр кызы Захарова белән аралаштык.


– 1нче сыйныфка укырга керәчәк балаларга ярдәм итүдә кем катнаша?


– Укучыларга булышлык итүдә Татарстан предприятиеләре, белем бирү оешмалары, депутатлар, иҗтимагый оешмалар, шул исәптән балалар һәм волонтер оешмалары катнаша. Акция республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла. Чараны Хәйриячелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан республикасы муниципаль районнары башкарма комитетлары оештыра. Әлеге акциягә хәйрия аукционнары, бер көнлек хезмәт хакын күчерү, изге эшләр марафоны, сәүдә үзәкләре, мәктәп ярминкәләре вакытында уку кирәк-яракларын җыю өчен махсус савытлар урнаштыру белән дә җәлеп итәләр.



– Әлеге акциядә гади кеше катнаша аламы?


– Әйе, моның өчен муниципаль берәмлекнең башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә һәм акциянең координаторы белән элемтәгә чыгарга кирәк.


– Әлеге акция дәвам итәчәкме?


– Әйе, аның икенче дулкыны 1 августта башланачак.



– “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенең бүләкләрен кемнәр алырга хокуклы?


– Аз керемле, күп балалы, имин булмаган гаиләләрдәге балалар, әти-әниләре эшсез булган, тәрбиягә алынган, опекун гаиләсендә үскән, мөмкинлеге чикле һәм әти-әнисе инвалид булган балалар.


– Әлеге сумкаларда ниләр бар?


– Мәктәп букчасының составы гадәттәгечә кала бирә. Анда уку кирәк-яраклары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелмалар бар. 24 майга караган якынча мәгълүмат буенча 2019 елда 7479 беренче сыйныф укучысы һәм 2-11 сыйныфлардагы 1 812 укучыга мондый ярдәм кирәк.



– Акция дәвамында ничә балага ярдәм күрсәтелгән?


– 1-12 июньдә 2000 кешегә диярлек материаль ярдәм күрсәтелгән. Алар арасында беренче сыйныфка баручылар да, өлкәнрәк сыйныф укучылары да бар. Биредә мәктәп букчалары белән генә ярдәм итеп калмыйча, мәктәп формалары, уку кирәк-яракларын алыр өчен сертификатлар да тапшырганнар. Моннан тыш, акция дәвамында бәйрәм чаралары, концерт, спектакль, күргәзмә, ярыш, флэшмоблар узган.



– Татарстанның кайсы районнары әлеге акциядә аеруча актив катнашты?


– Әгерҗе, Әлки, Апас, Бөгелмә, Кайбыч, Түбән Кама, Тукай районнары һәм Казан шәһәре акциядә аеруча активлык күрсәтте.


– Мондый акцияләрнең мөһимлеге нидә?


– 2007-2018 елларда акция дәвамында 194 499 беренче һәм 2-11 сыйныф укучысына 249 077 109 сумга мәктәпкә җыенырга ярдәм иткәннәр. Мондый төр ярдәм авыр тормыш ситуациясенә эләккән балаларның психологик комфортын һәм иминлеген булдырырга булыша.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев