МӘКТӘПКӘ МЕДИК КИРӘКМЕ?
Безнең суыткычта нәрсә генә юк: казылык юк, сыр юк, икра юк - берни юк, дигән мәзәк искә төште әле. Кайвакытта бу мәзәк тормышыбыздагы күп нәрсәләргә туры килә. Мәсәлән, мәктәпләргә. Кайбер мәктәпләрдә нәрсәләр генә юк: бассейн юк, чишенү бүлмәсе юк, хәтта медицина кабинетлары да юк. Әллә ялгышабызмы икән?!
Мәктәпләрдәге медицина персоналаның төп эше нәрсәдә соң? Һәр мәктәптә дә медицина бүлмәсе булырга тиешме? Бу хакта без Казан шәһәренең 6нчы номерлы поликника педиатры, 111нче мәктәп табибы Лебедева Динә Леонид кызы һәм шәфкать туташы Мәхмүтова Наилә Нурмөхәммәт кызы белән сөйләштек.
* Мәктәпләрдә эшләүче табиблар һәм шәфкать туташлары, иң беренче чиратта, беренче ярдәм күрсәтергә, кирәк булганда ашыгыч ярдәм машинасы чакыртырга тиеш икән. Моннан тыш профилактика эшләре уздыру, педикулез, ОРВ кебек авыруларны ачыклау да – мәктәптәге шәфкать туташының турыдан-туры бурычы. Эпидемия вакытында табиблар класслар буенча йөриләр, һәрбер баланың хәлен, сәламәтлеген тикшерәләр (автор: әгәр сезнең мәктәптәге шәфкать туташы сезнең сәламәтлекне тикшерми икән, аның янына үзегез керегез). Гадәттә, укучылар баш, эч авыртуыннан зарланып керәләр икән. Яра, бәрелгән урыннар булса, яраны эшкәртергә, бәйләп җибәрергә кирәк булса, укучылар шулай ук медицина кабинетына керәләр. 111нче мәктәптә һәр ай саен балаларны сайлап алып тикшерәләр, ә каникуллардан соң бөтен бала тикшерү уза.
* «Ералаш» еш кына, контроль эшкә кермәс өчен мед.кабинетка барып, авырганга сабышучы малайларны күрсәтә. Көндәлектә мондый очраклар, алдау еш буламы дигән соравыбызга «ЮК!» дип җавап бирделәр. Менә сиңа мә! Әллә 111нче мәктәптә генә шундый балалар укый, әллә чынлап та бөтен укучылар да намуслы?!
* Ни өчен кайбер мәктәпләрдә медицина кабинетлары юк? Бу сорауга җавап Сәламәтлек министрлыгының «Об образовании» һәм «О штатных нормативах медицинского и педагогического персонала детских городских поликлиник (поликлинических отделений) в городах с населением свыше 25 тысяч человек» дип исемләнгән боерыкларында бирелгән. Белем бирү оешмаларында бала саны 600дән артык булса, 1 шәфкать туташы, 1200 артык булса, 1 табиб булырга тиеш икән.
Укучылар көннең яртысыннан артыгын мәктәптә яки колледжларда уздыралар. Мәктәпләрнең дә төрлесе була: кайбер фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган «кәттә» мәктәпләр, лицей, гимназияләр һәм гади мәктәпләр. Белем бирү йортлары укыту программасы белән генә аерылалармы әллә инде укучыларга һәм аларның сәламәтлекләренә карата мөнәсәбәт тә башкамы? Соравыбызга җавап табу өчен без төрле җирләрдә укый торган кызлар һәм егетләргә мөрәҗәгать иттек.
Арина Степанова: Мәктәптә минем белән берни дә булмый, егылмыйм, бәрелмим, бер җирем дә авыртмый. Шуңа күрә медпунктка прививкалар ясатыр өчен генә кереп йөрим.
Ләйсән Хәйруллина: Мәктәптә медсестра янына йөри идем, гадәттә, шул баш авыртуга зарланып инде. Дару бирәләр иде. Миңа калса, беренче ярдәм күрсәтү кайда да бердер инде.
Исемен әйтергә теләмәгән укучы: Ә миңа мәктәп табибы бер дә булышмады. Ничә тапкыр янына ярдәм сорап кердем, гел кире борып чыгара. Физкультура дәресендә егылдым һәм беләзектән кулны авырттырдым. Табибка кергән идем. «Ушиб кына, иртәгә бетәр әле» диде. Ә чынлыкта беләзектән кулым чыккан булган. Шуңа күрә мәктәптәге медикларга ышанмыйм һәм башка бармыйм!
Авыл егете: Безнең мәктәптә табиб дигән кеше бөтенләй юк, медицина бүлмәсе турында әйтмим дә инде. Берәр җир авыртса, класс җитәкчесе янына барабыз. Баш, эч авыртса, үзе дарулар бирә. Температура күтәрелсә, яки тагын берәр нәрсә булса, әти-әнигә шалтыратып әйтә дә, өйгә кайтарып җибәрә.
Танышларымның күбесе күптән түгел мәктәп бетереп, техникум һәм колледжларга укырга керделәр. Анда да медицина кабинетлары белән шундыйрак хәл икән. Шунысы кызыклы: Казанның кайбер колледжларында медицина бүлмәсе дә, табиблар да бар, ләкин... Ләкин аларны эш урынынд тоту мөмкин түгел. Укучыга ябык буш медицина бүлмәсе нәрсә белән булыша ала соң? Аңа кем ярдәм күрсәтәчәк? Кызганыч, бу сорау ачык кала. Шуңа да карамастан, укучылар зарланмыйлар:
Туташ: Мед.пунктка бер тапкыр керергә туры килде. Анда да ачык яра булганга. Медсестра яраны чистартты, нидер сөртте һәм бәйләп куйды. Беренче ярдәм күрсәттеләр, кыскасы.
Лилия Галиуллина: Мәктәптәге табиблар берәр җир авыртса, гел дару бирәләр, беркайчан да өйгә кайтармый иде. Әллә ышанмыйла иде инде шунда, белмим. Ә техникумда мед.персонал юк.
Аделина Акимова: Колледжда медицина бүлмәсе бар. Тик минем анда бер тапкыр да булганым юк.
«ЯЛКЫН» ТӘҖРИБӘСЕ:
Чаткы үзенең дустыннан кызык өчен генә авырган булып кыланып, мед.пунктка керергә һәм табибның реакциясен, нәрсә эшләгәнен безгә язып җибәрергә сорады. Дустыбыз (исемен әйтмибез, әлбәттә. Юкса, дустыбыз авыр хәлдә калырга мөмкин) беренче тапкыр медпунктка килгәндә, табиб урынында юк, ә бүлмә буш булып чыккан. Икенче көнне эчем авырта, күңелем болгана дигән симптомнар уйлап табып, дустыбыз кабат медицина пунктына киткән. Табиб пациентны тыңлаган, симптомнарны язып алган, көн дәвамында нәрсә ашавы белән кызыксынган. «Гастрит, язва кебек авыруларың юкмы?» дип сорау биргән. Кушеткага яткырып, эченә басып караган. Аппендицит авыртмаганлыгына инангач, спазмнарга каршы дару биргән. 30-40 минуттан үзгәрешләр булу-булмавы белән кызыксынган. Укучы белән бар да әйбәт булуына ышангач, җибәргән. Тик өйгә кайтып китәргә рөхсәт бирмәгән.
Кызганыч, дустыбызның алдавын аңламаган...
Барлык күзәтүләребезгә, мәктәп укучылары белән аралашуыбызга НӘТИҖӘ ясап, шуны әйтә алабыз:
1. мәктәпләрдә медицина ярдәме сорап килү очраклары бик сирәк була.
2. мед.пункт ишеге төбенә, гадәттә, прививка ясау һәм план буенча уздырыла торган медицина күзәтүләре вакытында гына чират җыела.
3. техникум һәм колледжларга укырга чыгып киткән егет-кызлар, әллә үзләрен зур хис итеп, әллә башка сәбәпләр булганга, медицина кабинетларына һәм табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итмиләр.
4. кайбер уку йортларында даими эшли торган мед.пунктлар да юк икән әле.
P.S. Дустым, без язганнарга ышанмасаң, яки шик астына куйсаң (бу бер дә начар түгел), үзеңне Шерлок ролендә сынап кара. Тик сак бул! Авыр хәлгә юлыкма.
Айгөл Абдрахманова
Алинә Кириллова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев