МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫН ЯҢА ДӘРЕС КӨТӘ

1 мартта Татарстанның барлык мәктәпләрендә һәм гимназияләрендә «Табигать дәресе» узачак.

Ул Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елына багышлана. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәрестә укучыларга викторина һәм уен формасында табигатькә сак карашның мөһимлеге турында җиткерәчәкләр. Чараның төп максаты – укучы балаларга табигатькә зыян салмау гына түгел, аны саклау мөһимлеген дә аңлату.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла

Блоглар